Мәхәббәт һәм дуслык кичәләре…

Уңнан сулга: Рузил Минхәеров, Рузил Хәмәдиев (артта), Руслан һәм Алисә Җәләевлар, Альберт Долматов.

Уңнан сулга: Рузил Минхәеров, Рузил Хәмәдиев (артта), Руслан һәм Алисә Җәләевлар, Альберт Долматов.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы кечкенә булса да, аның халкы күңелсезләнеп яшәми. Җәен дә, кышын да авыл клубында әледән-әле төрле кызыклы кичәләр үткәреп торабыз.

Февраль уртасында биредә Гашыйклар көненә багышланган “Мәхәббәт һәм гаилә” бәйрәме уздырылды. Чарага парлылар да, әле үз гаиләләрен корырга өлгермәгән яшьләр дә күп кил­гән иде. Тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, кичәне алып баручы Алия Хә­мидуллина табышмаклар әйт­те һәм аларга иң беренче бу­лып дөрес җавап биргән өч пар­ны — Светлана белән Нә­фис Вәлиәхмәтовларны, Али­сә бе­лән Рамил Хаматшин­нарны, Мая белән Айрат Фәй­зул­лин­нар­ны уенда катнашырга чакыр­ды.

Вәлиәхмәтовларның гаилә корып яшәүләренә быел 22 ел тула. Нәфис вахта буенча Се­бердә эшләп йөри, ә хатыны Светлана авылның бер ки­бетендә сатучы булып хез­мәт итә, йорт эшләрен карап, ирен эштән зарыгып көтеп ала. Алар­ның кызлары Әлфия Са­мараның медицина университетында, ә уллары Ил­шат техник университетта укый.

Айрат белән Мая Фәй­зул­линнарның кызлары — Гүзәлия белән Азалия, икесе дә шулай ук Самараның уку йортларында югары белем алалар.

Элек тракторчы булып эш­ләгән гаилә башлыгы, колхоз тар­калгач, эш юк дип тормый, нин­ди эш тәкъдим итсәләр дә, аңа җиң сызганып алына. Ә Мая авы­лыбызның социаль ярдәм күр­сәтү бүлегендә хезмәт итә, аны барсы да мактап туя алмыйлар.

Кичәдә катнашкан Хаматшиннар гаиләсе дә — авылыбызда уңганнарның берсе. Алар каз, үрдәк үрчетәләр, күпләп мөгезле эре мал асрыйлар. Алисә ханым авыл китапханәсендә китапханәче булып, эшенә бөтен күңелен биреп эшли. Ире Рамил белән алар ике улларын тәрбияләргә дә вакыт табалар. Өлкәннәре Радик Яңа Ярмәк мәктәбендә 4нче сыйныфта укый, ә кечеләре Динар әлегә балалар бакчасына йөри.

Парлар белән танышып чык­каннан соң, чараның төп өле­ше башланды. Оештыручылар алар өчен төрле бәйгеләр әзерләгән иде. Иң кызыклысы — җепкә эленгән клиндерләрне кул белән тотмыйча ашау булды. Ирләр җепнең бер ягына, хатыннары аларга каршы басып, ризыкны ашарга маташтылар. Ә клиндер селкенә, авызга бер генә дә керәсе килми. Күрсәгез икән сез бу тамашаны! Биредә зирәк, бер-берсен күз карашыннан аңлаучы парлар гына җиңә ала шул. Безнең гаиләләр дә нәкъ шундыйлардан иде. Фәйзуллиннар да, Вәлиәхмәтовлар да, Хаматшиннар да башка бәйгеләрне дә шулай уңышлы башкардылар.

Соңыннан җюри әгъзалары хәтта: “Кемгә беренче урын бирик икән?” — дип аптырашып та тордылар. Киңәшеп алгач, Айрат белән Мая Фәйзул­линнар гаиләсен — “Уң­ганнар”, Нәфис белән Светлана Вәлиәхмәтовларны — “Мәхәббәтле”, ә Рамил белән Алисә Хаматшиннарны “Аерылмас” парлар номинацияләренә лаек дип таптылар.

Ватанны саклаучылар кө­ненә багышланган бәйрәм кичәсе дә шулай ук күңелле узды. Сәхнәгә берсеннән-берсе матур, сокланып туймаслык егетләр күтәрелде. Рифат Мөгыйнов, Альберт Долматов, Артем Бронников, Рузил Минхәеров, Руслан Җәләев, Рузил Хәмәдиев ике төркемгә бүленеп, барлык биремнәрне дә чын солдатларча җитез үтәделәр. Алар җырладылар да, биеделәр дә, спорт ярышларында да үткенлек таләп иткән бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Лачын кебек егетләребезнең киләчәктә армия сафларында хезмәт итүгә әзер булуларына шигебез калмады.Нәтиҗәдә бу кичне дә дуслык җиңде.

Рузалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1769

Комментирование запрещено