Денис авылы китапханәсендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Анда мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
…Җыр өйрәтте мине хөр
яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер
җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып…
Шагыйрьнең Маобит дәфтәрләрендә язылган шушы ялкынлы сүзләрне укыганда күңелдә гаҗәеп хисләр туа: татар халкының каһарман шагыйренең гаҗәеп таланты белән соклану да, батырлыгы белән горурлану да…
Укучылар тамашачыларга әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр, Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар, инсценировкаларда катнаштылар. Бигрәк тә 6нчы сыйныф укучылары Айдар Фәләхов һәм Рәгыйдә Хәбированың чыгышын тамашачылар яратып кабул иттеләр.
Айдар шагыйрьнең 13 яшендә язган «Бәхет» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Ул шул хәтле рольгә кереп китте ки, хәтта без аны кечкенә Җәлил белән тиңләдек.
8нче сыйныф укучысы Ринат Мингалимов фронтовик-шагыйрь булып уйнады. Ә Мусаның әнисе ролен 8нче сыйныф укучысы Алсу Бәдретдинова башкарды. Ана белән улның очрашу күренешен караганда күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Бигрәк тә ананың: «Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма, улым. Үз моңын оныткан кеше башкаларның моңын да ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, ә син башкаларга җиткер. Алар да үзләреннән соң килгәннәргә әйтсеннәр», — дигән сүзләре күңелләребезне тетрәндерде. Әйе, Муса әнисе әйткән сүзләрне үзенең шигырьләрендә язып, кылган гамәлләрендә кулланып, аңыбызда һәм йөрәкләребездә сакланачагына ышанган.
Һәм бу шулай да. Вакыт дөньяда хаклык барын раслый. Шагыйрь фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгәнгә җиде дистә ел вакыт үтсә дә, без аның батырлыгын онытмыйбыз. Татарларның баһадир-шагыйре һаман да халык күңелендә яши.
Ә кичә дәвам итә. Шагыйрьнең сугышка кадәр язылган шигырьләрен 4нче сыйныф укучылары Диләрә Идиятуллина, Айгөл Минһаҗева, Руслан Шәйхетдинов, 5нче сыйныфта укучы Айсылу Гыймранова, Милия Гыймранова, Юлия Гыйльманова, Марсель Миссеев, Алинә Ногманова, Рәсим Сабиров бик сәнгатьле итеп укыдылар. Ә Алия Хәлимова «Бүреләр» шигырен сөйләгәндә тәннәребезгә «каз йоннары» чыкты. Башкача андый сугышларның булуын без теләмибез.
Бу көнне Җәлил шигырьләре рус телендә дә яңгырады. Гүзәл Мәхмүтова «Кызыма»шигырен, ә Ренат Гайнанов «Соңгы җыр» шигырен ике телдә дә бик оста итеп сөйләделәр.
7нче сыйныф укучылары Азат Әитов, Илдар Бәдретдинов, 8нче сыйныф укучылары Ләйсән Хәбирова, Илсур Бәдретдинов, Марсель Газизов, Дамир Хисмәтуллинның да чыгышлары бик матур һәм эчтәлекле булды..
Кичәне алыштыргысыз алып баручыларыбыз Регина Гыйләҗетдинова белән Рәмил Хәмзин иде. Рәмилебез район, өлкә күләмендә үткәрелгән шигырь сөйләү конкурсларында гел призлы урыннар ала. Шуңа да бөтен конкурсларны һәм кичәләрне алып баруны аңа тапшыралар. Бу юлы да алар үз вазифаларын бик оста башкардылар: йөрәкләргә үтәрлек итеп сөйләделәр.
Татар теле укытучысы Гөлсинә апа Хәйруллина викторина үткәрде, «Ромашка» дигән уен оештырды. Балалар бөтен чараларда да бик теләп катнаштылар, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сорауларга дөрес җавап биреп, белемнәрен күрсәттеләр. Ә китапханә мөдире Фәния Бәдретдинова Муса Җәлилгә багышлап әзерләгән стенд буенча экскурсия оештырды, аның батырлыгы турында киңрәк планда сөйләде.
Жюри әгъзалары — китапханәче Римма Галиуллина һәм мәдәният хезмәткәре Рәмилә Хәбирова конкурста катнашучыларны диплом һәм грамоталар белән бүләкләделәр.
Бу кичәдән без бик тәэсирләнеп, күңелләребез тулып таралыштык. Без тагын бер тапкыр Муса Җәлилнең үлемсез шагыйрь икәнлегенә, ничәмә еллар буе халык күңелендә якты бер җыр булып яшәвенә инандык.
Алсу БӘДРЕТДИНОВА,
Денис урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
Просмотров: 2065
Яшасэн Денис авылы