Май аенда “Евровидение”дә җырланачак җырларга, андагы репертуарга безнең парламентарийларның катнашы булырга тиешме? Әллә инде илдә халык ялчылары хәл итәсе, шөгыльләнәсе проблемалар калмадымы? Үзенә Джамала псевдонимы алган кырым татар канлы украин җырчысы Сусанна Җамалдиновага, ул башкарачак “1944” дип аталган җырга чәчрәп каршы чыгуны ничегрәк аңларга?
Сәясәтнең сәнгатькә борын тыгуы безне берничә дистә елга артка ташлап, киредән совет чорына кайтара кебек. Болай дип әйтергә нигез – Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт буенча комитет рәисе Вадим Деньгин дигән кешенең: “Оештыручылар Җамалдинованы ул җыр белән әлеге конкурста катнаштырырга тиеш түгел!” – дип белдерүе.
Балачагы Кырымда, Алушта янында узган, әтисе кырым татары булган кыз башкарачак җырның исеме безгә тугандаш халыкны үз җирләреннән куган, депортацияләгән ел белән аталса да, язуларынча, җыр сүзләрендә аз гына да сәясәт, шул исәптән ике ел элек Россиягә кушылган Кырым турында бер кәлимә сүз дә юк. Анда, мәгълүмат чараларына ышанганда, бары кешелеклелек һәм беркемнең дә язмышы көчләү юлы белән хәл ителергә тиеш түгеллеге бәян ителә. Тик күрәбез, ярымутрауны кушканнан бирле әлеге халыкның язмышына, аның иҗтимагый оешмалары, мәгълүмат чаралары, аерым затларына безнең махсус хезмәтләр генә түгел, сәясәтчеләр дә битарафлык күрсәтми. Бәлки шовинизм рупоры, “милләт юк икән – проблема да юк” ише шигарьләрдән дә тартынмаган партия – ЛДПР әгъзасы Деньгинга күпсанлы конкурслар лауреаты, әтисе телен камил белгән җырчының җыр кушымтасын кырым татар телендә башкарачагы ошамыйдыр? Әллә инде депутатның ул белдерүе Сталин депортациясен (җырның исеме бездәге астыртын һәм ачыктан-ачык сталинистларга үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтү белән бер), ул вәхшәт вакытында юкка чыгарылган меңләгән корбаннарның палачларын акларга тырышумы? Тик алай булырга, югары хакимиятнең тармагы саналган Думада андый сүзләр яңгырарга ялгыш та тиеш түгел бит. Хәтерем ялгышмаса, депортацияне РФ хакимияте, шул исәптән Президент үзе дә рәсми рәвештә гаепләп чыкты. Әллә соң бу гамәл бездәге патриотизмның гарипләнеп, шундый шөкәтсез формаларга керүеме? Аңламассың да.
Украинада да бәлки “Евровидение”дәге әлеге чыгыш аша дөнья җәмәгатьчелегенә янә бер кат күршеләренең үткәндәге “яхшылыгы” хакында, читләтеп булса да алар югалткан ярымутрау турында искә төшерергә тырышучылар юк түгелдер. Ләкин җырны корал итәргә тырышу бу очракка кагылмый кебек. Аның ике арада барган мәгълүмат сугышына катнашы да, миңа калса, юк һәм була да алмый. Җыр ул – Африкада да җыр. Ут күршеләребез – украиннар җырны кемгәдер ошый яки ошамый дип сайларга бурычлы түгел. Шулай димәктән, сайлап алу конкурсында җиңгән популяр җырчының талантын, финалда залны күмгән озакка сузылган алкышларны да истән чыгармаска кирәктер.
“Евровидение”не оештыручыларның җырга дәгъвалары булмас, җырчы сәхнәгә чыгар дигән ышаныч зур, әлбәттә. Тик башкалар белән бергә жюрида утырачак Россия хөкемдарларының Җамалдиновага балл бирүен генә беркем дә гарантияләми. Ул гына да түгел, бәйгегә телевизион бойкот булмаган ихтималда да әлеге җырны Россиягә трансляцияләмәсләр дигән шик кала.
…Бүген Кырымда яшәүче кардәшләребез язмышын төрлечә бәяләргә мөмкин. Хәтсез еллар эшләп килгән популяр ATR телеканалы, башка мәгълүмат чаралары ябылу, элекке милли лидерларның эмиграциягә китәргә мәҗбүр булуы, аларга алмашка башка кыйблалы кешеләр килү әлеге халыкның бәхетен түгәрәк итә дип әйтеп була микән? Азчылык милләтләрнең илдәге урынын билгеләүче даирәләр кырым татар халкы белән дә эшне тиз тотты дияргә мөмкин. Сез бит болай да җәбер-золымнарны башкалардан күбрәк күргән халык, хөрлеккә, үсешкә, милли яңарышка, билгеләнешкә ныграк лаек, диючеләр булмады. Шуның өстенә, күрәбез, кырым татар кызы башкарачак җыр исемендә Сталин депортациясен искә төшерү дә кайберәүләрнең эчен бик поштыра. Әлеге хәл илнең сталинизмнан, “халыклар атасы” мирасыннан тулысынча чыгып җитә алмавын янә бер кат дәлилләп, яңа кыерсыту-кимсетүләргә юл ачмыймы дигән сорау да урынсыз түгел. Шунлыктанмы, тугандаш халыкның бер өлеше вәзгыятькә җайлашып, ярымутрау хакимияте белән уртак тел табып көн күрсә, икенче өлеше көрәш байрагын төргән халәттә дә аны сүтәр, күтәрер көннәр киләчәгенә өмет итеп яши.
Наил ШӘРИФУЛЛИН.
Ватаным Татарстан.
Просмотров: 1923
Автор узенең язмасында күп мәртәбә Сталинны телгә ала. Сүз бит җыр, сәнгәт турында бара. Ә язманың һәр җөмләсендә усаллык, янау. Тик шулай да, әйтеп үтәргә кирәк, Крым Рәсәйгә Екатерина патша вакытанда кушылган. СССР таркалганга 25 ел узды. Шушы дәвердә Украинадан кырым татарларын Евровидениедә җырлатмадылар. Ничектер, 2014 елда Крым кире Рәсәйгә кушылгач кына кырым татарларын конкурска чыгарырга булдылар. Шәт шулай туры килгәндер генә. Тагын шуны әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышы башка халыкларга да газапны һәм югалтуларны ким кидермәде.