Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды – шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде.
Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк түгел, диелә. Баланың әтисе – Илгиз беренче вакытларда кызын тәрбияләү өчен шәфкать туташы яллаган.
Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова, бала тапканнан соң рәткә килә алмыйча, гыйнвар аенда вафат булган иде.
Просмотров: 1454