Күптән түгел Камышлы район үзәгендә юмор остасы, җырчы, ТНВ каналында «Җомга көн кич белән» дип аталган телевизион тапшыруны алып баручы Рифат Зарипов һәм аның иҗатташ дуслары катнашында зур концерт булды. Тамашага районыбызда яшәүче милләттәшләребез җыелдылар.
Халыкның күңелен Рифат кызык сүз сөйләп тә, пародия ясап та, җырлап-биеп тә күтәрде. Аның киемнәре дә бик килешле иде. Камышлылар артистны җылы кабул итте.
Рифат Зарипов — безнең якташыбыз, дисәк тә була. Ул Камышлы районының күршесендә генә урнашкан Бакай авылыннан (Оренбург өлкәсенең Северный районы). Шуны истә тотып, Яңа Усман авылында яшәүче Мидхәт Галиуллин гаиләсе белән сәхнәгә күтәрелде һәм талантлы егеткә баурсак, чәчәк бәйләме бүләк итте.
“Үзенә күрә бер сөйкемле сөяге бар бу Рифатның”, — дип сөйләшеп чыкты залдан тамашачы.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Просмотров: 1573
А БИЛЕТЫ ПОЧЕМ БЫЛИ ?