И-и, гомер агышлары! Томыраеп торган зәңгәр күзле, арыш көлтәседәй сары чәчле кечкенә генә кызчык кай арада үсеп буй җиткән дә, әнә сез фоторәсемдә күргән чибәр, мөлаем ханымга әйләнгән соң?!
Кечкенәдән беләм мин аны. Яраткан укытучым, сыйныф җитәкчем Наилә апа кызы ул.
7 сыйныфта без икенче сменада укый идек. Наилә Дәүләтовнаның тарих дәресләре азаккы булса, миннән Суфияне балалар бакчасыннан алуымны сорала иде.
Бер карышмый, миңа ияреп мәктәпкә таба теркелди кызчык, көн буена ниләр күреп, ниләр кичергәнен тәкелди.
1970 нче елның март азагында, Наилә апа һәм Сатрдин ага Низаметдиновлар гаиләсендә, өч баланың төпчеге булып дөньяга аваз сала Суфия. Әти-әнисенең, апа-абыйсының сөюләрен тоеп, бик бәхетле бала булып үсеп килә. Тик бәхетле бала чагы бик тиз өзелә аның: 11 яшьлек чагында Сатрдин ага кинәт кенә вафат була. Әле өчесе дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларын кочып, алма кебек чагында тол калды укытучым. Толлык ачысының ни икәнен, бары толлар гына аңлардыр.
Тәртипле, чибәр, ике кызын, егетләр солтаны булырдай улын яхшы, дөрес тәрбия биреп, югары уку йортларында укытып, туйларын уздырып, олы тормыш юлына бастырды Наилә апа. Алар өчесе дә Казан медицина университетын тәмамладылар. Азрак читкәрәк киттем бугай, хөрмәтле укучым, сүзем Наилә апаның төпчеге турында иде бит.
1987 нче елда Суфия көмеш медальгә Камышлы урта мәктәбен тәмамлады. Әнисен ялгыз калдырасы килмәсә дә, укырга теләге зур иде шул аның, Казанга юл тотты кыз бала.
4 нче курста укыганда Суфия үзенең булачак тормыш иптәше, Яңа Усман егете Марат Мияссәр улы белән таныша. Яшьлек, их син, тиле яшьлек! Яшьлек үзенекен итә. Яшьләр бер-берсенә гашыйк була һәм гөрләтеп туйлар уздырып, чәчләрен-чәчкә бәйли. Шулай итеп, тагын бер матур пар, гаилә барлыкка килә.
1993 нче елда дипломлы фармацевт туган авылына кайта. Даруханәдә буш урын булмау сәбәпле, район хакимиятенә сәркәтип булып эшкә урнаша ул. 6 айлык Айгөлне Наилә апа үз карамагына ала. Хезмәтен яратса да, үз һөнәре буенча эшлисе килә яшь ханымның. һәм ниһаять аның бу теләге тормышка аша: Суфияне үзәк даруханәгә эшкә чакыралар. Бу коллективта 11 ел эшли ул, хөрмәт казана.
Ә соңгы 9 елда Суфия Сатрдин кызы “Алия” даруханә челтәренең Камышлы филиалы җитәкчесе булып эшли. Билгеле, югары белемле, үз эшенең остасы булган Суфияне югарыда утыручы җитәкчеләре дә, аның кул астында эшләүчеләр дә үз итә. Аның киңәше белән алынган дарулар, препаратлар һәрвакыт файдасы тиярдәй, киңәшләре, сырхауларга карата мөгалләмәсе ис китәрлек. Бу минем генә фикер түгел, күпләрнеке. Суфия хезмәтендә генә түгел, гаиләсендә дә кирәкле һәм хөрмәтле: әнисе өчен ул игелекле бала булса, тормыш иптәше өчен тугры тормыш иптәше, кызы белән улының сөекле әниләре, терәге, киң күңелле, ярдәмчел туган.
Үзләре корып кергән иркен, матур йортта, мул тормыш белән яши алар. Газиз әнисен үз түренә мендереп утырту теләге дә бар да бит, Наилә апаның үз нигез-йортын ташлап китәсе килми. Балаларына берничә көнгә барса да, алар берсе Казан, берсе Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, үз тормышын сагынып, тизрәк кайту ягын карый ул.
Ә Суфия бер дә иренми, сөекле әнисенең хәлен белмәгән көне юк аның. Тәм-томнар белән, газиз кешең белән кара-каршы утырып чәй эчүләргә ни җитә?! Төпчегенең эштән кайтыр сәгатен көтеп алган ананың куанулары! Самара медицина университетында укучы Айгөл дә иң элек әбекәенең хәлен белеп чыга, чыгарылыш сыйныфында укучы Айнур да буш вакыты булу белән әбекәенә юл тота: әниләре тәрбиясе, аңардан күреп үрнәк алалар.
Ә Маратка килгәндә, ул инде ун елга якын Себер якларында эшли, гаиләнең матди ягын кайгырта. Тормышың, гаиләң кайда, шунда эш булса иде дә бит! Берни эшләп булмый. Гомер бакый ир-егетләр күбрәк акча эшләп булмасмы диеп, читкә чыгып киткән. Мин үземнең язмам героеның гомере көтеп үткәнен теләмәс идем, чөнки гомер-бер мизгел ул, бик тиз үтә.
Суфия! Иркәм! Сине чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне, киләчәк гомер бәйрәмең белән котлап, зәңгәр матур күзләреңнең нуры сүнмәвен, йөзеңнән елмаю китмәвен телим.
Яраткан хезмәтеңдә уңышларга ирешеп, гаиләң белән тигезлектә, иминлектә, балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, аларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп итсен сиңа, Ходай Тәгаләбез.
Рәисә ТӨХБӘТШИНА.
Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1033