“Бердәмлек” өлкә татар газетасының төньяк районнар буенча үз хәбәрчесе Шенталы районының Денис авылында яшәүче Нурсинә Хәсәншә кызы Хәкимовага 12 мартта 55 яшь тула!
Хөрмәтле Нурсинә ханым! Без сине, каләмдәшебезне, шушы тәүге юбилеең белән чын күңелебездән котлап, ныклы исәнлек, тынычлык, гаилә бәхете, хәерле озын гомер, тормышыңда һәм иҗатыңда бетмәс-текәнмәс зур уңышлар телибез.
Син безнең “Бердәмлек” газетасына, гомумән, татар журналистикасына ничектер көтмәгәндә үзеңнең ялкынлы публицистик язмаларың, шигырьләрең, хикәяләрең белән килеп кердең һәм безне дә, укучыларыбызны да гаҗәпләндерә дә, сөендерә дә алдың.
Ун елдан артык “Бердәмлек”тә эшләү дәверендә син гади бер авыл хатыныннан өлкәбезнең танылган журналистына әйләндең. Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган журналистлар конкурсының “Татар авылларының сакланышын һәм үсешен яктырту” номинациясендә җиңү яулавың нәкъ шуны сөйли түгелме? Туганда ук журналист булып тугансыңдыр син.
Шәп журналист булуың өстәвенә син шәп әни дә бит әле. Ирең Габделәхәт әфәнде белән бергәләп сез лачындай өч егет үстердегез. Шуларның өлкәне Мансур Чечен сугышында батырлык күрсәтеп, һәлак булды һәм исемен Денис авылы һәм өлкәбез, илебез тарихына кертеп калдырды. Без аның белән горурланабыз!
Хөрмәтле каләмдәшебез! Аллаһы Тәгалә башкача андый кайгылар күрсәтмәсен, алга таба да гаиләгез белән шатланып, муллыкта, тынычлыкта яшәргә язсын иде.
Синнән без һәм “Бердәмлек” укучылары матур, эчтәлекле яңа язмалар көтеп калабыз. Туган көнең, тәүге юбилеең котлы булсын!
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән басманың баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 994