Россиянең татар авылларыннан эшкуарлар Казанга җыелачак (ВИДЕО) / В Казань на сход предпринимателей татарских сел приедет рекордное число участников – около 700

29baed0aad1855c559d64761b785d5f3_M16-18 мартта Казанда V Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены узачак. Өч көнлек форум программасында эшмәкәрләр игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек өлкәсендә шәхси эш оештыру тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты да катнашыр дип көтелә.

Беренче тапкыр Россия киңлегендәге татар авылларында яшәп, уңышлы гына үз эшен корып җибәргән эшмәкәләрне Казанга 2012 елда җыйганнар иде. Бу җыен авыл хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, бәйләнешләр урнаштыру гына түгел, ә татар авылларын саклау максатын да тота. “Татар милләтенең, телнең киләчәгенә авыллар сакланса гына өмет итәргә мөмкин, бигрәк тә авылның хезмәт сөючән кешеләре булганда”, – дип ассызыклый Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Ринат Закиров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татар конгрессының Татарстан һәм Россия төбәкләрендәге татар авылларында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче 7 мең эшмәкәр турында мәгълүматы бар. Бишенче җыенга Казанга 36 төбәктән 660 кече эшкуарлык вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк. Һәр төбәктән делегациянең яртысын яңа йөзләр тәшкил итәчәк. Гадәттәгечә, иң зур делегацияләрне эшкуарлык хәрәкәте көчле булган Башкортстан, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия, Түбән Новгород, Пенза, Пермь, Самар, Сарытау яклары җибәрәчәк. Бурятия, Иркутск, Красноярск, Кемерево кебек ерак төбәкләрдән дә татар эшкуарлары катнашырга теләк белдергән. Җыенга әле узган ел азагында гына Санкт-Петербургның Красносельский районында “Нур” татар милли-мәдәни йортын төзеткән татар эшмәкәре Габделбәр Әлимовны да көтәләр. “Татарларның мәдәнияте һәм мәгарифе янә милләт җанлы байлар ярдәменә мохтаҗ. Халкыбызга Габделбәр Әлимов кебек эшкуар-химаячеләр кирәк”, – ди Ринат Закиров.

Быелгы җыенның программасы өч көнгә исәпләнгән. Эшкуарлар 16 мартта узачак утырышларда, аерым алганда, “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә – игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылыкны җәелдерү, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында – терлекчелек, кошчылык, ә республика Мәдәният министрлыгы конференцияләр залында һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык турында фикер алышачак. 17 мартта Татарстандагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карау һәм татар авылының комплекслы үсеше белән танышу өчен Казаннан ерак түгел урнашкан Теләче муниципаль районына эшлекле сәфәргә барып кайту планлаштырыла. 18 мартта Казанның “Корстон” комплексында пленар утырыш үтәчәк. Шунда ук эшкуарлар үзләренең продукцияләреннән күргәзмә-ярминкә оештырачак. Татар авыллары тарихына багышланган китап күргәзмәсе дә ачылачак.

Җыен көннәрендә делегатлар Гөлназ Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый” китабын тәкъдим итү кичәсенә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” спектакленә дә чакырулы.

intertat.ru

* * *

Пятый всероссийский сход предпринимателей татарских сел пройдет в Казани с 16 по 18 марта. На участие в нем заявлено 660 представителей малого бизнеса, фермерских хозяйств и подворий из более 36 регионов России, в том числе из Татарстана. Об этом газете «БИЗНЕС Online» сообщили в исполкоме всемирного конгресса татар в Казани.

Заметим, что такого количества участников в Казани еще не было. Если в прошлом году участвовали более 500 предпринимателей, в позапрошлом — 450 предпринимателей, то в этом году цифра приближается почти к 700.

Как и в прошлые годы в мероприятии ожидается участие президента Татарстана Рустама Минниханова. Как уже сообщалось, при проведении каждого съезда ставились разные задачи. Когда был первый съезд, необходимо было выяснить, каков потенциал татарских предпринимателей в других регионах. Во время второго схода — привлечь этих инвесторов в экономику Татарстана, чтобы они были представлены в республике на выставках, ярмарках, на экономических площадках. На третьем форуме во главу угла ставились вопросы развития этнотуризма. Главной темой четвертого схода стала тема импортозамещения.

«Первый Всероссийский сход состоялся в 2012 году, где при участии президента РТ Рустама Минниханова прошло обсуждение важных проблем, затрагивающих различные аспекты жизни сельских предпринимателей. Время показывает, что затронутые на сходе вопросы остаются актуальными и требуют постоянного внимания», — сообщили в исполкоме конгресса татар.

В программу нынешнего схода включены секционные заседания по темам Земледелие (земледелие, растениеводство, садоводство), Животноводство (животноводство, птицеводство) и Народные промыслы (пчеловодство, рыбоводство).

В рамках программы участники посетят Тюлячинский муниципальный район. Здесь они ознакомятся с комплексным развитием татарского села и поделятся опытом работы в сфере сельского хозяйства, а также наладят деловые контакты.

В ГТРК «Корстон» будет организована выставка-ярмарка производителей халяльной продукции и товаров народных промыслов из регионов РФ. Предусмотрена и культурная программа: просмотр спектакля И.Махмутовой «Күрәсем килгән иде… » ТДИК им. К.Тинчурина.

Как ранее сообщили в исполкоме конгресса татар, интерес предпринимателей к форуму год от года растет. Уже возникли сообщества татарских предпринимателей, интернет-ассоциации, где они обмениваются информацией.

Сход созывают исполком всемирного конгресса татар и всероссийская общественная организация «Татарские села России».

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено