24 мартта 17 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Бөтендөнья Татар Конгрессы карамагында булган «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (НКЦ) “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәреләчәк.
“Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” китабы кулыма килеп эләккәч, мин аны шунда ук бер тында укып чыктым. Китап шундый гади тел белән язылган, матур итеп эшләнгән ки, аны укыган саен кабат-кабат укыйсы гына килеп тора.
Әдипнең “Әхмәт авылында башланган тормыш” дип аталган “Ишетеп белгәннәремнән, үз күзләрем белән күргәннәрем” истәлекләрен укыйсың да, үзеңне шул үткән гасырның утызынчы елларында итеп тоя башлыйсың. Гакыйль әтисе белән әнисенең саф мәхәббәтен, хезмәт сөюләрен, әбисе белән бабасының зур гаиләсендәге татулык һәм дуслыкны шундый ышандырырлык итеп үз күзләре белән күргәндәй тасвирлый алган. Хәзерге заманның акчага, байлыкка корылган мәхәббәтләрең бер читтә торсын. Менә нинди була икән ул саф мәхәббәт, чын сөю хисе!
Бабасы белән әбисенең зур гаиләсендә тәрбияләнгән Гакыйль (ул минем биш апам — ике туган апаларым, дип яза) үзен белә башлаганнан бирле һәркайсының җылы карашын тоеп үсә. Кулына бүләккә төсле карандаш килеп керү белән ул үзенең рәсем ясауга тартылуын сизә. Монда Сәгыйрь бабасының да тәэсире булуы билгеле. Бабасы белән бергә кәгазьдән төрле сурәтләр кисеп ясавын да хәтеренә төшергән.
Ә көзге иртәнең сабый күңеленә мәңге җуелмаслык итеп урнашып калуын ничек оста итеп бирә алган ул.
“Мин уяндым да кыска күлмәкчән, яланаяк кына тышка йөгереп чыктым. Чыктым да, нәрсәгә чыкканымны да онытып, капка төбендә тукталып калдым: дөнья гүзәл иде…
… Мин бабам кебек кулымны каш өстенә куеп, биектә кычкыра-кычкыра уйнашып очучы каргаларны күзәтә башладым. Аксыл гына күренеп торучы айга кунарлармы, дип озак күзәттем мин аларны. Әниемнең: “Туңасың, кер!” — дигән тавышын ишеткәч кенә, исемә килдем. Ул көннең кояшлы иртәсе мәңге онытылмаслык рәсем булып күңелемә кереп калган”.
Менә нәкъ шушы сабый чакта Гакыйль күңелендә булачак рәссам, шагыйрь хисләре һәм чаткылары уянгандыр, кабынгандыр да, мөгаен.
1941 елның 22 июнендә сугыш башланган көнне Нурлатта халкыбызның ел буена көтеп алган иң күркәм бәйрәме — Сабан туе үткәрелүе турында да бик матур итеп бәян иткән Гакыйль. Беренче тапкыр үзенең күп кеше җыелган урында гармунда уйнавын, халыкны биетүен исенә төшерә ул.
Бу тыныч тормышның соңгы Сабан туе, Гакыйльнең дә беренче һәм соңгы тапкыр тамашачы алдында гармунда уйнавы булгандыр. Икенче көнне үк аның әтисен -Шәрифулла абыйны, фронтка озаталар. Ә әтисе яраткан Хәбибҗамалын, ике улын калдырып киткәндә, моңа кадәр кәләше кебек саклаган гармунын күрше Фома авылы клубының яшь гармунчысына бирә.
“Гармунын табарбыз өр-яңасын, башлар гына исән-сау кайтсын”, — ди ул.
Кайтмый шул, кайта алмый… Шәрифулла ага гармунын бүләк итеп калдырган күрше Фома авылы егете дә аның кебек үк яу кырыннан кайтмаган.
Язмыш аның Гакыйль улына гармунчы булырга мөмкинлек бирмәсә дә, хәзер гармунда һәм башка уен коралларында Шәрифулла аганың Ринат исемле оныгы уйный икән инде. Ул Гакыйль абыйсы язган күп шигырьләрне җырга әверелдергән.
Китапны укый торгач, сугыш дигән каһәрле нәрсәнең сабый тормышына да үтеп кереп, шунда оялап калуын сизәсең. Шулай аның кечкенә йөрәгендә мәхәббәт дигән матур төшенчә дә барлыкка килә. Гакыйльнең “Укытучы апа һәм мин” дигән истәлек язмасында аның беренче сыйныфта укыганда янәшә партада утыручы күрше кызы Зәмзәмиягә булган саф балачак мәхәббәте турындагы юлларны укыганда күзләргә яшь тула. Бу сабыйларның икесенең дә әтиләре сугышта һәлак булган, ә тиздән кызның әнисе дә фаҗигале рәвештә дөньядан китеп бара. Тулы ятим булып калган бу кызчыкны укытучы Зөбәйдә апалары үз куенына сыендыра, кияүгә чыккач, үзе белән алып китә.
Саубуллашканда: “Син кайгырма, Гакыйль. Зәмзәмия авылга кунакка кайтыр, үзең дә безгә барырсың. Зур үс, яхшы укы, акыллым. Теге чакта аңа юллаган хатыңда нәрсә язганың исеңдәме? Мин аны Зәмзәмия үскәч, үзенә бирермен, ярыймы?” — ди ул.
Башлангыч сыйныфларны Әхмәттә тәмамлап, инде Биккол авылында укыганда да Гакыйль үзенең тагын бер мәхәббәтенә тап була.
Әминә исемле бу кызны — үзенең беренче мәхәббәтен, Гакыйль гомер буе саклагандыр, мөгаен. Бу тәүге мәхәббәт җавапсыз калса да, әдипнең бу турыда язган истәлегендә кызчыкның да аңа карата хисләре уянганын тоясың.
Җиде чакрым араны Әхмәттән Бикколга барып йөрергә аягына-өстенә кияргә бернәрсәсе дә булмаганга, Гакыйльгә мәктәпне ташларга туры килә. Ә берничә айдан алар Әхмәт авылы белән хушлашып, Хәбибҗамал апаның туган авылы Фәйзуллага күчеп китәләр.
“Шулай итеп, мин үземнең беренче саф мәхәббәтем белән хушлаштым”, — дип яза Гакыйль үзенең “Беренче саф мәхәббәт” дип аталган истәлек язмасында.
Гакыйльнең умыртка сөягенә Куйбышев (Самара) өлкә хастаханәсендә ясалган уңышсыз операция турында язган истәлеген дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Операция вакытында аның клиник үлем кичерүе, тик ниндидер могҗиза булып күзләрен яңадан ачуы һәм аяусыз үлем тырнагыннан котылуы үзе бер могҗиза түгелме?
Яшүсмернең, ябырылган газапларга, әрнүләргә карамастан, каләмен тешләре арасына кабып язарга, рәсем ясарга өйрәнүе турында укыганда күзләр ирексездән яшь белән тула.
Моны хәтта күз алдына китерү дә кыен. Гакыйльнең 1966 елда язган көндәлекләрендә өметсезлек рухындагы уйланулары да, күпсанлы шигырьләр, рәсемнәр иҗат итәргә өлгерсә дә, аларның бер файдасызга тартмада аунап ятулары өчен борчулары да нык чагыла әле. “Татарстан газеталарына җибәрелгән шигырьләрем дә, рәсемнәрем дә тиешенчә бәяләнмичә кала бирәләр”, — дип яза ул көндәлекләрендә.
Тик аның иҗатына карата ниндидер җылылык сизелә башлаган була инде. “Комсомольская правда”, аннан “Социалистик Татарстан” газеталарында ачы язмышлы шагыйрь һәм рәссам турында тәфсилле язмалар дөнья күргәч, Куйбышев телевидениесе, аннан Татарстанның Лениногорск шәһәре телестудиясе журналистлары шагыйрь турында тапшырулар күрсәткәч, Гакыйль Сәгыйровның тормышы белән кызыксынучылар саны ишәйгәннән-ишәя бара.
Үзенең көндәлекләрендә шагыйрь бигрәк тә “Социалистик Татарстан” газетасының Нурлаттагы үз хәбәрчесе Рәшит Зәкиевның, Лениногорск телевидениесе журналисты Луиза Исмәгыйлеваның изгелекләренә югары бәя бирә. Беренчесе аның шигырьләре белән бөтен Татарстан укучыларына танытырга ярдәм иткән булса, икенчесе нефтьчеләр белән бәйләнешкә кереп, Гакыйльне вертолет белән Лениногорск хастаханәсенә алып килеп, алты айдан артык дәвалата да әле.
Иске Фәйзуллага килгән доктор аңа хастаханәдә дәваланырга тәкъдим ясагач та (операциядән соң Гакыйль бер дә врачларга күренмәгән була), ул бераз ризалашмыйча тора.
- Больницадан бөтенләй күңелем кайткан иде. Куйбышевта өченче мәртәбә хастаханәдә ятканда бер врач минем турыда: “Ул күптән безне җәзалый инде”, — дигән иде. Ул сүзләр йөрәгемә чын-чынлап хәнҗәр булып кадалдылар, — ди ул.
- Бездә алай булмас, борчылма, җаным, — дип аны тынычландырырга тырыша Луиза ханым.
Луиза ханым (ул да вафат инде) үзенең истәлекләрендә ничек Лениногорск нефтьчеләренең (ул күбесенең исемнәрен атый) һәм хастаханә хезмәткәрләренең шагыйрьгә риясыз ярдәм күрсәтүләре турында бәйнә-бәйнә язып калдырган.
Китапта әдипнең үз истәлекләре һәм хатирәләре генә түгел, күренекле татар язучылары, шагыйрьләре, тел белгечләренең дә Гакыйль Сәгыйровның киң кырлы иҗатына багышланган язмаларына зур урын бирелгән. Илдар Юзеевның, Шәүкәт Галиевның, Гариф Ахуновның, Тәлгать Галиуллинның, Фәнис Яруллинның, Роберт Миңнуллинның, Фәнзаман Батталның, Фоат Галимуллинның, Ренат Харисның һәм башкаларның фикерләрен укыйсың да һәркайсының да бу каһарман шәхеснең иҗатына зур бәя бирүен күреп куанасың. Бу әдәп саклау өчен генә түгел, чын күңелдән әйтелгән сүзләр, минемчә: “Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре укучыга нәрсә белән кадерле соң?” — дигән үзенең соравына Фәнис Яруллин: “Иң беренчесе — ихласлыгы беләндер, мөгаен. Аның ихласлыгы — хакыйкатькә туры карый белүдә. Аның шигырьләрендә язмыш бар. Кайсы гына шигырен укысаң да, күренмичә генә, үз фикерен көчләп такмыйча гына сине әнә шул язмыш күзәтә. Сизмәстән, уйларың автор уйлары белән үрелеп китә дә йөрәк тибешенә кушыла”, — дип язган заманыбызның икенче бер шундый ук ачы язмышка дучар ителгән күренекле язучысы.
Бу сүзләрнең хак икәнлегенә инану өчен Гакыйль Сәгыйров турындагы китапны, анда әйтелгән фикерләрне тулысынча укып чыгарга кирәк, дип уйлыйм.
Гакыйль Сәгыйров тормышы һәм иҗаты турында язганда, сөйләгәндә һич кенә дә аның рәссам булуын онытырга ярамыйдыр. “Гакыйль шигырьдә — рәссам, рәсемдә — шагыйрь”, — дип Илдар Юзеев бер юктан гына әйтмәгәндер.
Китапта Гакыйль Сәгыйровның рәссам эшчәнлегенә дә игътибар бирелүенә гаҗәпләнмисең дә. Укучы биредә аның әле исән-сау чагында ясаган рәсемнәрен дә, аннан аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кыстырып иҗат иткәннәрен (1962 — 1991 еллар) күрә ала. Гакыйльнең рәссамлык иҗатына Самара төбәгенең танылган рәссамы, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып үскән якташыбыз Нурхатим Зарип улы Бикулов шулай ук үзенең югары бәясен бирә. Китапта басылган аның белән булган әңгәмәне мин бер тында укып чыктым. Бикулов Гакыйльнең күп рәсемнәре арасыннан аның “Салкын иртә”сен беренче урынга куюы турында әйтә. “Анда сызымнар ярдәме белән кышкы күк йөзен рәссам шундый итеп тасвирлаган … бер чиртсәң, һава вак боз кисәкләренә ватылыр сыман”, — ди ул.
Гакыйльнең реализмга таянып эшләнгән рәсемнәре белән беррәттән аңа хас булмаган, яңа манерада ясалганнары байтак. Шундыйларны — “Лилияләр”, “Яз” дип аталганнарын, әкият дөньясыннан алынганнар, ди Бикулов.
Шушы гүзәл рәсемнәре өчен халыкара “Филантроп” бүләгенә ия булган Гакыйль Сәгыйровның Мәскәүгә зур тантанага китәр алдыннан Ульян өлкәсенең “Өмет” татар газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимовка биргән әңгәмәсендә әйткән сүзләре, фикерләре вәгазь кебек яңгырыйлар. Язмыш төшенчәсен ничек аңларга, тормышта, нинди авырлыклар кичерергә туры килсә дә, кеше булып калырга кирәклеге турыда сөйләгәндә әдип үзенең укымышлы да, тәҗрибәле дә кеше булуын тагын бер тапкыр раслый.
Каһарман якташыбызның Мәскәүгә, шушы бүләкне алырга баруы мавыктыргыч бер хикәя, тарих буларак кабул ителә. Мең чакрым араны автомобильдә үтеп, исән-имин башкалага барып җитеп, арган-талган булуына да карамастан, аның Мәскәү елгасы буйлап теплоходта сәяхәткә чыгуы үзе бер батырлык түгелмени? Үзенең бу турыда язган “Мәскәү елгасында кич” шигырендә түбәндәге юллар бар:
“Яктыртылган өйләр һәм
күперләр…
Яр буйлары җем-җем нур
тулы…
Кем йөрәге сыйдыра алыр
икән
Шушы гүзәллекне берьюлы…
Әтием исемә төште: бу
якларда
Ул хәбәрсез-эзсез югалды;
Ул саклаган
фашист-илбасардан
Башкалага илткән юлларны.
Балачактан җаныма уелып
үскән
Кайгы бетмәс инде — гел
сызлар.
Җир белән күк бүген тоташ
кебек -
Күктә-җирдә-суда
йолдызлар.
Ялкын яллы йөгерек
дулкыннарга
Күңелемнән түгелеп моң
калсын.
Беренче һәм бәлки соңгы
тапкыр
Күрүемдер Мәскәү елгасын…”
Бу бай эчтәлекле китап турында күпме сөйләсәң дә, сөйләп бетерерлек булмас кебек. Аны кулыңа алып, үзеңә кат-кат укып чыгарга кирәк. Шунда гына бу гаҗәеп шәхеснең тормышын, иҗатын, аның уй-фикерләрен тирәнтен аңлый башлыйсың.
Китапта язылганча, Гакыйльнең тормышында зур борылыш аның Лениногорски шәһәре хастаханәсендә озак айлар дәвамында дәваланып кайтканнан соң башлана. Нефтьчеләр аңа коляска, ә Татарстан хөкүмәте “Ока” машинасы бүләк иткәч, руль артына утырган Наил энесенең улы Ринат белән Гакыйль укучылары янына төрле очрашуларга да йөри башлый.
Беренче тапкыр шундый зур очрашу Самараның Металлурглар Сараенда шагыйрьгә 56 яшь тулганда үткәрелүе турында китапта бик җылы сүзләр белән бәян ителгән.
Кичәдә катнашкан күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре Айдар Хәлим, Зиннур Хөснияр, Рөстәм Мингалим, Фәнзаман Баттал үзләренең чыгышларында талантлы якташыбызның иҗатына зур бәя биргәннәр. Татарстан китап нәшриятында әле яңа гына табадан төшкән “Кабатланмас моң” (1994 ел) китабының мөхәррире Фәнзамал Баттал андагы фәлсәфи уйлануларга, матур бай образларга соклануын белдергән.
“Шушы китап белән бер үк вакытта мин икенче бер халык шагыйренең шигырьләрен редакцияләгән идем. Гакыйльнең шигырьләрен укып чыккач: “Менә бит аларның кайсысы Халык шагыйре!” — дип, аның кулъязмасын бөтен редакция алдында күтәреп селкеп, сокланып, кычкырып җибәрүемне сизми дә калганмын. Самаралыларга шуны әйтәсем килә. Зур шагыйрьләребезнең берсе сездә — ул Гакыйль Сәгыйров. Горурланып яшәгез, исемен дә, иҗатын да югалтмагыз”, — дигән булган Фәнзаман ага Баттал.
Аннан соң да Гакыйль Сәгыйровның иҗатына мөкиббәннәр шагыйрьнең исән чагында алтмыш, алтмыш биш, җитмеш яшьлек юбилей кичәләрен дә үткәргәннәр. Бу турыда китапта бәйнә-бәйнә язылган.
Әлбәттә инде, сәхнәдән бу кичәләрдә якташыбыз адресына мактау, хуплау сүзләре күп яңгыраган. Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар авызыннан күп вәгъдәләр әйтелгән: шагыйрьнең кечкенә пенсиясен дә арттырырга, төрле мактаулы исемнәр дә бирергә… Бигрәк тә шагыйрьнең 60 яшьлегенә багышланган кичәдә шул елларда Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Мөхәммәдиевның “ялкынлы” чыгышы күпләрдә соклану да, өмет тә уяткан булгандыр. Тик вәгъдә ителгәннәрнең берсе дә озак тормышка ашмыйча, яисә коры сүз булып кына кала бирде.
Гакыйль Сәгыйровка Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк тә, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренең исләренә туктаусыз төшергәләп торганнан соң, тугыз ел үткәннән соң гына бирелгән икән бит.
Шулай да Гакыйль Сәгыйровның иҗатын аңлаучы, үз итүче яхшы кешеләр дә юк түгел бу дөньяда. Шуларның берсе — Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Иванович Морозовтыр, мөгаен. Ул кичектергесез эшләрен читкә куеп, шагыйрьнең юбилейларына да, иҗат кичәләренә дә килгән, китапларын чыгаруда да булышкан. Әнә Иске Фәйзуллада кайчандыр Гакыйль Сәгыйров яшәгән йортта музей ачу турында карар кабул ителсә, бу эштә дә үзенең ярдәм кулын сузарга әзер икәнлеген белдергән.
Китапта мондый фидакарь, игелекле кешеләр турында күп сөйләнгән, күп язылган. Болар самаралылар ирле-хатынлы Тәлгать һәм Разия Мәрдиевлар (икесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын), Димитровград эшкуары Геннадий Шәрифгалиев (хәзер ул Казанда яши, диләр), Камышлы районы хастаханәсендә үткән гасырның туксанынчы елларында баш табиб булган Атлас Төхбәтов… Гакыйль Сәгыйровка күп изгелекләр, риясыз ярдәм күрсәткән кешеләр арасында Самараның “Алия” фирмасы җитәкчесе, “Дуслык” региональ иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев әле бүген дә Гакыйль Сәгыйровның исемен мәңгеләштерү өчен үзенең көчен дә, малын да жәлләми. Шундыйлар арабызда күбрәк булсалар иде.
Гакыйль Сәгыйров турындагы бу китапны мин кулыма алам да тагын һәм тагын укырга тотынам. Бигрәк тә шагыйрьнең истәлекләре, милләтебезнең, телебезнең язмышын кайгыртып язган публицистик язмалары тетрәндерерлек. Ул үзе турында түгел, күбрәк башкалар турында борчыла. Аның бу китапта дөнья күргән “Милләтебез яшәсен дисәң…”, “Кеше була белик”, “Бердәмлек” безнең ярдәмгә мохтаҗ” кебек һәм матбугат битләрендә басылган һәм әлегә басылмаган язмалары нәкъ шул мәсьәләләргә багышланган. Ул Ульян, Самара өлкәсе, Татарстан авылларында һәм мәктәпләрендә генә түгел, энесенең өлкән улы Рафаэль яшәгән Әстерхан якларына кунакка баргач та, биредә татар теленең ничек саклануы, ничек укытылуы турында да кызыксынган. Бигрәк тә Әстерхан төбәгендәге Ташлы авылы мәктәбендә туган телебезнең бөтенләй укытылмавы аның җан ачысы белән йөрәк сыкравына, телебезне югалтып баруыбыз турында кайгы-хәсрәтенә әверелгән.
Гакыйль үзенең көндәлекләрендә язып калдырган тормыш, яшәеш турындагы уй-фикерләре күңелемнән чыкмыйча, колагымда яңгырап торалар. “Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү?” — кебек сорауларга: “Шушы кыска гына гомеребезне күбрәк башкаларга файдасы тиярлек итеп яшәсәк иде. Гомернең мәгънәсе нәкъ шунда. Кешенең гомере калган истәлеккә, кылган гомерләренә бәйләнгән”, — дип җавап биргән ул.
“Илебезнең, халкыбызның киләчәге үз кулыбызда. Барыр юлыбызда каһарман якташыбыз, милләттәшебез Гакыйль Сәгыйровның күпләребезгә үрнәк булырлык тормышы, иҗаты якты маяк булып яшәргә тиеш. Ә моның өчен аның тормышын, иҗатын ныклап өйрәнергә, исемен мәңгеләштерергә һәм киләсе буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә кирәк”, — дип тәмамлый йомгаклау сүзен китапның авторы һәм төзүчесе, Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллин.
Китапны тәкъдим итү кичәсе, ниһаять, Казанда да үткәреләчәк дигән сүзләрне ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Бу идеяне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров үзе хуплаган икән. Димәк, бу Гакыйль Сәгыйровның иҗатын тагын да югарырак күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай гына була күрсен инде.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1396