Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә без, укучылар, бер-беребез белән бик тату яшибез, укытучыларыбызны да икенче әти-әниләребездәй якын күрәбез. Шуңа да төрле җыелышлар, ял кичәләре гаилә бәйрәме кебек бик тә җылы төстә үтә. Әле күптән түгел генә мәктәбебез белән “Космос-2” лагеренда да ял итеп кайттык. Бу көннәр онытылмаслык булып исебездә калачак.
Укулар, кызыклы ял итү программасы белән өч атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Анда укучыларга сәламәтләндерү мөмкинлекләре дә тудырылган иде. Массажга да, ароматерапиягә дә йөрдек, гимнастика белән дә шөгыльләндек. “Осталар шәһәрчеге” остаханәсе, “Грация” хореография түгәрәге, “Актерлар осталыгы” студиясендә дә вакытыбызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрдек.
Төшке аштан соң дәресләр башлана иде. “Лагерьда ял итеп, имтиханнарга ничек әзерләнерсең?” — дип борчылган Гөлфия әнием боларны ишетеп бик куанды. Көндезләрен дәресләрдә уку белән шөгыльләнә идек, ә кичләрен лагерь хезмәткәрләре безнең өчен төрле бәйгеләр, уеннар үткәрделәр. Дискотекаларда да кызык иде, без анда туйганчы рәхәтләнеп биедек. Казаннан килгән “Сәләт” клубы вәкилләре белән очрашу да онытылмаслык булды.
Ашату ягы да бик әйбәт оештырылган иде. Көненә биш тапкыр хәләл ризыклардан пешерелгән тәмле ашлар белән сыйландык. Моннан тыш, өстәлләребездә гел файдалы һәм тәмле соклар, яшелчә салатлары була иде.
Туган өй сагындырса да, яшь җилкенчәк мөстәкыйльлеккә, иреккә омтыла бит ул. Лагерьда ял итүебез безгә аз гына булса да үзебезне ирекле итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Иптәш кызлар белән кич утырулар, төнге серләшүләр генә дә ни тора?! Уяу укытучыларыбыз янәшәбездә булганга, әти-әниләребез дә безнең өчен кайгырмадылар. Сыйныф җитәкчебез Лилия апа Әбсәләмова безнең турыда кайгыртты, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмгә әзер булды.
Бүген ял итү, сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар арзан түгел, һәр гаилә дә анда баласын җибәрә алмый. Ә без, “яктылык”лылар, “Космос-2”дә бушлай ял иттек. Бергә үткәргән вакыт безне тагын да якынайтты, берләштерде. Моның өчен мәктәп администрациясенә, укытучыларыбызга чиксез рәхмәтлебез.
Элинә ШАКИРОВА,
Самара “Яктылык” татар мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
Просмотров: 1256