Яңа Мансур авылында «Карга боткасы» үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бигрәк тәмле карга боткасы!!

Бигрәк тәмле «карга боткасы»!

Гомер-гомергә бөек татар халкы милли гореф-гадәтләребезне, матур традицияләребезне саклап яшәргә тырышкан. Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылында үткәрелгән «Карга боткасы» нәкъ шуның турыда сөйли, минемчә. Шушы бәйрәмдә төшерелгән фотосурәтләрне сезнең игътибарыгызга тапшырам, хөрмәтле милләттәшләрем. Бәлки, алар чит җирләрдә яшәүче мансурлыларга газиз туган авылларына «кайтып килергә» ярдәм итәр?!

 

Яңа Мансур авылы җирлеге җитәкчесе Ирек Газиевның урынбасары Илмир Гыйззәтуллин бәйрәмгә килүче авылдашларын, кунакларны бәйрәм белән котлый.

Яңа Мансур авылы җирлеге җитәкчесе Ирек Газиевның урынбасары Илмир Гыйззәтуллин бәйрәмгә килүче авылдашларын, кунакларны бәйрәм белән котлый.

Бигрәк тәмле карга боткасы!!

Бигрәк тәмле «карга боткасы»!

Гомергә самовар чәе иң тәмлеләрдән саналган.

Гомергә самовар чәе иң тәмлеләрдән саналган.

Раушания ханым Зөбәерова да яраткан оныгын бәйрәмгә алып килергә онытмаган.

Раушания ханым Зөбәерова да яраткан оныгын бәйрәмгә алып килергә онытмаган.

Эх, күңелле дә соң бергә аралашулары!

Эх, күңелле дә соң бергә аралашулары!

Ничә мәртәбә сикереп булыр икән?

Ничә мәртәбә сикереп булыр икән?

Беләктә көч булганда авыр гер күтәрүләре дә берни тормый.

Беләктә көч булганда авыр гер күтәрүләре дә берни тормый.

Яшьләрдән калышырга исәп юк әле!

Яшьләрдән калышырга исәп юк әле!

Кайсыбыз беренче урын алыр икән?

Кайсыбыз беренче урын алыр икән?

Якын дусларың булганда рәхәт инде ул!

Якын дусларың булганда рәхәт инде ул!

Минем әти-әнием бәйрәмнән кайтырга уйламыйлар да бугай.

Минем әти-әнием бәйрәмнән кайтырга уйламыйлар да бугай.

"Карга боткасы" бәйрәме көн саен булмый әле дип, хәтта машиналар да тынып калган.

«Карга боткасы» бәйрәме көн саен булмый әле дип, хәтта машиналар да тынып калган.

Нурсинә ХӘКИМОВА фотосурәтләре.

Просмотров: 1335

Комментирование запрещено