Ике аккош

imageБер-берсенә гашыйк булмаган кешеләр, озак еллар сөюләрен саклап, гомер юлыннан бергә атлап, матур, тату гаилә булып яши алмаслар иде дип, үзебезнең Чулпан авылының юбилярларын барлый башлагач байтак кына парлар барлыгы ачыкланды: 60 ел — Бриллиант туй — Гелменур апа һәм Мәҗит ага Сәләховлар, 55 ел — Зөбәрҗәт туй — Дания апа һәм Мәгъдән ага Мөхәммәтҗановлар, 50 ел — Алтын туй — Мәрьям апа һәм Мәдехәт ага Кәримовлар, 40 ел — Тукыма туй — Әлфия апа һәм Раил ага Габидуллиннар, 35 ел — Рубин туй — Ләйлә апа һәм Искәндәр ага Яниәхмәтовлар, Кадрия апа һәм Халит ага Сыйтдиковлар, Флера апа һәм Хәмит ага Гадыевлар, 30 ел — Энҗе туй — Әлфия һәм Хәким Абдуллоевлар.

13 нче февраль көнне авыл клубында “Ике аккош” дигән чара үткәрдек. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында бөтенесе дә килә алмады.

Бәйрәм кичәсен Алсу Сәфиуллина алып барды. Кичәнең программасы эчтәлекле, кү­ңелгә ятышлы иде. Алсу кичә геройларын бәйрәмнәре белән җылы тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Юбилярларны шулай ук туганнары, күршеләре, дуслары да котлады. Аннан китте музыкаль котлаулар: Алсу һәм Ахкям Сәфиуллиннар, Рифа һәм әсхәт Жуматдиловлар, Гөлнур Кәримова, Зөлфирә Сәлимҗановалар үзләренең моңлы, дәртле җырларын бүләк иттеләр, Сәрия әбдрәхимова үзе язган шигырен укып китте. әлфия апа һәм Раил ага Габидуллиннарның оныклары һинд кызлары биюен башкардылар.

Кичә барышында юбилярлар бер-берсен ничек табышулары-кавышулары турында сөйләделәр, конкурсларда, уеннарда да бик теләп катнаштылар. Кичә бик матур, җылы үтте.

Гөлнур КӘРИМОВА, клуб мөдире.
Чулпан авылы.
«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1391

Комментирование запрещено