Балыклы авылы китапханәсендә Камышлы районының 25 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә узды. Шигърият бар һәм һәрвакыт булачак. һәр авылда шушы сәнгатьне яратучылар бар һәм алар үзләренең күңелләреннән ташып чыккан хисләрен шигырьләре аша тапшыралар. Бу кичәдә без авылыбызның шагыйрь-шагыйрәләрен дә искә алдык: Минабетдин Шәрәфетдинов, Мәрьям апа Шәрәфетдинова, Наил Вахитов, Гүзәлия Шакурова, Гамил Фәрхетдинов, Гөлназ Билалова һәм башкалар. Шушы шигъри җанлы шәхесләр арасына Гөлчирә апа Әхмәдуллинаның да басуы зур кызыксыну уятты һәм шатландырды безне. Гөлчирә апа үзенең күңел хисләрен шигъри юлларга сала һәм алар тирән мәгънәгә ия. Чарада катнашучылар кызыксынып аның шигырьләрен тыңладылар.
Янәшәңдә булса иде икән
Уртаклашыр кешең сереңне,
Аңламаган кешеләргә сөйләп
Әрәм итмә тәмле телеңне.
Күңелеңне кинәт моңнар басса
Чит-ятларга сөйләп бушанма,
Ышан бары керсез йөрәгеңә
Сыналмаган дуска ышанма.
Серләреңне сөйлә урамдагы
Кар-буранлы салкын җилләргә,
Җилләр алып китсен серләреңне
Син булмаган ерак илләргә.
Эчең тулы утлар янганда да
Сер сөйләмә якын дустыңа,
Дустыңның да якын дусты булыр
Ул да сөйләр үзенең дустына.
Ялгыз калдым диеп кайгырсам да
Мин булдым бит яшьли түземле,
Бер мин генә ялгыз калмадым дип
Юатамын кайчак үземне.
Балаларым янда булган чакта
Бәхетле итеп сизәм үземне,
Шигырьләрем аша сөйләп бирәм
Эчләремдә булган серемне.
Шушы кичәдә катнашучылар өчен китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Чара барышында катнашучылар Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре”н искә алдылар, аның шигырьләрен елый-елый укыдылар. әлфия Рөстәмова башкаруындагы моңлы җырлар кичәбезне тагы да ямьләндереп җибәрде.
Рузалия ЮСУПОВА.
Балыклы авылы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1133