Рөстәм НУРТДИНОВ: «Әтиемнең якты истәлегенә багышлыйм» / Мои деды — ветераны, бабушки — надёжный тыл!

Фото0420

Әнәс Латыйф улы Нуртдинов.

3 ел элек, 2013 елның 20 мартында,  86 яшендә булган әтиебез  — сугыш һәм хезмәт ветераны Әнәс Латыйф улы Нуртдинов безне калдырып, ахирәткә китеп барды. Аның якты истәлегенә багышлап, шигырь иҗат иттем.

Әткәемә

Арабыздан әткәй китеп барды,
Кирәк иде әле яшәргә,
Маяк булып гомер юлыбызда,
Үрнәк булып безгә — яшьләргә.
 
Озатканда күздән яшьләр тамды,
Кар эреде, бозлар актылар.
Бүтәкәле чыкты ярларыннан
Безгә кушылдылар ташкыннар.

 
Әтиебезне озатып калыр өчен
Сыерчыклар кайтты ашыгып.
Оялары өчен рәхмәт укып,
Тын калдылар алар боегып.
 
Су буеда безнең бакчабызда
Карлыганнар тагын яшәрә.
Чәчәк белән тулыр алгы бакча,
Яшәгәнгә һаман яшәргә.
 
Исән калган безнең ветераннар
Җиңү бәйрәменә җыела.
Алар белән әткәм юк шул инде,
Кайнар яшьләр тагын коела.
 
Әткәм-бәгърем, сине сагынабыз,
Кайталмыйсын шунсы көенеч.
Синең эшне дәвам итәр өчен
Бер Ходаем бирсен безгә көч.
 
Кайгыбызны уртаклашкан өчен
Бар кешегә рәхмәт әйтәбез.
Авыр туфраклары җиңел булсын,
Тыныч ятсын безнең ӘТКӘБЕЗ.

Әткәй исән чакта,  2012 елны,  аңа һәм әнкәмә багышлап язган шигыремне дә тәкъдим итәргә булдым:

Әткәм-әнкәм

Әткәм-әнкәм исән-имин минем,
Шатлыгым да сыймый эчемә.
Сугыш еллары да сындырмаган,
Исем китә алар көченә!
 
Алтмыш бер ел бергә гомер итеп,
Биш баланы бабай иттеләр.
Оныклары хәзер әти-әни,
Аларныкы үсеп җиттеләр.
 
Яшәгез сез безгә үрнәк булып,
Әбдекинең данын арттырып.
Туган йортта ишек ачык әле,
Без кайтабыз сезне сагынып.
 
Олы хөрмәт белән баш иябез,
Озын гомер сезгә телибез.
Җылы кочакларда үстергәнгә,
Әткәй-әнкәй, рәхмәт әйтәбез!
 
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар-Әбдекие авылы, 
Шенталы районы.
* * *

 

Нуриахмет и Агиян Мардановы из деревни Карабикулово, Зухра, Танзиля и Анас Нуртдиновы из села Татарское Абдикеево Шенталинского района Самарской области (слева направо).

Зухра с дедушками и бабушками. Нуриахмет и Агиян Мардановы из деревни Карабикулово, Танзиля и Анас Нуртдиновы из села Татарское Абдикеево Шенталинского района Самарской области (слева направо).

Призывала мать — Россия
Очень многих молодцов.
Непростое было время
Наших дедов и отцов.

От лихой чумы фашизма
Они нас уберегли.
Миллионы не вернулись
В той Великой полегли.

Мои деды — ветераны,
Бабушки — надёжный тыл.
Помнят каждое мгновенье,
Войну никто не позабыл.

Помнят страшные сражения,
Память их уносит вдаль,
Помнят гибели, страданья,
Помнят Сталинскую сталь.

Нам свободу отстояли,
Сильны были, молоды.
Сейчас они постарели,
Помогать мы им должны.

Их осталось очень мало,
Можно даже сосчитать.
Берегите! Уважайте!
Торопитесь дань отдать!

Зухра НУРТДИНОВА (дочь Рустама-эфенди НУРТДИНОВА).
 
 

Просмотров: 1805

Один комментарий

  1. Әтиебезнең якты дөньядан китүенә 7 ел вахыт үтеп тә китте. Ә ул хаман безнең белән бергә кебек, менә ишек ачылыр да ул килеп керер кебек, ул безнең күңелләребездә мәңге яшиячәк.