Похвистнево районының Гали авылында сигезенче мәртәбә “Халкым минем” татар халык иҗаты фестивале үткәрелде
Югалып баручы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыруда Бөтендөнья татар конгрессы, аның башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи бәяләп бетергесез зур эш башкаралар.
Шулай ук һәр төбәкнең үз башлап йөрүчесе, үзенең милли җанлы шәхесе дә була. Безнең Гали авылында ул — Расих Мөҗәһит улы Латыйпов. Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы рәисе буларак та, авылыбызның чын патриоты буларак та ул милләтебезне сак¬лап калу өчен бик күп эшләр башкара.
Менә “Халкым минем” фес¬тивален дә, бөтен чыгымнарын үз өстенә алып, Расих Мөҗәһит улы быел сигезенче мәртәбә уздырды инде. Бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышланган бу күркәм бәйрәмдә унике авылдан килгән сиксәнләп кеше катнашты.
Һәрвакыттагыча, беренче бүлек сайлап алу туры буларак үтте. Һәр катнашучы йә җырлап, йә шигыйрь сөйләп осталыгын күрсәтте. Жюрига — Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Сәлахов, БТКның мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм мәктәбебездә татар телен һәм әдәбиятын укытучы Зөлфия Асылгәрәева кертелгән иде.
Беренче бүлек тәмамлангач, жюри әгъзалары Мәдәният йортының икенче катына кү¬тәрелеп, нәтиҗә ясаган арада, фойеда кунаклар һәм тамашычылар чәй эчеп, тамак ялгап алдылар һәм кабат залга кереп утырдылар.
Алып баручылар Рузалия Харисова һәм Алия Әхмәтова сәхнәгә бөтен катнашучыларны да чакырып алдылар. Аларга ике телдә сөйләргә туры килде, чөнки залда район башлыгы Юрий Федорович Рябов та, районыбыздагы мордва, чуваш авылларының халык фольклор ансамбльләре коллективлары да бар иде.
Юрий Федорович хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлап, бик күп җылы сүзләр әйтте: “Сездән башка без беркем дә түгел”, — дип безне хөрмәтләде-зурлады. Ул Гали авылы халкының уңганлыгы, кунакчыллыгы турында да, Расих әфәнденең бу фестивальне җиң сызганып, барысын да җиренә җиткереп эшләве турында да әйтергә онытмады.
Расих Мөҗәһит улы үз чиратында: “Халык кирәксенмәсә, бу бәйрәмне сигез ел буе уздырып булмас иде”, — дип, катнашучыларга, оештыру эшләрендә булышучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
- Районыбызда дүрт төрле милләт халыклары яши. Без аларның барысын да шушы бәйрәмгә чакырдык. Күрсеннәр, катнашсыннар, аралашып яшик, — диде.
Башка милләт ансамбльләре коллективлары да, конкурстан тыш чыгыш ясап, бәйрәмебезне бизәделәр.
Гөлназ Шәйхи халыкны сәләмләгәндә Казанда яшәүче авылдашыбыз, авылны үстерү өчен көчен һәм малын жәлләмәүче Дания ханым Тулованың да котлауларын һәм сәләмнәрен җиткерде, ә Фердинанд Сәлахов халыкка үзенең җырларын бүләк итте. Шуннан соң җиңүчеләрне бүләкләү өлеше башланды.
Өченче дәрәҗә диплом белән нәфис сүз номинациясендә Камышлыдан — Камилә Хафизова, Римма Галимуллина, Каргалыдан — Әлфия Усманова, Галидән — Рузия Йосыпова, Ислам Кәлимуллин һәм Рафаэль Вәлиев, музыкаль номер өчен Богырысланнан — “Яшьлек” ансамбле, Старое Ганькинодан “Телей” чуваш коллективы бүләкләнде.
Икенче дәрәҗә дипломнар Чирмешәннән — Хәлил Гыйльмановка, Данияр Гарифуллинга һәм Зөфәр Сәлимовка, Балыклыдан — Радмир Ангалышевка һәм Вәсилә Фәрдиевага, Галидән Ринат Латыйповка тапшырылды.
Беренче дәрәҗә дипломнарга үзебезнең авыл кызы Рузалия Харисова, Каргалыдан — Венера Усманова, Иске Усманнан — Ленар Нуретдинов, Чирмешәннән — Айнур Галләмов һәм Гөлгенә Әлмиева, Балыклыдан — Әлфия Рөстәмова лаек булдылар. Гран-при Денис авылының иң талантлы кызы Лилия Галиуллинага тапшырылды. Җиңүчеләр шулай ук кыйммәтле бүләкләр дә алдылар. Ә “Ямаэ” мордва ансамбле алар өчен теттереп биеп җырлады да әле.
Конкурстан тыш чыгыш ясаучы иң кечкенә катнашучылар Нияз Минһаҗев һәм Сәгыйдә Субеевага да, башка милләтләрнең фольклор ансамбльләренә дә Расих Мөҗәһит улы истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмне алып баручы Юлия Карипова һәм Лилия Мортазина да игътибарсыз калмадылар.
Бүләкләүләр тәмамлангач та әле бәйрәм дәвам итте. Гали мәктәбе укытучыларының “Мирас” фольклор ансамбле дә, фестивальнең лауреатлары да туйганчы җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Тамашычылар соравы буенча Балыклының иң оста җырчысы Руфия Зарипова да чыгыш ясады, безнең авылда яшәүче азәрбайҗан егете Эльвин һәм Алия Әхмәтова да азәрбайҗан биюен башкарып, тамашачыларны шаккатырдылар. Аларның чыгышы иң көчле кул чабулар белән бәяләнде.
Ике елдан соң бу фестивальнең беренче зур юбилеен уздырачакбыз. Алдагы көннәрдә дә шулай исән-сау, көр күңелле, җырлы-биюле милләт булып яшәргә насыйп булса, андый юбилейлар күп булыр әле.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
КОНТЕКСТ:
Слово поэта отзовется в веках…
Просмотров: 1289