Замана бозык, диләр.
Яшәсәк диннән тайпылып —
Алда күрербез ниләр?
Аллаһы юлында булырга -
Ул безнең изге бурыч.
Бары тик динле тормышта
Җаныбыз булыр тыныч.
Изге гамәлләр тик бары
Кирәк кылырга безгә.
Ислам юлыннан барып,
Булырга һәрчак бердәм.
Әгәр бозык булса күңел,
Хәрәмне якын күрсә,
Дөнья малыннан туймаса,
Хәләлне читләп үтсә.
Йөрсәң әгәр зина кылып,
Килешмәгәнне кыланып,
Хәрәм малларга кызыгып,
Затсызлыкка юл салып.
Һичшиксез, җәза алырсың
Бу һәм теге дөньяда,
Оҗмахтан колак кагарсың,
Гомерең үтәр заяга.
Мөселманга бәхет юлдаш,
Аның уйлары зирәк.
Туры юлдан бару өчен
Намазга басу кирәк.
Зиннур КӘРИМОВ.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1268