Фольклорны “тере” килеш саклап калсак иде

Өлкә губер¬наторы Николай МЕР¬КУШКИН фестивальнең иң нәни артисты Владимир ХАЙДУКОВка бүләк тапшыра.

Өлкә губернаторы Николай МЕРКУШКИН фестивальнең иң нәни артисты Владимир ХАЙДУКОВка бүләк тапшыра.

Өлкәбездә быел өченче тапкыр “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале узды­рылды. Быел ул губернаның 165 еллыгына багышланып, регионның иң зур мәдәни чарасына әверелде.

Фестиваль кысаларында Самараның Петр Алабин исе­мендәге музеенда де­ко­ратив-кулланма сәнгать һәм төрле милли кәсеп осталары күргәзмәсе оештырылган иде. Кунакларны кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнүе сокландырды. Саламнан ясалган курчаклар, тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәр, самоварлар, чел­тәрләп бәйләгән күлмәкләр — нәрсә генә юк иде анда! Чиккән сөлгеләрдә, тукылган келәмнәрдә, уеп ясалган агач тартмаларда бер генә бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып, искиткеч рәсемнәр иҗат иткән.

- Биредә Самара җирендә гасырлар буена яшәгән ха­лык­ларның декоратив-кул­ланма сәнгате һәм кәсеп юнәлешләре күрсәтелгән. Бу безнең тарихыбыз, безнең тамырлар, шуңа да аларны саклап калу безнең өчен бик мөһим. Күргәзмәгә куелган һәр экспонат үзенең уникальлеге белән аерылып тора. Без аларны 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларга да күрсәтәчәкбез. Мондый эшләрне башка бер җирдә дә күреп булмаячак, — диде өлкә мәдәният министры Сергей Филиппов.

Жюри әгъзалары тарафыннан югары бәя алган ос­талар арасында безнең мил­ләттәшләребез дә бар иде. Сергей Филиппов Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка “Декоратив-кул­ланма сәнгатьне һәм халык кәсепләрен саклаган һәм үстергән өчен” махсус диплом тапшырды. Ә Камышлы район үзәгендә яшәүче Рәхбәрия апа Юнысова тукыган келәмнәр беренче урынга лаек булды. Өлкә мәдәният министры аны диплом һәм мультиварка белән бүләкләде, ә Рәхбәрия апа аңа үзе пешергән бавырсакларын бүләк итте.

Шул ук көнне Самараның опера һәм балет театрында “Рос­сия йөрәгендә туганнар” фес­тиваленең гала концерты уз­ды. Анда барлыгы 1300 кеше катнашты.

- Фестивальне шулай ел саен уздырып торсак, катнашучылар тагын да күбрәк булачак, — диде сәләмләү сүзендә өлкә губернаторы Николай Меркушкин һәм фестивальдә катнашучыларга, аларны бәй­гегә әзерләүчеләргә рәхмәт белдерде. — Өлкәбездә өченче тапкыр үткәрелүче бу зур чара халыкта гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уята, анда яшьләрнең дә катнашуы аеруча куандыра. Мәсәлән, бүген Октябрьскидан килгән өч яшь­лек Владимир Хайдуков чыгыш ясаячак, ә иң олы артистыбыз, Похвистнево районында яшәүче Анна Петровна Ме­телькова — 87 яшендә. Зур сәхнәдә чыгыш ясау — алар өчен зур вакыйга.

Регион башлыгы “Россия йө­рәгендә туганнар” фес­тивалендә җиңүчеләргә бү­ләкләр дә тапшырды. “Му­ни­ципаль районнар” номи­нация­сендә беренче урынны “Ту­ган якның борынгы дәрманы” программасы белән чыгыш ясаган Исак­лы районы алды. Икенче урынга берьюлы ике район — Безенчук (“Туган җирнең кыңгыраулары” программасы белән) һәм Кошки (“Кошки җи­ренең тылсымы”) районнары лаек булды. Муниципаль районнар арасында өченче урынны шулай ук “Театр — туган йортым” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясаган Приволжье һәм Сызран (“Туган губернам, синең алда баш иям”) районнары үзара бүлеште.

Өлкә шәһәрләре арасында беренче урынны Ново­куйбышевскиның “Юкәләр чә­чәк аткан якта” программасы алды. Икенче урында Чапаевск (“Россия җаны”), өченчедә — “Кече Ватаным” программасы белән Октябрьск булды.

Гала концертның төп өлеше бик матур бал күренеше белән башланып кит­те. Купшы ефәк күлмәкләр кигән туташлар һәм ханымнар кавалерлары белән вальс әйләнделәр, полонез, мазурка ке­бек биюләр биеделәр. Аннан соң сәх­нәдә, тарих китабы битләре ачылгандай, Са­­мараның һәм өлкәбезнең тор­мы­шын яктырткан төрле ком­позицияләр күр­сә­тел­де: “Яр­минкә”, “Тимерчеләр”, “Пет­рушка”…

Чарада фестиваль лауреатлары исеменә лаек булган Камышлы районы үзешчәннәре дә катнашты. “Яраткан Камышлым — Самара җиренең бер өлеше” дип аталган программа бик тә үзенчәлекле булып, тамашачы күңеленә хуш килде. Автор-башкаручы Линар Абстаттаровның Самарага багышланган җыры гына да ни тора! “Серпантин”, “Нежность” балалар төркемнәре чыгышы да искиткеч матур булды.

Министр культуры Сергей Филиппов поздравляет Рагбарию Юнусову.

Кул эшләре күргәзмәсендә бе­рен­че урын яулаган Рәхбәрия апа Юнысова өлкә мәдәният министры Сергей Филиппов белән.

III үзешчән халык иҗаты фестивале Самараның 165 еллыгына багышланган булса да, аның фольклор белән баетылган булуы әле сайлап алу турларында ук сизелеп тора иде. Катнашучылар үзләре бөртекләп җыйган туган халкының борынгы җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Исак­лы районы һәвәскәрләре, мәсәлән, “Ниме” дип аталган тукыма эшкәртү йоласын күрсәтте. Мордва халкы гореф-гадәтләре Сергиевск, Челно-Вершины районнары үзеш­чәннәре чыгышларында киң чагылдырылды.

Үзенең фольклор төркем­нәре белән дан казанган Камышлы районы да бирешмәде. Танылган “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле “Ярмәк вагы” белән сәхнәне “дер селкетте”, “Журавушка” рус фольклор төркеме Степановка авылы халкы иҗатын — “Почтовый двор” җырын башкарды. Тамашадан чын ләззәт алып утырган жюри әгъзалары, оештыручылар киләчәктә дә фестивальне фольклор чара буларак үткәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр.

Чынлап та, һәр халыкның үз йолалары, үз фольклоры бар. Ә сәхнә аларны халыкка җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу халык фольклорын “тере” килеш саклап калырга, буыннан- буынга җиткерергә ярдәм итәчәк.

Әсгать СӨЛӘЙМАНОВ.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Таланты земли камышлинской

 

 

Просмотров: 1122

Комментирование запрещено