Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян

крошЛинарга быел 5 яшь тула. Шушы туган көнен көтә-көтә көтек булып бетте инде ул. Әтисе белән әнисе аңа бүләккә берәр йорт җәнлеге алып бирергә вәгъдә иттеләр бит. Әл­бәттә, әгәр үзен яхшы тотса инде. Әнә, йорттагы дусларының көчекләре дә, песиләре дә, хәтта балык­лары да бар. Аның гына әлегә кадәр дусты юк…

Һәм менә өзелеп көткән көн дә килеп җитте. Линар барысыннан да алдарак торып, бөтен почмакларны актарып чыкты. Бер генә җан иясен дә тапмагач, елап җибәрде. Димәк, ул тәртипле булмаган, шуңа күрә быел да аңа уенчык машина гына бүләк итәчәкләр…

Малай ачы күз яшьләре түгеп утырганда, юыну бүлмәсеннән әтисе килеп чыкты. “Син, малай, нәрсә балавыз сыгасың әле. Һаман юынмагансың, киенмәгәнсең. Базарга бара­быз ич, бүләк алырга!” — дияргә өлгермәде, малайның күз яшьләре дә кипте, майка белән ыштаны да гадәттән тыш тиз табылды.

“Кош базары” аларның өеннән ерак түгел. Линардан алдарак торып килгән балалар йомшак песи балаларын, көчекләрын кочаклап, кош читлекләрен, балык йөзеп йөри торган банкаларын һәм целлофан пакетларын тотып кайтып баралар иде инде. Малай, базарда башка йорт җәнлеге дә калмагандыр инде дип, борчыла ук башлады

Менә алар кош базарына да килеп җиттеләр. Рәт-рәт баскан сатучылар кулында ни генә күрмәссең! Тычканнар һәм күселәр, еланнар һәм үрмәкүчләр, ташбакалар һәм балык­лар, песиләр һәм этләр, тавыклар һәм күркәләр… Линарга барысы да ошый, ул бөтенесен дә җыеп өенә алып кайтыр иде кебек. Ләкин әтисе шарт куйды: фатирыбыз кечкенә, шуңа күрә бер кечкенә генә җәнлек алачакбыз!

Йөри торгач, читлектә боегып утыручы куян баласын күреп алдылар. Үзе ап-ак, күзләре карлыган кебек каралы-күкле, ә күз тирәләре, сөрмә тарт­кандай, кап-кара. Линар читлеккә ябышты һәм шушы матурлыктан күзен ала алмыйча: “Әти, ал шуны”, — дип пышылдады.

Крош (малай аңа “Смешарики” мультфильмы герое исемен бирде), чыннан да бик матур иде. “Миниатюр кролик, ул зур үсми”, — дигән иде сатучы. Әллә алдаган, әллә ялгышкан, тик куян көн артыннан көн үсте дә үсте. Ике-өч ай вакыт узмагандыр, ул инде читлегенә сыймый башлады, бер бүлмәле фатирга да зыян күп булды… Нишләргә? Авылда яшәүче әбисе ярдәмгә килде: “Кайтар, улым, читлек ясарбыз да, сарайда яшәр әле”, — диде ул. Шулай итеп Крош авылга күчте. Рамил абыйсы аңа зур гына читлек ясап куйды, күңелсез булмасын дип, янына ана куян да алып кайтты. Линар аңа Нюша дип исем кушты.

Тиздән аларның балалары туа башлады. Икенче җәйне кайткан Линар аларга әбисенең бакчасыннан кишер ташып ашатты. Ә алар үрчеде дә үрчеде.

Аптырагач, Линар аларны сатарга кирәк, дигән карарга килде. Ул авыл буйлап белдерүләр элеп чыкты. Беренче ике атнада алучылар табылмады. Тора-бара килә башладылар. Шулай беразын сатып җибәрделәр, беразын туганнарга тараттылар. Ә Крош белән Нюша читлек астына казып кергән оядан яңа куян балалары чыга торды…

Менә көз җитте. Линар быел мәктәпкә бара, шуңа да шәһәргә алданрак кайтырга кирәк. Китәргә торган көннәрнең берсендә әбисе бакчадан борчылып килеп керде. Кемдер кәбестә күчәннәрен кимергән икән. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Карасалар, куяннар читлек астыннан тишек казып, бакчага чыкканнар һәм күчәннәргә зыян иткәннәр. Дөрес, Линар белән Рамил абыйсы тишекне кирпеч кыйпылчык­лары белән каплаганнан соң, бер-ике көн кәбестә урлаучы булмады. Ә өченче төнне йомшак караклар бөтен кәбестәләрне дә ашап бетергәннәр һәм күрше бакчаларга да кергәннәр. Зыян китергәннәре өчен оялыпмы, уңдырышлырак бакчалар эзләпме, авыл буйлап таралган куяннар башкача кайтмадылар.

…Ул көзне авылда кәбестә уңмады, дип сөй­ләделәр аннары. Бәлки елы шундый булгандыр, ә бәлки Крошның күпсанлы гаиләсе тырышлыгы белән уңыш юкка чыккандыр. Тикмәгә генә халык: “Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян”, — дип әйтми бит.

Шамил ВӘЛИЕВ,

Самараның “Яктылык” мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1196

Комментирование запрещено