20 мартта “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбле күп кенә яңа яшь артистлары катнашындагы «Яшьлеккә кайтам әле» дип аталган концерт программасын тәкъдим итте. Өч сәгать дәвам итеп, бер тындай үткән тамашаның режиссеры — Ринат Азизов. Концерт Самар шәһәренең Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда үтте, аны карарга шактый күп халык җыелды.
Тамаша «Кайтыр идем яшьлегемә» дип аталган театральләшкән-музыкаль күренеш белән башланып китте. Аның кысаларында бию төркеме җилкенеп биеде, солистлар моңланып җырлады. Әлфия Йосыпова-Сөнгатова, Ринат Азизов, Розалия Хәкимова, Искәндәр Әхмәтов һәрберсенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп «Мәхәббәт ачкычлары», «Ах, душа мой», «Галия һәм Заһир җыры», «Беренче мәхәббәт», «Мин сине шундый сагындым», «Кайтыр идем яшьлегемә» җырларын башкардылар.
Тамаша дәвамында 40 ел буе “Ялкынлы яшьлек” сәхнәсеннән халыкка үзенең иҗат җимешләрен бүләк итүче җырчы Искәндәр Әхмәтовны 60 яшьлек юбилее белән дә тәбрикләделәр. Аңа Самар өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинның Рәхмәт хаты, Самар шәһәр Думасының, Бөтендөнья татар конгрессының һәм Самар өлкә «Туган тел» оешмасының Мактау грамоталары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән шулай ук ансамбль солисты Айсылу ханым Әбдиева да бүләкләнде. Аннан соң һәрберсенең күңел түренә менәрлек, йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырлаучы Искәндәр Әхмәтов «Аллаһыга шөкер», «Безнең гомер» җырларын башкарды.

Өлкә губернаторы администрациясе аппаратының милли һәм конфессиональ сәясәт департаментының җәмәгать фикере мониторингы идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова юбилярга өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның Рәхмәт хатын тапшыра.
Алып баручылар Римма Гыйбадуллина, Розалия Әбҗәлимова һәм Ринат Сафин шагыйрь Роберт Миңнуллинның уйчан һәм моңлы, дәртле һәм назлы шигырьләрен укыдылар.
Һәрвакыт үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән әсир итүче Илнур Алтынбаев «Яратам, дип кабатлыйм», «Син кирәк» композицияләрен һәм Сызран шәһәрендә яшәп иҗат итүче композитор Ренат Фәттаховның «Хатлар язам сиңа» җырын башкарды.
Кызлар вокаль квинтеты җирле шагыйрь Мурат Сафин сүзләренә язылган «Идел» җырын башкарды. “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең музыка бүлеген җитәкләгән Әлфия ханым Гыйниятуллина бик тә оста итеп фортопьяно партияләрен алып барды.
Фәнил Зыятдиновның үзе иҗат иткән «Әнкәемнең балан бәлеше» һәм аның башкаруындагы «Өзгәләнә җаным» дип аталган җырлар халыкка бик ошады.
Әлинә Шәйхелисламова “Зәкә-зәкә» җырын бигрәк тә оста итеп башкарып, тамашачыларның күңелен яулады.
Үз моңы һәм башкару ысулы булган Гөлфия Гәйнетдинова «Гармун алыйк әле, дускай» җырын башкарып, халыкны шатландырды.
«Ялкынлы яшьлек» ансамбле коллективында тирән эз калдырган якташыбыз, бүгенге көндә Берлинда яшәп, халыкара популяр эстрада төркемендә ун телдә җырлар башкаручы Гүзәл ханым Курмаеваның чыгыш ясавы тамашачылар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Ул «Юллар», «Кызыл өрек» һәм әнисе — “Ялкынлы яшьлек” ансамбленың “моң чишмәсе” исемен йөртүче Айсылу ханым Әбдиева — белән бергәләп «Җомга» җырын башкарды.
Яшь җырчы Розалия Хәкимова да шәп җырлап, тамашачыларның күңелен яулады.
Казан артистларыннан һич кенә дә калышмаган Ринат Азизовның һәр чыгышын тамашачылар һәрвакыттагыча түземсезлек белән көтеп алдылар. Бу кичне җырчы Самарда яшәүче талантлы Лилия туташ Рәхмаеваның Рауф Баһаутдинов сүзләренә иҗат иткән «Саумы, дуслар» җырын да тәкъдим итте.
Ахырдан Розалия Хәкимова, Илнур Алтынбаев, Ринат Азизов, Әлфия Йосыпова-Сөнгәтова яшьлек турында җыр башкардылар. Аларга сәхнәне тутырып чыккан артистлар да кушылды:
«Яна алсаң, ян дөрләп яшьлек утында, йөрәк.
Җир йөзендә бер нәрсә юк яшьлектән кадерлерәк».
Шөкер, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең исеме җисеменә туры килеп, аның составы һәрвакыт алмашынып, яңарып, яшәреп тора. Тамаша ахырында сәхнәгә чыккан япь-яшь биючеләр һәм җырчылар “Ялкынлы яшьлек”не дәвамлы итүчеләр сафында.
Концерт, тамашачыларны ялыктырмыйча, бер гүзәл мизгел булып, сизелмичә, үтеп китте.
Просмотров: 2124
PROSTO AFARIN !!!!
Концерт нык матур булды, «ялкынлы яшьлекчелэргэ» иж,ади ун,ышлар, исэнлек- саулык телим.