Финалистка шоу «Голос» на «Первом канале», уроженка Татарстана Эльмира Калимуллина поделилась ожиданиями от своего первого сольного концерта в Казани.
Сольный концерт выпускницы первого сезона шоу «Голос» состоится 31 марта в казанском КРК «Пирамида». Поддержать коллегу по сцене в этот день соберутся все финалистки первого сезона проекта – Дина Гарипова, Анастасия Спиридонова, Маргарита Позоян, а также Филюс Кагиров и финалистка шоу «Голос. Дети» Саида Мухаметзянова.
Вчера на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» Эльмира сказала, что живет только ожиданиями от концерта и даже все ее сны связаны с предстоящим сольником. «Каждый день я просыпаюсь с новыми снами, связанными с предстоящим концертом. Сегодня, например, мне приснилось, что напротив меня сидит Владимир Владимирович Путин, ест пшенную кашу и возмущается, почему у него нет пригласительного на мой концерт, — сказала певица. — Так что пока все мысли только о предстоящем концерте. Жизнь моя продолжится после 31-го числа».
Калимуллина пошутила, что поработает над вопросом, как лично доставить пригласительный билет главе государства.
По словам Калимуллиной, до концерта в Казани она уже успела выступить в Нижнекамске, Набережных Челнах и Альметьевске. А на Родине – спрос особый. «Поначалу я сильно переживала. Но публика у нас особенная. Она готова воспринимать как новую музыку, так и старые песни в новом оформлении. Татарские песни мы сделали в другой аранжировке, — пояснила она. — Видно, что зритель уже соскучился. Отрадно было видеть полные залы».
По словам Калимуллиной, во время ее сольного концерта будет вестись съемка. В будущем зрители смогут увидеть телеверсию на «ТНВ». Также полная версия концерта будет размещена в соцсетях.
* * *
Эльмира Кәлимуллина үз тамашачысына чын мәгънәсендә сюрприз әзерләгән: аның Казанда узачак беренче аерым зур концерты матур җырларга, уникаль дуэтларга бай булачак. Әлбәттә, концертта милли әсәрләр дә җырланачак.
31 март көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу залында “Беренче канал”да бара торган “Голос” тапшыруы финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның беренче аерым зур концерты узачак. Бу көнне сәхнәдә Эльмираның үзеннән тыш, “Голос” тапшыруының башка җиңүче һәм финалистлары Дина Гарипова, Анастасия Спиридонова, Маргарита Позоян, “Голос. Дети” проекты финалисты Саидә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак. Шулай ук концертта Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чыгышын да күреп булачак.
— Концертыбыз тамашачы өчен кызыклы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Халык күңелен яхшы музыка һәм тавыш ярдәмендә яуларга тырышачакбыз. Хәзер мондый проектларны махсус эффектлар белән баетырга телиләр. Тик безнең өчен иң мөһиме — тамашачының күзләре һәм сәхнәдәге артистлар. Матур тавыш һәм яхшы музыкадан да шәбрәк нәрсә була ала? Әлбәттә, махсус эффектлар да булмый калмаячак, — дип сөйләде Эльмира Кәлимуллина “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Әйтергә кирәк, Казандагы концертка кадәр Эльмира Кәлимуллина Түбән Кама, Әлмәт һәм Чаллы тамашачысы белән очрашырга өлгергән инде.
— Әлбәттә, мин бик тә дулкынландым. Безнең тамашачы үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Алар яңа җырларны да, яңача итеп үзгәртелгән күпьеллык тарихы булган көйләрне дә тыңларга, аңларга әзер. Залларның тулы булуы бик тә сөендерде, — дип белдерде җырчы.
Шунысын да билгеләп үтәбез: 31 март көнне узачак концертны видеога төшерәчәкләр. Шул рәвешле, концертка эләгә алмый калган тамашачыларга аны тагын бер кат карау мөмкинлеге тудырылачак. Аны “ТНВ” каналыннан күрсәтәчәкләр. Концертның тулы версиясен социаль челтәрләрдә дә табып булачак, дип ышандырды оештыручылар.
— Хәзерге вакытта минем бөтен уйларым булачак концерт турында гына. Хәтта төшемдә дә әлеге тамаша белән саташам. Мәсәлән, бүген төшемдә Россия Президенты Владимир Путинны күрдем. Ул минем янда тары боткасы ашап утыра икән. Аннары: “Миңа чакыру билеты кая соң?” — дип сорады, — дип сөйләде Эльмира Кәлимуллина уенын-чынын бергә кушып.
Ул үзенең “Голос” тапшыруында катнашкан вакытларны да искә төшерде. Кызганыч, әлеге проектның яңа сезоннарын карарга вакыты җитми икән.
— Икенче сезонны тулысынча карадым. Калганнарына исә ничектер вакыт җитмәде. Шоуны караганда, хәзер дә бөтен тәнем чымырдый. Тик шунысын төгәл әйтә алам: әлеге проект – музыка дөньясында чын мәгънәсендә революция булды. Халыкка үз тавышы белән җырлый торган артистлар кирәк, — дип белдерде җырчы.
Просмотров: 1316