Йөрми агач башыннан,
Башкайларга төшкән хәсрәт
Йөри адәм башыннан.
Ишеккә иртән шакып,
Рамилебез үлгән, диделәр.
Абыең чыгып китте
Йөрәге дөп-дөп тибеп.
Нинди хәлләр җиткергәндер
Сине мондый үлемгә,
Фотосурәтең сакланыр
Өйләреңнең түрендә.
Бигрәк матур бала идең,
Йомшаклыгың ни торыр.
Олы-вакка ярдәмеңне биреп,
Көлмәс идең ач-ялангачтан.
Фотосурәтеңә карап
Басыладыр ана йөрәге.
Без дә әниләргә барган саен
Шул сурәткә карап-сагынып,
Сокланабыз һәрчак сиңа, иркәм,
Син өйдә чакны искә алып.
Бик матур, чая идең -
Һәркем соклана иде.
Мондый чибәр егеткә
Кемнәрнең күзе тиде?
Әле генә сабый бала идең,
Инде мәктәп тә укып беткән.
Зуррак һөнәр алам, диеп,
Абый кебек булам, диеп,
Чыгып киттең район ягына.
Белмәдек шул явыз үлемнең
Сиңа бик тиз тиясен,
Үсмер чагың, матур чагың,
18гә җитә алмадың…
Иркәм, яныкаем, сине озатырга
Бик күп халык җыелды.
Дусларың, иптәшләрең,
Дус кызың да бар иде,
Мәхәббәтең, сөйгәнең.
Башларыңа нинди хәсрәт
Белмәдек төйнәлгәнен,
Әти-әнинең йөрәге
Ничек төзәлер инде?
Ул төнне яшен суккандай булды,
Синең үлүеңне ишеткәч.
Бисмилла укыгыз, диеп йөрисеңдер инде,
Караңгы кичләр, төн җиткәч.
Матур чәчәкләр куйдылар
Сагынып сүзләр әйттеләр.
Кайнар күз яшьләре синең
Кабереңә тамдылар.
Гөлия ГИЛЬФАНОВА.
Иске Усман авылы,
Камышлы районы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1699