Урының оҗмахта булсын, улым Илназ!

imageБисмилла әйтеп башладым

Бәетемнең башларын.

20 яшең тулгач, җир куенына кердең -

Ходай шулай язгандыр.

Бала чакта уйнап йөрдең

Чулпанның болынында.

Газраил саклап торган

Барасы юлларыңда.

Эшкә диеп киттең, балам,

Ерак Себер ягына.

Соңгы тапкыр озатып куйдым

Самолет вокзалына.

Барып җиткәч эшкә чыктың,

Үләсеңне белмәдең,

Әниең, бабаң, әбиең белән

Бәхилләшеп китмәдең.

Илназым жыйган чәчәкнең

Зәңгәре бар, алы юк.

Илназымны акка төреп китерделәр,

Гәүдәсе бар, җаны юк.

Синнән калган киемнәрне

Ранис иркәң кияр инде.

Илназ абыем юк бит,диеп

Йөрәге әрнер инде.

Иптәшләре килгән чакта

Илназым булмас инде.

Минем йөрәк сагышларым

Мәңге басылмас инде.

Киттең, балам, мәңгелеккә,

Бәхил булып кит инде.

Җаның тыныч булсын өчен

Дога кылабыз һәр көн.

Рузалия КАҺИРОВА.

Яңа Ярмәк һәм Чулпан авыллары.

samtatnews.ru

Просмотров: 2411

Один комментарий

  1. Нинди матур бала.Япь-яшь бит эле.Урыны ожмахта булсын.Авыр туфрагы жинел булсын.Ходай ярдэм бирсен аналарына!