Яңа Мансур авылында “Карга туе” узды

Яңа Мансур авылы җирлеге җитәкчесе урынбасары (сулда) Илмир Гыйззәтуллин авылдашлары белән.

Яңа Мансур авылы җирлеге җитәкчесе урынбасары (сулда) Илмир Гыйззәтуллин авылдашлары белән.

Март башында Похвистнево районы Яңа Мансур авылы Мәдәният йорты бинасында да Карга туе узды. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илмир Гыйззәтуллин биредә яшәүче һәм читтән кайтучы авылдашларын “Карга туе” бәйрәме һәм 8нче Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, үзенең теләкләрен белдерде, шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан спонсорларның барысына да зур рәхмәт әйтте.

Аңардан соң Мәдәният йор­ты­ның сәнгать җитәкчесе Рә­ши­дә Фәйрушина кунакларны үзе­нең җырлары белән сәлам­лә­де. Тәслимә Фәхрет­динова, Га­­лимҗан Шәяхмәтов, Руфия Яһү­дина, Алия Ильясова, Зилә Шә­­рәфет­динова һәм мәктәп уку­чылары — барысы да күңелне кү­тә­рердәй бик матур җырлар, бию­ләр башкардылар, төрле сәх­нә күренешләрендә катнаштылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше елга буенда дәвам итте. Бире­дә, тирә-юньгә тәмле исләр таратып, зур казаннарда берничә төрле ботка пешә, само­варлар пар бөркеп кайнап утыра, ә киң өстәл өсте авылның социаль үзәге һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән милли аш-сулардан сыгылып тора иде.

Тирә-юньдә яңгыраган көй-моңнарны тыңлый-тыңлый, “Карга туе” бәйрәменә килү­че­ләрнең яше, карты рәхәтләнеп үзара аралашты, тәмле ризык­лар белән сыйланды, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә спорт чараларында һәм төрле уеннарда катнашты. Шулай көн узганы сизелми дә калды. Өлкәннәр өйләренә таралгач, яшьләр өчен дискотека да булды әле. Язгы бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итте.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

КОНТЕКСТ:

Яңа Мансур авылында «Карга боткасы» үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 1148

Комментирование запрещено