Эчүчелектән котылуның берәр әмәле бармы?

8855dgbdb_002«Кызымны ничек тә айнытасы, рәткә китерәсе иде!», дигән язманы укыдым да, бик озак уйланып йөрдем. 

Урыс дәүләте барлыкка килгәннән бирле эчкечелек белән мавыккан, татар халкы ислам шәригате кысалары нигезендә, эчкечелек белән көрәшеп яшәгән. Ни кызганыч,  мең  еллар буе  аракыны  авызына  да  алмаган  татар кешесе  бүген  егылып  эчә.   Татар авылларында  авызыннан хәмер исе аңкып торган  хатын-кызларны, хәтта карчыкларны да очратырга  мөмкин. Минемчә,  мондый  аяныч  хәлләр   күпләрне  борчый торгандыр. Хатын-кыз  “шайтан  суы”н авызына бер алса, аннан  ансат кына  котыла  алмый, ихтыяр   көче  җитми шул.

Бөек Ватан сугышына кадәр татар авылларында эчмәгәннәр, диләр. Шулай да Совет  чорында милләттәшләребезнең эчүенә дә нигез  салынды. Ил белән җитәкчелек итү Брежнев кулына күчкәннән соң, аракы сатуда бераз чикләүләр булса да, әлеге процесс туктатылмады. Михаил Горбачев та эчкечелекнең тамырына балта чабарга маташып карады, тик тирәнгә киткән тамырлар бирешмәде генә. Борис Ельцин исә үзенә кадәр булган ил башлыкларының тырышлыгын бөтенләй юкка чыгарды.

Бу кадәр тырышу бушка китмәде, дөнья яралганнан алып, кешелек тарихында беренче тапкыр, халык саны арту, үрчү туктатылды. Ул гына да түгел, ничә еллар сугышып, күпме корбаннар биргән дәүләт соңгы егерме ел дәверендә кешелек дөньясының юкка чыгуына таба борылыш алды. 150 миллион халкы булган ил 140 миллионга калды, җәфаланып яшәү өчен дөньяга аваз салган гарип сабыйлар, балаларыннан баш тартучы исерек әниләр, хәер сорап йөрүче нарасыйлар – болар барысы да җитәкчелекнең зур тырышлыгы белән үстерелгән эчкечелек биргән җимешләр.

Җир йөзендә бердәм рәвештә, хәмерне хәрәм дип, халыкны аек акыл белән яшәргә өндәүче ислам динен тотучы мөселман шәригате кануннарына буйсынып яшәүче халыклар, ил җитәкчеләре тарафыннан ваһһабчылар, террорчылар исемлегенә теркәлеп, бүгенге көндә ислам динен юк итү өчен кулларыннан килгән бар тырышлыкларын эшкә җигәләр.

Дөрес, бүген эчүчелек шулкадәр азды ки, дин белән дә тыярлык түгелдер шул. Авылларда мәчетләр салынса да, йөрүчеләр аз. 70 яшьтән узган 5-6 карт кына күренә анда. Ак яулык бәйлисе апаларыбыз да ятып аракы эчә бит.

Үзенең тамырлары белән берегеп, кешелек дөньясын җимереп баручы эчүчелек чын мәгънәсендә заман проблемасына әйләнеп бетте түгелме соң?! Әлеге афәттән котылуның берәр әмәле бармы? Моның өчен нинди радикаль чаралар күрергә, нинди законнар чыгарырга кирәк?

Һичсүзсез, халыкның алкогольгә сабышуына каршы дәүләтнең көрәш программасы кирәк. Атап әйткәндә, спиртны һәм составында спирт булган эчемлекләрне дәүләт дәрәҗәсендә көчле наркотиклар дип тану зарур. Дәүләт хезмәткәренә турыдан-туры, яисә теге яки бу нисбәттә алкоголь бизнесы белән шөгыльләнү тыелсын. Барлык төр алкогольне дә җитештерүне һәм сатуны әкренләп киметергә. Алкогольне бары тик махсус кибетләрдә генә һәм, совет чорындагы кебек, 11дән 19 сәгатькә кадәр генә сатуны рөхсәт итәргә. Гаммәви мәгьлүмат чараларын халык арасында агарту эшләре алып бару һәм алкоголь куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында аңлатмалар бирү өчен файдаланырга. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны даими төстә максатчан итеп алып барырга.

Суга батучыны коткару – аның үз эше, дигән гыйбарә яши.  Бу хәлне бетерү хакында үзебезгә, халыкка, уйларга кирәктер шул. Хакимият әле боларның барысын да аңлаганчы, безнең инде бөтенләй юкка чыгуыбыз да ихтимал.  Җитәкчеләрнең әлеге проблеманы хәл итәргә һич кенә дә вакыты юк. Аларның үз кесәләренә акча туплыйсылары бар әле.

Г. САЛИХОВ.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1106

Комментирование запрещено