27 мартта Халыкара театр көне билгеләнеп
Элек-электән халык театрны яраткан, спектакльләргә йөрегән, тамашаны караган. Байларның үз сарайларында театр булган. Безнең дә үз театрыбыз бар һәм менә инде 96 ел ул халыкка хезмәт итә.
Камышлы халык театры узган юл — озын-озак, данлы һәм мактаулы. Театр күп еллар халыкка аң-белем тараткан, нур чәчкән. Үз теләкләре белән театр уйнап йөрегән һәвәскәр артистларның кайберләре халык күңелендә якты йолдыз булып кабынган һәм дистәләрчә еллар сүнмичә янган. Театр безнең газиз туган телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклаган.
Театр нәрсәдән башлана? Пьесадан, дияр идем мин. Пьесага режиссер җан өрә, ә артистлар тормыш, яшәү сулышы бирә.
Мин бүгенге язмамда Камышлы халык театрының тарихын язып тормыйм. Халык театры статусы күп еллар элек бирелсә дә, ул үзенең статусын югалтмый, аны яклап килә.
Әйләнә сәхнә, әйләнә,
Сибелеп кала еллар,
Сибелеп кала язмышлар,
Режиссерлар, геройлар…
Әйе… Еллар, язмышлар, геройлар сибелеп кала… Ә режиссеры юк. Менә 19 ел инде Гүзәлия Шакирова театрның алыштыргысыз режиссеры. Аның һәрвакыт ярдәмгә килердәй төп труппасы бар һәм алар, үзешчән артистлар гына булуларына карамастан, тамашачы күңелен яулап, үз рольләрен уңышлы гына башкарып киләләр. Алар арасында сәхнә йолдызлары булып балкучылар да бар инде. Шундый йолдызларның берсе турында булыр бүгенге язмам.
1973 елның ямьле май аенда, Хәҗәр апа һәм Зөфәр ага Кәримовлар гаиләсендә, биш баланың дүртенчесе булып дөньяга аваз сала Зөлия. Бик матур балалар дөньяга китерә бу гаилә: берсеннән-берсе матурны һәм гади колхозчы гаиләсе булуларына карамастан, сәнгатькә гашыйк гаилә була алар. Зөфәр ага белән Хәҗәр апа парлашып җырлап җибәрсә, пар былбыллар көнләшкән, биесәләр идәннәр дер селкенгән. Зөлия дә бик моңлы бала булып туган. Бала чактан җырга-моңга һәвәс булып үсә ул. Мәктәптә укыганда ук төрле чараларда катнаша: җырлый да, бии дә. Зөлиянең мәктәп сәхнәләрен дер селкетеп “Чегән кызы”, “һинд кызы”, “Татар кызы” биюләрен башкарганы күпләрнең исендәдер әле.
Ә өлкәнрәк сыйныфларда укыганда Зөлиягә театр “җене” кагылган. “Театрга мәхәббәтне бездә әктәс ага Гыйззәтов уятты. Ул һәр балага яраклашып, һәр баланың талантына күрә ролен биреп, безне үссендереп сәхнәгә тартты һәм без аның җитәкчелегендә тамашачы күңелен яулардай берничә спектакль куйдык”, диеп хөрмәт белән искә алды Зөлия әктәс аганы. әйе, әктәс абый чын мәгънәсендә сәнгать кешесе, бик күпләрнең остазы иде шул. Ул мәдәният өлкәсендә җитәкче урыннарда эшләгәндә безнең Мәдәният йорты гөр килеп торды:спектакльләр, бәйрәм чаралары, гармунчылар, җырчылар бәйгеләре… Казан-Камышлы сәнгать күперен салучы да ул иде бит.
Мәктәп еллары, чыгарылыш кичәсе артта кала. Студент еллары агымсудай тиз үтеп китә. Дипломлы белгеч: укытучы-оештыручы һөнәре алган Зөлия туган якларга кайта. Чая, чибәр, зифа буйлы, төпсез күлдәй үзенә тартып торган яшел күзле кызны байтак кына егет күзли дә… Шулар арасыннан берсен-гомерлек ярын кыз үзе сайлап ала шул. Барлык йолаларын китереп, гөрләтеп туйлар уздырдылар алар, 1992 елның август аенда. Шулай итеп, Зөлия сәнгатькә гашыйк Шәкүровлар гаиләсенә килен булып төште. Һәвәскәр шагыйрә Халидә апа һәм гармунчы Мөхәммәт ага улларының сайлаган ярын бал-май каптырып, күпереп торган мендәрләр салып каршы алды һәм бүгенгесе көнгә кадәр үз кызларыдай яратып яшиләр. Халидә апа белдекле кайнана булса, Мөхәммәт ага бала чакта әтисен мәңгелеккә югалткан кыз балага әтисен алыштырды: Зөлия яңадан авыз тутырып “әти” диеп дәшә башлады.
Раил белән Зөлия олыны-олы, кечене кече итә белүчеләрдән. Шуңа күрә алар, кайбер яшьләр шикелле, читкә дә чыгып китмәде, “котылдык чокырына” да күчмәде. Раилнең туып үскән йорты белән әбисе Фатыйма (әтисенең әнисе) янәшә булып, уртадан дуслык-татулык капкасы ачылган һәм ул гомер бакый ябылганы да юк. Яшьләр әти-әни янында түгел, ә менә һәр сүзе гыйбрәтле, күпне күргән булса да дөньяны гел матур яктан гына күрә белүче, изге әбекәй белән торып киттеләр һәм бүген дә әбиләрен сагынып, рәхмәт әйтеп искә ала алар. Дөрес, йорт-җир күптән инде заманча үзгәртелде, бик зәвыклы. Зәвыклы, дигәннән. Киемнәре, тормыш-көнкүрешләре дә бик тә зәвыклы Шәкүровларның. Аларны гел сокланып күзәтәм мин.
Зөлия һәм Раил үзләредәй чибәр, акыллы, тәүфыйклы ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ранил мәркәзебез Казанда университетны кызыл дипломга бетереп, өлкәбез Самарга эшкә урнашты, бүгенгесе көнне икенче югары белем ала, ә Ралина 9 сыйныф укучысы. Ранил бабасы, әтисе кебек гармунда уйнаса, Ралина әбисе кебек шигырьләр ярата, үзе дә шигырьләр яза һәм әлбәттә инде әнисе үрнәгендә өздереп бии дә, җырлый да. Балаларга әти-әни үрнәк өлгесе булса, балалар өлкәннәрнең горурлыгы. Алдагы көннәрдә дә шундый булып калырга, әти-әниләренә, әби-бабаларына бары тик шатлык кына китереп торырга язсын аларга Ходай Тәгалә. үз вакыты белән тиң ярлары да насыйп булсын аларга.
Сине аңлаучы, сине яратучы, һәр кылган гамәлеңне аңлап торучы гаиләң булганда гына иҗат белән шөгыльләнеп буладыр ул. Шундый таянырдай гаиләсе булганга күрә дә Зөлия төп эшен дә яратып эшли (социаль- ярдәм күрсәтү үзәгендә бүлек мөдире ул), театрда уйнарга да өлгерә, барлык әдәби-мәдәни чараларда да катнаша: Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Чишмә” фольклор ансамбле солисткасы да ул, социаль-ярдәм үзәге каршында эшләп килүче “Сударушки” ансамбленең сәнгать җитәкчесе дә.
Зөлия кино яки театр артисткасы булып киткән булса… Бер кешедә зифа буй-сын, нәфис йөз, матур күзләр, аккош канатыдай сыгылмалы куллар һәм сихри тавыш бергә ничек җыйналгандыр… Мин аны Элизабет Тейлорга охшатам-чибәр! үзебезнекеләргә килгәндә… Исламия Мәхмүтова чалымнары бар аңарда. ә менә “Беренче театр”ны караганда мин аны яраткан артисткам Фирдәвес әхтәмова белән чагыштырып утырдым. Нинди генә рольдә уйнаса да, образын биреп, җиренә җиткереп уйный Зөлия, яратып уйный. Зөлиянең каһарманнары бик нәзакәтьле дә, бик ямьсез дә була алалар. Тормышның үзе кебек. Иң мөһиме актрисаның адәм балаларына хас булган күңел һәм хис тибрәлешләрен тапшырырга сәләтле булуында… Алдагы көннәрдә дә парлы булып, сөеп-сөелеп, иҗат ялкыннарың сүндерми, безне яңадан-яңа рольләрең белән куандырып, бәхеткә төренеп яшәргә язсын сиңа, Зөлия!
Бәлки әле пар канатың белән парлап уйнауларыңны да күрергә насыйп булыр безгә. Чөнки, театр яратучы халык аның да өздереп гармун уйнавын да, моңлы итеп җырлавын да, театрда уйнавын да белә. ә нигә? Җитәкче дә кеше бит. ә сәхнә ул-сихерле дә, тылсымлы да. Анда бер мендеңме, тиз генә төшәм димә!
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1293