Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: «Болгарларның иң борынгы бәйрәме кайтты безгә әйләнеп»

sroki-sdachi-otchetov-za-1-kvartal-2016Нәүрүз дигән бәйрәм безгә
Килеп кергән фарси теленнән.
Табып алдым үзен эзли торгач
Узган гасырларның эзеннән.

Җир уянган бу вакытта,
Пар чыгарып җылы түшеннән.
Елгаларда су калыккан —
Болыннарның уйсу төшенә.

Назлап кына яз җилләре
Тау башларын ялап киптергәч,
Гөрләтеп бәйрәм кичләрен
Җырлап-биеп яшьләр типтергән.

Куәт биреп кояшка
Аланнарга учак ягылган.
Кышны калдырып хурлыкка,
Карачкысы утка салынган.

Нәүрүз бәйрәменә атап
Пешерелгән тәмле коймаклар -
Яңа ел туды бүген, дип
Ашаганнар баллап-каймаклап.

Бүләк ясап чәчәкләрдән,
Такыялар үреп алардан,
Бәхет сорап киләчәккә
Утлы хисләр анда яңарган.

Нәүрүзне, соңлап булса да,
Насыйп итте безгә белергә.
Аның серен, гүзәллеген
Тарих пәрдәсеннән күрергә.

Болгарларның иң яраткан,
Иң борынгы олы бәйрәме
Кайтты безгә бик ерактан,
Үткән заманнардан әйләнеп.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1302

Комментирование запрещено