Русия империясе чорында яхшы яшәдекме?

tsar«Яшь чакта агачлар да биегрәк, чирәм дә яшелрәк булды» дигән кебек, соңгы вакытта Советлар Союзын сагынып искә алучылар ешайды. Ул гына да түгел, хәзер Интернет киңлекләрендә, аерым матбугат чараларында Русия империясен күккә чөйгән язмалар да очрый. Һәм күбебез аларга ышана, чөнки шул заманнарның тере шаһитлары юк бит инде…

Революциягә кадәр Русиядә яшәешне тасвирлаучы мәкаләләрдә «халык иртәнге ашка француз күмәче ашаган, ә эшчеләрнең өйләрендә хезмәтчеләр булган», диелә. Ләкин бу сүзләрнең уйдырма икәнен күрсәтер өчен бер генә факт китерү дә җитә. Русия империясе грамотасыз ил саналган. Хәрби статистика күрсәткәнчә, Беренче бөтендөнья сугышы елларында никрутка алынган ирләрнең 61 проценты хәтта үз исемнәрен дә укый-яза белми. (Татарлар, финнар, Балтыйк буе халыклары арасында андыйлар 15 проценттан артмаган үзе, алай да бу гомуми картинаны яхшырта алмый). Хатын-кызлар арасында грамоталык тагын да түбәнрәк дәрәҗәдә булуын исәпкә алсак, патша империясенең никадәр «алга киткәнен» чамалавы кыен түгел. Чагыштырыр өчен: сугышта катнашкан Англия, Франция, Америка Кушма Штатлары никрутлары арасында грамотасызлар 1-4 процент тәшкил иткән, ә Германиядә нибары 0,04 процент!

Шунысын да истә тотарга кирәк – алдынгы һәм имин илләрдә революцияләр булмый. Ә инде дәүләтнең өстен аска китерүче коточкыч инкыйлаб килеп чыксын өчен, чыннан да, җитди сәбәпләр кирәк. Халык тик торганнан коммунистларны хуплап, аларга теләктәшлек күрсәтмәс иде. «Кечкенә генә баш күтәрүчеләр төркеме», хәтта «чит илдән поезд вагонында килгән миллионлаган акчалар» ярдәмендә дә, иске режимны җимерә алмый. Чөнки 1917нче елның 25нче октябреннән соң 5 ел буена сузылган канкоеш – гражданнар сугышы да булды, һәм анда күпчелек халык катнашты. Димәк, Русия империясендә яшәүчеләрне үз гомерләрен кызганмыйча системага каршы көрәшергә ни дә булса этәргән. Һәм ул сәбәп бик саллы була.

Тарихыбыздан гыйбрәт алып яшәсәк иде!

Аurupatatarstan сәяси платформасы.

«Безнең гәҗит».

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено