3 апрельдә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Зур концерт” дип аталган тамаша узды.
Мондый концертлар төнге күк йөзен хәтерләтәләр: сәхнәдәге җырчылар да һавадагы йолдызлардай җемелдиләр. Тик йолдызларның барысы да бертөрле булса, артистлар исә үзенчәлекле. Аларның һәркайсының үз образы, имиджы һәм, әлбәттә, үзенә генә хас тавышы. Мондый концертлар тамашачыга шул төрлелекләре белән ошыйлар да инде. Шуңа күрә зал халык белән шыгрым тулы, бигрәк тә яшьләр бик күп иде.
Халык һәрбер җырчыны яратып, ачык йөз белән, бик яхшы кабул итте. Бар көченә озак кына кул чапкан тамашачы өчен концертны алып баручы Гөлназ Сәфәровага һәм Айваз Садыйровка һәр артистны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарырга туры килде.

«Артур & Марат» дуэты, Ризат һәм Зинирә Рамазановлар, Гөлназ Сираева яңа җырларын һәм иҗатларына гашыйклар яратып өлгергән хитларын тәкъдим иттеләр.

«Зур концерт” күләме буенча гына түгел, ә эчтәлеге буенча да зур булып, киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы Филүс Каһировның чыгышы белән тәмамланды. Татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүчегә тамашачылар арасында “Браво!” дип кычкырып, сызгыручылар да булды. Татарстанның атказанган артистына “Бис!”ка җырларга да туры килде.
Просмотров: 1821