4 апрельдә Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегенә йөрүче олыларыбыз белән Камышлыга бардык.
Бу очрашу «Килдек, дуслар, сезне сагынып» дип аталды. Кичәне Камышлы социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чаралар оештыручы булып эшләүче Рәмзия Әсәдуллина алып барды.
Районыбызның социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Наилә Таһировна Габидуллина олыларыбызга исәнлек-саулык теләде һәм: «Туганнарыгызга, дусларыгызга да безнең социаль реабилитация бүлекләре турында хәбәр итегез, ялгызлары гына бикләнеп утырмасыннар, мөмкинлектән файдаланып, рәхәтләнеп очрашсыннар, аралашсыннар, - диде.
Бүлек мөдире, Иске Ярмәк авылында туып үскән Рушания Диндарова Камышлы һәм Иске Ярмәк авылларыннан җыелган олыларның һәр чыгышларын куәтләп, рухландырып торды. Сәхнә ветераннары Люция Ибраһимова, Гөлфия Йосыпова, Тәслимә Шәрәфетдинова башкарган җырларны бик ошатып тыңладылар. Йосыпова Миңнур апабызның Муса Җәлил иҗат иткән ”Яшь ана” шигырен укып үтүе дә беркемне дә битараф калдырмады. Вафина Рәшидә апабыз тальянда уйнап, яшьлек елларына кайтарып килгән сыман тоелды.
Якташларыбыз арасында шигырьләр язучы, кул остасы Галимә Әхмәтшина да бар иде. Аның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырганнар, искиткеч матур итеп эшләнгән чигешләрен карап үттек.
Олыларыбыз арасында иң өлкән булган, быел 85 яшен тутырган Сәлахова Фатыйма апабыз да булды. Аңа карап, яшәү серенең, тормыш мәгънәсенең халык арасында, яхшы уйларда булуына тагын бер кабат инандык.
Рәхәтләнеп җырлашып-биешеп, аралашып утырдык. Ахырдан гына бик тә тыйнак булган Гафифә апа Хәйретдинова үзенең шигырьләрен укып үтте. Мин аның иҗат җимешләрен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм.
Бәхет
Мин бәхетле булдым, — дия берсе.
Бәхетсез мин, — дия кайсыдыр.
Нәрсә бәхет? Нинди икән төсле?
Аны һәркем үзенчә аңлыйдыр!
Шакшы җанлы кеше шатланадыр
Пычрак уен эшкә ашыргач.
Каты җанлы кеше мактанадыр
Үз иптәшен утка батыргач.
Саран, вак күңелле җан иясе
Бәхет татыр байлык җыелгач.
Мактанчыкның һавада түбәсе
Үзен мактар сүзгә туенгач.
Ә минемчә, бәхет гади нәрсә:
Беренчедән, күңел сафлыгы,
Икенчедән, күршең кайгы күрсә,
Ярдәм кулы сузу атлыгып.
Ятимнәргә, сырхау, карт-корыга
Шәфкать нуры салу — зур бәхет.
Җәлләмәгез җылылык алардан,
Зурлар сезне Ходай һәрвакыт.
Алтын-көмеш коймый шул бәхетне,
Кеше булу кирәк һәркайда.
Гадел яшәү — тормышның ләззәте,
Зуррак бәхет булмас дөньяда!
Яшьлек
Яшьлек үтте, акты сулар сыман,
Хатирәләр генә калдырып.
Кадерлерәк нәрсә юктыр аннан,
Нигә булмый икән кире кайтарып?
Бала туа… Ата-ана
Бәхет теләп каршы алалар.
Үсеп җиткәч газиз балалары
Тормыш корып яши башлыйлар!
Тормышның да көзе җитеп килә,
Имин, матур булсын ул берүк.
Кара төс булмасын ул берүк,
Кара төс булмасын, булмасын, балкысын гел
Көзләре һәркемнең алтын күк.
Миңнур апай Йосыпова белән Гафифә апабыз Хәйретдинова мул ризыклы өстәлләр тирәли туган-тумачалар, якыннар хөрмәтенә догалар да укыдылар. «Без бу кичәдән күңелләребезгә шифа алдык, вакыт сизелмичә дә бик тиз үтте, ләкин бу очрашуның шатлыклы мизгелләре әле озак хәтеребездә сакланып калачак», — диештеләр олыларыбыз ахырдан.
«Менә шулай беренче тапкыр гына күрешсәк тә, аңлашырга шул җитте. Безнең йөрәкләргә кадерлеләребез булып кереп урнаштыгыз. Күңелле очрашулар тагын да насыйп булсын иде, - диеп, истәлеккә “Сәлам” газеталары калдырып, без инде кайтыр юлга кузгалдык.
Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чараларны оештыручы булып эшләүче Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Просмотров: 1303