Болгарская исламская академия получила официальный статус юридического лица / Болгар ислам академиясе теркәлү узды

1460030769_bolgarskajaislamskajaakademijadumrtБолгарская исламская академия прошла официальную регистрацию в едином государственном реестре юридических лиц, сообщается на сайте ДУМ РТ. Отныне ее полное наименование: Мусульманская религиозная организация духовная образовательная организация высшего образования «Болгарская исламская академия».

В настоящее время у БИА есть уже свой проект. Здание учебного заведения будет расположено юго-восточнее Белой мечети (город Болгар).

В дальнейшем здесь можно будет получить высшее профессиональное (магистратура, докторантура) и дополнительное образование. Кроме того, будут работать пять кафедр — исламской экономики и права; Корана, сунны и вероучения; менеджмента и государственно-конфессиональных отношений; арабского языка и литературы; татарского языка и литературы. Здесь же будут располагаться болгарский совет улемов, всероссийская библиотека ислама, экспертный совет, центр изучения татарского богословского наследия и др.

Церемония закладки памятного камня на месте создания Болгарской исламской академии пройдет 21 мая 2016 года, в День официального принятия ислама Волжской Булгарией.

* * *

4 апрельдә “Болгар ислам академиясе” югары дини белем бирүче мөселман дини оешмасы Бердәм дәүләт реестрында теркәлү узды.

Әлеге оешманы гамәлгә куючылар – Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте, Үзәкләшкән дини оешма – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте.

Болгар ислам академиясендә югары һөнәри белем бирүче уку йортларына керү өчен әзерлек курслары, югары белеме булган белгечләр өчен  квалификация күтәрү курсларын уздыру, вузлардан соң һөнәри белем, балаларга өстәмә белем, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү һәм башка уку-укыту эшләрен оештыру каралган.  Ислам Болгар академиясе халыкара дини, фәнни гыйлем үзәге булыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 4 ноябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында»гы Указны имзалаган иде.

2016 елның 21 маенда, Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә,  Болгар ислам академиясе бинасының нигез ташын салу чарасы үткәрелә, дип җиткерә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Просмотров: 1370

Комментирование запрещено