Туган-үскән җирләремнең бер газиз баласы мин

imageИсәнмесез, минем өчен якын һәм кадерле булган авылдашларым, туганнарым, дусларым! Сезгә күп сәламнәр җибәреп калучы Чулпан авылы кызы Румия диеп белерсез. Мин искиткеч гүзәл табигать  почмагында, Чулпан авылында туып үстем. Башлангыч сыйныфларны туган авылымда укыдым, аннан 4нче сыйныфта Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенә йөреп укыдым.  5нче сыйныфка кергән елны без гаиләбез белән Волгоград шәһәренә күчеп киттек.

Бик оялчан, уңган-булган, ягымлы кыз булып үсеп җиттем. Эчәр суларым туган якларда булгандыр инде, җәйге ялга кайткач Камышлы егете белән таныштым һәм аның белән гаилә кордык. Бик матур гына башланып киткән гаилә тормышы, күп тә үтми таркалды. Бик кыенлык белән генә улымны дөньяга китердем. Туганда ул да чирләшкәрәк иде. Чирле килен, чирле бала иремә дә, аның әти-әнисенә дә кирәмәдек. Баламны алып әти-әнием янына кайттым.

Башта бик кыен булды. Ләкин мин алга барырга, улыма да яхшы тәрбия бирергә, үземә дә бу тормышта югалып калырга түгел дигән шигарь белән яшәргә көч таптым. Читтән торып укып, югары белем алдым, яхшы эшкә урнаштым, зур урыннарда эшләдем. Аллаһыга шөкер, тормыш юлымда мин башка начар ниятле кешеләр очратмадым. Мин өр-яңадан яши башладым: өй төзеп кердем, улымны тәрбияләдем, аның белән бергә чит илләр күрергә дә, диңгез буйларында ял итәргә дә вакыт таптым. Һәм инде үземне бәхетле итәрдәй ир-егетне дә очраттым. Ул хәрби иде. Ренатымны да үз улыдай күргән сөеклемә тагын бер малай табып куандырдым.

Ләкин миңа парлы булып яшәргә Ходай Тәгалә язмагандыр инде. Без якын кешебезне мәңгелеккә озаттык. Югалтуны бик авыр кичердем. Ләкин миңа яшәргә, алга таба барырга иде, чөнки минем улларым бар!

Ренат белән Эдуард бик акыллы, инсафлы балалар булып үсеп җиттеләр, илебез башкаласы Мәскәүдә университетларда укып югары белем алдылар. Ренат улым гаиләле. Туйларына 2 катлы зур йорт бүләк иттем балаларыма. Киленем дә бик акыллы бала, миңа ике онык та бүләк иттеләр инде. Эдуард улыма 27 яшь. Әлегә гаиләсе юк. Ул да үз тиңен тапсын иде диеп теләкләремне телим. Бәхетле булыр өчен бар да бар аның.

Хәзергесе көнне мин бик бәхетле ана һәм әби. Тик менә якыннарым гына мәңгелеккә күчте. 2014 елда әтием Арысланны җирләдек, күптән түгел әнием Кәүсәр дә бакыйлыкка күчте. Әти-әниемә кадер-хөрмәтне күрсәттем диеп уйлыйм. Авыргач әтине дә,  инсульт алып 10 ел урын өстендә яткан әниемне дә карадым, бик зурлап соңгы юлга озаттым. Ләкин бала әти-әни каршында беркайчан да бурычын түләп бетерә алмыйдыр ул. Әти-әниләрнең исән чакта кадерләрен белик, кадер-хөрмәт күрсәтик, хәлләрен белик.

Әй, кыен да икән лә якыннарны югалту! Аларны өзелеп сагынганда туган шигырь юлларымны шушы хат аша сезгә дә юллыйм.

Әнием, җанкаем, алтыным!

Нигә миңа дәшмисең?

Хәерле иртә, кызым, димисең?

Әй, әнием, исеңдәме

Икәү мунча кереп кайтып,

 Тәмле чәйләр эчә идек.

Туган илне, туганнарны,

 Авылдашларны искә алып

Гөрләшеп утыра идек.

Әнием дәшми…

Миңа карап елмаймый…

Кызым, балам, кара саклан,

 Син кадерлем, син бәбкәм

Дими!

Ходаемнан сорыйм ялварып:

Караңгы гүрләрен якты ит,

Оҗмах ишекләрен ач, диеп.

Әтием белән күрештер дә,

Җәннәтләргә үзләрен керт диеп.

Кадерле туганнарым, авылдашларым! Исәнлектә изге гамәлләр кылып, дөньяның матурлыгын күреп, якыннарыгызны югалтмый яшәвегезне теләп калучы Румия МИНЕБАЕВА-БОЛДЫРЕВА.

Волгоград шәһәре.

«Камышлы хәбәрләре.

 

Просмотров: 1633

2 комментариев

  1. Алланын Рахматларе яусын!Мин,туган авылыма кайта алмадым,кадерле/атием б-н аниемне/мархумнарне/карадым,ташлап кита алмадым.Тырышам,Алла телася,кайтырга!Румия-Волгоград шахарендя,яшауче.

  2. Румия, почаще надо бывать на Родине! Какое это счастье! Просто, ходить по нашей земле и дышать ее чистым воздухом!!! Э «Таш-чишмэ» суыннан туеп булмый!!!