Соңгы елларда авыл халкы бәрәңгенең уңышы начар булудан зарлана. Кайберәүләр, тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгене үстереп азапланганчы, дип аның мәйданын киметеп куйды. Моның сәбәбе дә бар. Авылларда орлык бәрәңгесенә кытлык.
Заманында колхозлар гөрләп эшләп торганда авылда орлык табу проблемасы булмады. Сер түгел, ул заманда колхоз малы уртак мал иде. Хуҗалыкка кайткан сортлы бәрәңге һәркемгә җитте. Тик замана шаукымы белән бәрәңге игүче хуҗалыклар саны кимеде. Менә шуннан соң башланды да инде бу проблема. Ә бит белгечләр орлык юнәлешендә эшләми түгел, эшли. Ел саен суперэлита бәрәңгеләрне үстереп сатуга чыгарып торалар. Апрель ахыры – май башларына орлык бәрәңгесе сатылып бетә.
Каян алырга?
Бу эш белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре безнең яклар өчен кулай булган сортларны гына үстерергә киңәш итә. Теләсә нинди бәрәңге утыртмаска куша. Ник дисәк, халык орлыгын алмаштыру нияте белән кибетләрдә сатыла торган бәрәңге утырта башлады. Гадәттә, зур сәүдә нокталарындагы бу “икенче икмәк” чит илләрдән кайтартылган була, димәк, безнең климат шартларына яраклашмаган. Бүлбеләрдә төрле авырулар да булуы бар. Шуның аркасында бакчадагы туфрак зарарланырга һәм ул авыру башка сәламәт бәрәңгеләргә күчәргә мөмкин.
Әнә шундый хәл килеп чыкмасын өчен, белгечләр орлыкны махсуслашкан кибетләрдән генә алырга киңәш итә. Бәрәңге игүче фермерлар да үзебезнең якларга яраклашкан, галимнәр тарафыннан өйрәнелгән орлыкларны гына кулланырга тырыша. Алардан да алырга була. Нинди сортларны утыртыргамы? Институтның биотехнология бүлеге мөдире Фәния Җамалиева сүзләреннән аңлашылганча, безнең яклар өчен иртә өлгерә торган – “Жуковский ранний”, “Удача”, “Регги”, уртача өлгерешле – “Невский”, “Кортни”, соң өлгерә торган “Рокко” сортлары әйбәт.
Белгеч аңлатуынча, институтта елның-елында язгы чорда орлык өчен бәрәңге сату оештырыла. Быел да бу эш башланып киткән. “Эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр аны институтка килеп алырга була. Бәрәңгене шимбә көнне дә алырга мөмкин”, – ди Фәния ханым. Килосы 50 сум тора икән.
Җир җылынмый ярамый
Күпләр, “икенче икмәк”не кайчан утырту дөрес икән, дип кызыксына. Бу хакта белгечтән сораштык.
– Туфрак җылынмаган килеш утырту дөрес түгел, – ди Фәния ханым. – Безнең шартларда бәрәңгене майның беренче һәм икенче декадасында утырту кулай. Аннан да соңга калсаң, уңышы ким булачак. Бәрәңге туфракта булган дым белән тишелеп, формалашып калырга тиеш. Соңга калып утыртканда дым запасы да кими, мул уңышка өмет баглап булмый. Шунысын да әйтергә кирәк: җирне әзерләгәндә аны ашлау да сорала. Тиешенчә тирес кертелгән бакчаларда минераль ашламалар кулланмасаң да була.
Утырткан вакытта орлыкны яровойлаштырырга да кушалар. Берничә атна кала утыртасы бәрәңгене кояш нурлары төшә торган бинага куярга киңәш ителә. Бу вакытта бүлбеләр “борын” төртеп, булган авыруларның кайберләре юкка чыгарга мөмкин. Кайбер бакчачылар утыртыр алдыннан көл дә сибә. Әлеге алым да файдалы.
“Уңыш” утыртсаң, яхшырак
Бәрәңгене колорадо коңгызына каршы алдан ук эшкәртеп утырта башладылар хәзер. Бу үзен нык аклый, диләр. “Престиж” препараты белән эшкәрткән очракта җәйге чорда бакчадан коңгыз җыеп азапланасы булмаячак. 1 тонна утырту бәрәңгесенә нибары 0,8 л агу кирәк. Аны 5-10 литр суга кушарга киңәш итәләр.
“Икенче икмәк”нең үз авырулары да бар. Соңгы елларда алар коры һәм юеш черек белән “интегә”. Кышкы саклауга куйганнан соң бәрәңге чери башлый. Ел коры булса – коры, киресенчә, яңгырлы елларда юеш булып чери, дип аңлата белгечләр. Әлеге авыру белән чирләгәндә бәрәңгенең тишелеше дә начар була, тишелгәч тә үсеп китә алмый, кайберсе шиңә. “Узган ел республиканың көньяк-көнчыгыш районнары корылыктан интексә, төньяк районнарда, киресенчә, яңгыр күп яуды. Нәтиҗәдә яңгырлы урыннарда үскән бәрәңгеләр дымнан “тончыкты”, – ди Фәния ханым. Юеш черек аеруча куркыныч. Саклауга куелган “икенче икмәк” бозылмасын дисәк, казып алганнан соң аны яхшылап җилләтергә кирәк. Саклауга куйганнан соң да өрдергечләр ярдәмендә һаваны сафландырып, тиешле шартлар тудырырга кушалар.
Фәния Җамалиева әйтүенчә, юеш черек авыруына “Невский”, “Удача” сортлары бирешми. Яңгырлы вакытларда да бу сортлар “һава суларга” сәләтле. Ә менә чит илләрдән кайтартылган һәм шулай ук үзебезнең галимнәр уйлап тапкан башка яңа сортлар да бу төр авыруга, ни кызганыч, каршы тора алмый.
Фарсель Зыятдинов, танылган бакчачы:
– Шәхси хуҗалыкларда да чәчү әйләнешен булдырырга кирәк. Бакчаларына күпьеллык үлән чәчүчеләр күп хәзер. Аны 3 елдан соң кабат сукалап, бәрәңге җире итәргә була. Тик бу вакытта чүп үләннәргә үсәргә ирек бирмәскә кирәк, печәнне гел чабып торырга киңәш итәм. Печән үскән җирнең туфрагы уңдырышлы була. Бәрәңге үскән урынны да ял иттерергә мөмкин. Ул өлештән уңышны казып алу белән арыш чәчеп куярга кирәк. Яз көне исә ул урынны сукалап, кабат бәрәңге утыртырга була.
Нотфулла Гарипов,бакчачы (Балтач районы, Нөнәгәр авылы):
– Мин озак еллардан бирле бәрәңге үстерү белән шөгыльләнәм. Сезнең уңыш ни өчен ел саен мул була, дип сорыйлар. Моның сәбәбе гади – сортлар белән күп эшлим. Почта аша төрле җирләрдән соратып алам. Безнең яшелчә бакчасы тәҗрибә кыры кебек. Һәр сортны аерым үстерәм, саклыйм. Иң отышлы дигәннәрен генә бәрәңге бакчасына чыгарам. Кайбер елларда 15тән артык сорт сыныйм. Бүлбеләрне артык тирәнгә утыртырга кирәкми. Көрәк белән утыртканда 5-8 см тирәнлек бик җитә. Тирән утыртсаң, ул озак тишелә. Салкын җиргә шулай ук утыртырга ярамый, бу вакытта орлык сыйфатын югалтырга мөмкин. Утырту өчен бәрәңгенең тавык йомыркасы зурлыгындагыларын сайларга киңәш итәр идем. Ә менә ярып утыртканда, аны буйга ярырга кирәк.
“Ватаным Татарстан” (№ 48, 08.04.2016).
Просмотров: 1362
Бәрәңге юк диеп зарланасыз,аның бер генә сәбәбе гөшерен бирмисез,сөт бетте шуның эчен. марталар юкка чыга гөшер туләнмәгән эчен газиз дин кардәшләрем. Уйлап карагызда йөгерегез имам янына кемгә и күпме туләргә ул барында аңлатыр. Харәм ашауга керә ул гөшер түләмәү.