12 апрель – Космонавтика көне
Мин бу авылдашымны ике-өч ел элек, Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда гөрләп узган Филүс Каһиров концертында очраттым. Рәфыйк абый Ваһаҗевның Иске Ярмәк авылы тарихчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать абый Мөхәммәтҗановның “Прогресс” космик кораблар төзү заводында эшләүче олы улы икәнлеген генә белә идем. Рәфыйк абый, киң күңелле кеше буларак, бу кимчелекне төзәтеп, якыннанрак танышу нияте белән мине кунакка да дәшкән иде. Ләкин бу очрашу быел гына насыйп булган икән.
Менә без Әлфия һәм Рәфыйк Ваһаҗевларның зур өч бүлмәле фатирларында чәй эчеп утырабыз. Хуҗабикә мин килгәнче балконда әлсерәп утырган үсентеләрен аерып, су сибеп йөри иде. “Шәһәр пенсионерларының шатлыгы шул инде — башта дача сезонына әзерләнү, аннары җыеп алган уңыш белән көрәшү”, — дип көлешеп алдык та, Рәфыйк абыйның космик кораблар төзүче булып китүе турында сөйләшә башладык.
Сүз, әлбәттә, җиде балалы гаиләдә үскән малайның балачак хыялларыннан башланды. “Авыл өстеннән очып узган самолетларга карап, аларның төзелеше нинди икән, дип уйлана идем. Шундый зур тимер әйбернең һавага күтәрелә алуы миңа могҗиза булып тоела иде. Шуның эченә кереп карау, аны һавага күтәрә торган көчнең нәрсәдән барлыкка килүен беләсе килә иде”, — дип истәлекләрен яңарта башлады әңгәмәдәшем. Бу хыял тора-бара катгый карарга әверелә һәм ул очучы яисә самолетлар төзүче булырга карар кыла. Малай бит әтисенең: “Син һәрбер эшне шулай итеп эшлә, хәтта аны башка кеше синнән яхшырак эшли алмасын”, — дигән кагыйдәсен үзенә девиз итеп ала һәм бер башлаган эшен ахырына җиткермичә тынычланмый.
Яхшы билгеләргә мәктәпне тәмамлаганнан соң Рәфыйк Куйбышев авиация институтына керергә дип, шәһәргә китә. Ләкин конкурстан узмый һәм Чапаевскиның техник училищеларының берсендә укып, аны гел бишле билгеләренә генә тәмамлый һәм армиягә алына. Хезмәт иткәндә дә ул үзенең төп максаты турында уйлап эш итә: батарея комсоргы, хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы буларак аның исеме хәрби частьнең Почет кенәгәсенә языла һәм хезмәтен тәмамлаганда аңа шәһәр комсомол комитетына юллама бирелә. Куйбышевның комсомол комитетына юллама тотып килгән егетнең теләге белән кызыксыналар. “Әлбәттә теләгем бар, минем авиация заводына эшкә урнашасым килә», — дип җавап бирә егет.
Менә шулай Рәфыйк үз максатының койрыгына баса һәм эзлекле рәвештә хыялын тормышка ашыра башлый. “Комсомол яшьлегемдәге иң гүзәл чорым иде ул. Мин анда комсомол оешмасы секретаре Зиновий Гороховский белән танышып киттем. Ул яшьләр өчен бик күп чаралар оештыра иде, миңа коллективка кереп китәргә дә ул булышты”.
Самолетлар төзүче булырга хыялланган татар егете “Буран” космик корабының тышлыгын чүкеп беркетү эшеннән башлый. Үзе авиация институтының кичке бүлегендә укый. “Очучы булу хыялым тормышка ашмаса да, мин “Буран” корабын төзү эшенә үз өлешемне керттем”, — диде ул очучылык турындагы соравыма.
Югары белем алган Рәфыйк әфәнде башы белән производство эшләренә чума. Ул һәрчак иҗади эзләнештә була, гел яңалыкка омтыла. Мәсәлән, космик кораблар җитештерү производствосын яхшырту өстендә эшли, аның рентабельлеген үстерә, конкурентлыгын арттыра һәм шул ук вакытта диссертация яклау өчен бай материал да туплый.
Рәфыйк Әсгать улы гомер буе татарлар арасында кайный. Ул Татарстанның Чүпрәле районыннан Куйбышевка эшкә килгән Әлфия исемле кыз белән гаилә корып җибәрә. Сүз уңаеннан, Әлфия Татарстанның танылган җырчысы Габдулла Рәхимкуловның якын туганы да икән. Бәлки шуңадыр да, бу гаиләне татар концертларында, милли чараларда еш очратырга туры килә.
Татар концертларының берсендә ул “Прогресс” заводында эшләүче Мәгариф Раянов белән таныша. Бу шәхес Байконурга күчеп киткәч, үзе дә анда, Самарадагы милләттәшләре, фикердәшләре, хезмәттәшләре Азат Надыйров, Мансур Ямалетдинов, Әхмәт Нафигиннар кебек үк, татар оешмасы һәм ансамбле оештыра, Казан артистларын чакырып, концертлар ясый, үзе дә шигырьләр язып, берничә китап чыгара.
Ваһаҗев эш буенча Байконурга барган саен Раянов белән очраша, андагы татар җәмгыяте эшләре белән таныша, милли чараларга йөри. Менә бу мәкаләдәге фотоны да шуннан алып кайта ул. Беренче рәттә сулдан өченче — Мәгариф Раянов, ә икенче рәттә сулдан өченче — җырчы Гөлзада Сафиуллина басып торалар. Менә шулай Байконурда да, Куйбышевта да ракеталар төзү эше милли тормыштан аерылмыйча бара.
Авыл белән дә элемтәсен өзми ул. Кайтканда туктарга урын булыр дип, Иске Ярмәктәге төп йортны да сатмыйлар, мәчеткә садаклар бирәләр, әти-әнисенең каберен карап торалар. Әле келәмнәр дефицит чакта әтисе белән әнисенә яхшы келәм кайтарырга вәгъдә итә ул. “Ярар улым, ашыкма. Акчаң булгач алырсың әле. Ә инде без исән булмасак, син аны мәчеткә илтерсең”, — дигәннәр олылар. Шул әтисе-әнисенә вәгъдә ителгән келәм хәзер Иске Ярмәк мәчете идәнендә мөселманнарга намазлык булып хезмәт итә…
Рәфыйк әфәнденең тагын бер кагыйдәсе бар: “Кешеләргә яхшылык эшлә дә, оныт. Барыбыер ул сиңа яхшылык булып кайтачак”. Гомер буе ул кешеләргә ярдәм итеп яшәде. Күпме милләттәшләр аның тырышлыгы белән заводка эшкә урнашып, тормышта үз юлларын таптылар! Хәзер инде күрше-күләне, оныклары һәм балалары аларның бакчаларында пешкән виноград һәм җиләк-җимеш белән сыйлана. Менә мин дә аларда чәй эчкәндә туңдырылган кура җиләкне яратып ашаганымны күреп, Әлфия ханым миңа аны савыты белән тоттырды. “Кайткач, гаиләгез белән ашарсыз”, — диде.
…Без күрешми торган ике ел эчендә гаилә башлыгының тормышында зур үзгәреш булган икән. Рәфыйк Әсгать улы яраткан заводы белән хушлашып, лаеклы ялга чыккан. Үткән җәйне рәхәтләнеп дачада яшәгәннәр, быел да шуңа әзерләнеп яталар. “Нәрсә үстерәсез соң дачагызда?” — дигән сорауга җанланып китеп: “Унбиш сорт виноград!” — дип җавап бирделәр. “Шул хәтлене кая куеп бетерәсез инде?” “Чиләк-чиләк күршеләргә таратабыз, балаларга, оныкларга алып кайтып ашатабыз”. Әйе, Ваһаҗевларның “Яхшылык эшлә дә, оныт” кагыйдәсе ялга чыккач та үзгәрмәгән икән.

Беренче рәттә сулдан өченче — Мәгариф Раянов, ә икенче рәттә сулдан өченче — җырчы Гөлзада Сафиуллина Байконур космодромында.
Мәкалә язылып беткәндә, Рәфыйк абый редакциягә шалтыратып, “Прогресс” заводында эшләгән барлык милләттәшләрен, бигрәк тә авылдашларын — Рафаэль Әмировны, Наил Сафинны, Светлана Хәлилованы, Елена Гарипованы, Ләйсән Әхмәтованы Космонавтика көне белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет-сәгадәт, шатлыклы көннәр теләргә соралды. Без дә аның теләкләренә кушылабыз һәм барыбызга да аяз күк йөзе телибез.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1450
Знаю, горжусь знакомством