Көндәлек матбугатны күзәтеп барганнар игътибар иткәннәрдер. Гәҗитәләр, радио, телеканаллар Мәчәләйне телгә алалар. Безнең авылны «Татарстан — ЯҢА ГАСЫР» да читләтеп узмый. Авылыбызда яшьләр кими барса да, олылар, балалар актив тормыш алып баралар. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу буенча, аларны яшь буынга тапшыру юнәлешендә зур хезмәт куела.
Без нинди эшкә тотынсак та, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәләмнең әйткән сүзләрен исебездән чыгармыйбыз: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне яхшы эшләргә боерган. Аллаһы сезнең тышкы кыяфәтегезгә йәисә байлыгыгызга карамый, сезнең күңелләрегездә ниләр барлыгына һәм гамәлләребезгә карый».
Мәчетебездә вәгазь кичәләре гадәти хәлгә әйләнде.Халыкка Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим сүзләре ирештерелә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре — үзе бер тәрбияви чара.
Кышларын авыл Мәдәният Сараенда татарның атаклы «Аулак өй»кичәләре бик оста итеп оештырыла. Март ае җиткәч, халкыбызның борынгы бәйрәме — «Нәүрүз»не зурлыйбыз. Язлар тәмамланып, җәйләргә күчкәндә, гөрләтеп Сабан туйларын уздырабыз. Бу юнәлештә мәктәп укучылары һәм укытучылары армый-талмый эшлиләр. Бигрәк тә татар теле укытучылары көч куялар. Аңлашыла да инде. Алар — халкыбызның мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын бик яхшы белүчеләр.
СССРда бердәнбер Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган кичә югары дәрәҗәдә үтте. Аны татар теле укытучысы Касыйм кызы Зөләйха Мияссарова һәм «Ак калфак» җәмгыятенең җитәкчесе — Зәки кызы Бибинур Газизова оештырдылар.
Шул ук вакытта без бит әле татар дөньясында уздырылган бәйгеләрдә, фестивальләрдә дә катнашып киләбез һәм мактаулы урыннарга лаек булабыз. Гали авылында «Халкым минем» фестивалендә түбәндәге авылдашларыбыз катнашты:
Булатов Рөстәм (9нчы сыйныф укучысы).
Уразмәтов Руфил (10нчы сыйныф укучысы).
Газизова Бибинур.
Мияссарова Зөләйха.
Исмәгыйлева Асия.
Канюкаева Разия.
Субеева Сәгыйдә.
Һәр тамаша — авылыбыз өчен зур вакыйга. Шулай да «Әбиемнең күңел сандыгы» исемле җырлы, биюле, шигырьле тамаша күңелләрне моңга да чумдырды, уйландырды да, йөрәкләрне дәртләндерде дә. Сәхнә пөхтә итеп, узган гасырның 30нчы — 40нчы еллар рухында бизәлгән. Кызлар үзләренең кул эшләре белән «аулак өй»гә килеп керәләр. Озак та көттерми, яннарына егетләр агыла башлый. Сәхнәдә әби-бабайлар үзләренең яшьлекләренә чумалар. Йөз ел элек яңгыраган җырлар, дәртле биюләр… Зәйтүнә Әхмәтова, Җәүһәр Иваева, Рәкыйбә Булатоваларның җырлары һаман да колакта.
Авылыбызда Мәдәният Сарае гөрләп эшләгән өчен Аллаһы Тәгаләгә олуг рәхмәтләребез. Сәнгать Йортының хуҗабикәсе — Арыслан кызы Жанна Әмировага Раббыбыз ике дөньяның рәхәтен бирсен иде. Ул, чынлап торып уйлаганда, муллаларыбызның эшен дәвам итүче.Ул татар халкының милли телен саклауга көч куя. Ул татар халкының милли киемнәрен саклый. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен саклый.
Ә динебез Исламның бөек галиме, тарихчысы, рухи мәркәзебез — Казанның атаклы хәзрәтләре Шиһабетдин Мәрҗәни әйтеп һәм язып калдырган:
«Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый:
- милли тел,
- милли кием,
- милли гореф-гадәт».
Ветераннар Шурасының рәисе, «Ак калфак» исемле хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Бибинур ГАЗИЗОВА.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1338
Мәктәптә балаларга татар теле укытыламы соң?
Факультатив всего(
9 мая 2016 года в школе сельского поселения Мочалеевка пройдет чемпионат Похвистневского района по русским шашкам среди мужчин.