Берәүләре тәнкыйтьли, икенчеләре мактый…

(Сулдан уңга) Радик Яруллин, Сания Абрагимова һәм режиссер Гаяр Нариманов.

(Сулдан уңга) Радик Яруллин, Сания Абрагимова һәм режиссер Гаяр Нариманов.

Самараның “Художественный” кинотеатрында Мәскәү режиссеры Гаяр Нуримановның “Мәхәббәт — ул йөрәк эше — 2” дип аталган фильм күрсәтелде. 300 кешелек зал шыгрым тулы иде.

Фильм башланыр алдын­нан режиссер һәм төп рольләрнең берсен башкарган Радик Яруллин, тамашачыларны сәламләп, хәерле карау теләделәр. Фильм тәмамлангач та кунаклар тамашачы алдына чыгып, күп сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәргә төштеләр.

- Татар киносын төшерү теләге миндә күптән бар иде һәм менә хыялым тормышка ашты. Аның турында фикерегезне беләсебез килә, — диде Гаяр Нуриманов.

Самаралылар үзләренең бәяләмәләрен көттермәделәр, интернет челтәре дә бу турыда гөж килде. Берәүләр фильм­ны мактаганнар, икенчеләре тәнкыйтьләгәннәр. “Бер дә ошамады, вакытыбызны гына әрәм итеп йөрдек”, “Моны нәфис фильм дип атап та булмый, күбрәк һәвәскәр видеоны хәтерләтә”, — дип язучылар да бар иде. Мин дә менә үземнең фикерләремне язарга булдым.

Бу фильм мәхәббәт, гаи­ләдәге мөнәсәбәтләр турында. Чынбарлыкта гашыйклар һәм гаилә тормышы бәхетле мизгелләрдән генә тормый бит, кара болыт каплаган көннәр дә була. Үз бәхете өчен башкаларның тойгы-хисләре белән санлашмыйча, аерып алучылар да, газизләре өчен үзләрен корбан итүчеләр дә бар. “Мәхәббәт — ул йөрәк эше — 2” фильмында бу мөнәсәбәтләр күрсәтелә дә инде.

Интернетта: “Бу картинасы белән режиссер нәрсә әйтергә теләгәндер — аңламадым. Татар милли тормышы чагылдырылмаган анда”, — диючеләр белән дә ризалашмас идем. Минемчә, анда татар халкының бүгенге чынбарлыгы, яшәеше бик ачык күрсәтелгән. Без дә, киноның геройлары кебек, үзара рус сүзләре кушып сөйләшәбез бит. Саф татар телендә сөйләшүчеләр, аеруча яшьләр арасында, бик аз.

Фильм тәрбия ролен дә үти. Баш герой Алия кызы Адилә бе­лән пәрәмәчләр ясаганда, кызы аңа: “Әнием, мин дә шулай тәмле пәрәмәчләр пешереп, иремне эштән көтәрмен”, — дип әйтә. Димәк, Алия ханым кызына яхшы үрнәк күрсәтә, Ади­ләсен дә киләчәктә уңган хуҗа­бикә, үрнәк хатын булырга өйрәтә.

Икенче бер күренештә иптәш кызлары белән кафеда утырган бер туташ сөенечле хәбәр әйтә: ул тиздән әни булачак. Кызлар аны котлап: “Моны билгеләп үтмичә булмый! Кем нәрсә тели?” — дип официантны чакыралар. Тик алар бу шатлыклы вакыйганы хәмер эчемлекләр белән түгел, ә татар милли ризыклары, кайнар чәй белән “билгелиләр”.

Тагын бер гыйбрәтле кү­ре­неш истә калган. Адилә әнисеннән: “Әти белән ничек таныштыгыз?” - дип сорый.

- Мин — мәдрәсәдән, ә ул мәчеттән чыгып килә идек. Кулымнан китапларым төшеп китте, әтиең миңа аларны җыеп алырга ярдәм итте. Шулай таныштык һәм очраша башладык. Ә бераздан өйләнештек һәм дөньяга син тудың, — дип кочып ала ана кызчыгын.

Монда ата-ана белән балалар мөнәсәбәте генә күрсәтелеп калмаган, гыйбадәт юлына басарга кирәклеге дә әйтелгән. Бу гаилә бик хәлле, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта барсы да мәчеткә йөрергә дә вакыт табалар, балаларына рухи-әхлаки тәрбия дә бирәләр.

Мин дә балачакта мәдрәсәгә йөргән идем бит. Ул вакытта өйдән үк мөселманнарча киенеп, башыма яулык бәйләп чыгарга берни тормый иде. Әле мине озата барган әбием кыяфәтем өчен миңа караганда күбрәк борчыла, ояла иде кебек. “Кызым, әллә яулыгыңны мәдәрәсәгә баргач кына бәй­лисеңме?” — дип сорый иде ул.

Сания абыстайның дини сабаклары әле дә хәтеремдә. Дәресләрне ул бик кызыклы итеп алып бара иде, Гагарин паркында һава сулап йөргәндә дә дин һәм тормыш мәсьәләләре турында сөйләшә идек.

Гаиләдә без милли рухта тәрбияләндек. Әни татар халык ашларын пешерергә өйрәтте, бүген Казаннан килгән татар концертларына, үзебезнең милли оешмалар үткәргән чараларга бергәләп йөрибез.

“Мәхәббәт — ул йөрәк эше — 2” фильмын караганда да үзе­без­нең тормыш белән чагыштырып, шул турыда уйлап утырдым.

Бу фильм киң аудитория өчен куелган, минемчә. Аны һәркем үзенчә күрә, үзенчә аңлый. Бәлки, кемгәдер ул ошамагандыр да, ә шәхсән миндә көчле тәэсир калдырды. Нәфис фильмны караганнан соң бу турыда мин Гаяр Нуримановның үзенә дә әйттем. Соңыннан аның белән һәм төп геройны уйнаган Радик Яруллин белән истәлеккә фотога да төштем.

Сания АБРАГИМОВА,

медицина университеты студенты, өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Фильм «Мәхәббәт — ул йөрәк эше 2» вызвал абсолютно разные оценки самарцев

Просмотров: 1250

Комментирование запрещено