“Төркиләр мирасы”нда татарларга урын – түрдән!

mirasБашкортостанда 10-16 апрель көннәрендә “Төркиләр мирасы” (“Золото тюрков”) яшьләр белем бирү форумы уза. Уфада үтә торган әлеге чарада иң күпсанлы делегация — Татарстаннан.

Әлеге форум 250дән артык яшь лидерны җыйды. Катнашучылар арасында төрки халыклар вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, шулай ук яшь белгечләр, төрки халыкларның мәдәни кыйммәтләре, тормыш рәвешләрен саклап калу, тикшерү белән бәйле профиль вузларда укучы магистрантлар һәм аспирантлар да катнаша.

Катнашучыларның географиясе Россиянең 12 төбәген колачлый. Алар арасында Татарстан, Башкортостан, Саха (Якутия), Тыва, Карачай-Черкес, Хакасия, Кабарда-Балкар һәм башка субъектлар бар. Форумда шулай ук Россия югары уку йортларында белем ала торган төрки халыклар вәкилләре – Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан һәм Әзербайҗан гражданнары да катнаша.

Форумның төп темасы – яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлаштыруга теләктәшлек булдыру, Россия халыкларының мәдәниятен баету.

9794237721fc37fc868e8db4c43c1988_MТатарстан делегациясе составында форумда республиканың “Яшьләр дипломатиясе академиясе”нең башкарма директоры Дилбәр Садыйкова да булган. Әле кичә генә ул Казанга кайтып төште. “Intertat.ru” хәбәрчесе аның белән әңгәмә корды.

— Яшьләр әле бер-берсен 1-2 көн генә белүенә карамастан, форумда дуслык, җылылык атмосферасы хөкем сөрә. Оештыручылар төрки дөньяны күзаллау өчен арт-объектлар да булдырган. Алар арасында атлар, юрталар, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Чара башыннан алып ахырына кадәр легенда белән үрелеп бара, – дип сөйләде безгә Дилбәр Садыйкова.

Бер атна дәвамында форум катнашучылары төрки халыкларның килеп чыгышын, уртак тамырларын өйрәнә, хәзерге Россия үсешендә төрки халыкларның роле, аларның охшашлыклары, аермалары турында ныграк төшенә. Чарада һәр көн берәр легенда белән тәмамлана. Әйтергә кирәк, форум уза торган бинаның үзәк мәйданчыгында төрки халыкларны символлаштырган агач та “үсеп утыра”. Төрки яшьләр башта агачны “утыртса”, аннары аны үстерә… “Минемчә, бу агач төрки халыкларга карата яхшы метафора булып тора. Безнең, төрки халыкларның, барыбызның да тамырлары бер. Без, Аллага шөкер, үсеш кичерәбез,”, – ди Дилбәр.

Шуны да ассызыкларга кирәк: күпсанлы делегацияләр арасында Татарстан беренче урында. “Төркиләр мирасы”на безнең республикадан 60 кеше барган. Алар арасында “Идел” яшьләр үзәге, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясы вәкилләре дә бар. Татарлардан кала, башкортлар, калмыклар, якутлар да күпсанлы делегация белән килгән.

Форум ахырында резолюция формасында нәтиҗә чыгарырга җыеналар. Ул бәлки төрки яшьләр союзын булдыруга багышланыр. “Төркиләр мирасы”н Россиянең төрле төбәкләрендә алга таба да үткәрүне ниятлиләр. Киләчәктә әлеге форум Татарстанда да узарга мөмкин.

— Мин әлеге форумның оештыручысы булмагач, төгәл әйтә алмыйм. Ләкин шул ук вакытта, форумда катнашучылар, аны оештыручылар бу чараны безнең республикада үткәрү турында да фикерләшә. Чөнки Татарстан төрки дөнья белән даими рәвештә элемтәдә тора. Шунысын да әйтергә кирәк: форум башланганчы ук, оештыручылар татар яшьләренә исәп тоттылар, чөнки татар яшьләре күпмилләтле мохиттә яши, бу өлкәдә тәҗрибәбез дә бик бай. Чарада татарстанлылар һәрвакыттагыча үзләрен актив, позитив яктан күрсәтә. Милли традицияләрен дә башкаларга тәкъдим итә, – ди Дилбәр Садыйкова.

Аның әйтүенчә, чарада һәр кеше үз телендә сөйләсә дә, һәркем бер-берсен аңлый, чөнки телләребез охшаш. Һәр көн саен кич белән көн лидерын сайлыйлар икән. Алар арасында татарстанлылар да бар. Форум нәтиҗәләре буенча, лидерлар “Территория смыслов”, Евразия яшьләр форумнарында катнашу хокукына автоматик рәвештә ия була.

Белгәнебезчә, хәзерге вакытта Россиядә халыкара мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирелә. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның да бер юнәлеше милләтара татулыкка бәйле. Моңа кадәр Россиянең аз санлы төп халыклары форумы да уздырылган. Аннан соң Россиядәге башка халыкларның форумын үткәрү идеясе дә туган. Шуңа күрә “Төркиләр мирасы” форумын беренче карлыгач, дип әйтсәк тә була.

Форумның белем бирү программасы берничә тематик блокка бәйле. Ул тарихи, социаль, икътисади юнәлешләргә бүленгән. Катнашучылар өчен шулай ук төрки халыкларның һөнәрчелекләре буенча мастер-класслар да узачак. Социаль проектлаштыру буенча тренинглар, белгечләр белән панель дискуссияләр дә оештырыла. Федераль хакимият органнары вәкилләре, иҗтимагый эшлеклеләр, илнең әйдәп баручы вуз профессорлары, кинорежиссерлар, Россия Фәннәр академиясе академиклары да килүе көтелә.

intertat.ru

Просмотров: 1108

Комментирование запрещено