…Похвистнево районы Яңа Мансур авылы сәхнәсендә концерт бара. Башта мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәшидә Фәйрушина үзенең моңлы җырларын суза, аңардан соң сәхнәгә Мәдәният йорты җитәкчесе, җырчы Тәслимә Фәхретдинова күтәрелә, аларны башка үзешчәннәр алмаштыра. Концерт тәмамлангач, мин җитәкчеләр белән сөйләшеп алырга дип, сәхнә артына менәм.
- Коллективыбыз дус һәм тату. Безгә төрле чараларда катнашырга туры килә. Мәсәлән, күптән түгел генә иҗат коллективыбыз белән Гали авылында үткәрелгән Муса Җәлилнең йөз ун, Габдулла Тукайның йөз утыз еллык юбилейларына багышлап уздырылган “Халкым минем” иҗат фестивалендә булдык. Анда Татарстаннан, Башкортостаннан, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан, Самарадан һәм башка төбәкләрдән килүчеләр белән беррәттән шигырь сөйләп, җыр һәм бию күрсәтеп, барыбыз да Рәхмәт хатлары белән бүләкләндек, - дип сөйләп китте Рәшидә Равил кызы. — Ел ахырында исәп-хисап концертлары күрсәттек. Район һәм өлкә җитәкчеләре минем эшемне югары бәяләп, “Профессиональ хезмәткәр” дип аталган Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Актив һәвәскәрләребез Алия Ильясованы, Зилә Шәрәфетдинованы, Руфия Яһүдинаны да билгеләп үтәсем килә.
Проблемаларыбыз да бар: яшьләр арасында гармунда уйнарга тартылучылар юк. Шушы хәлне үзгәртеп булса, бик әйбәт булыр иде.
Тәслимә Әхмәт кызы да бу турыда үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. “Музыка кораллары, аппаратура булмаса да, Мәдәният йорты ел дәвамында күпмедер акча эшләп, дәүләткә тапшырырга тиеш. Ярый ла, авыл кешеләре безне дөрес аңласа! Аз пенсия алучы ветераннар татар җыр-биюләрен күрергә, ишетергә килгән тәкъдирдә, алардан ничек итеп акча сорап булсын ди инде?
Бәйрәмнәрдә чыгыш ясаучы балаларны да бүләкләмичә булмый бит инде. Аларның барысына да берәр шоколад алып бирергә генә дә күпме акча кирәк?
Артистларыбызга милли костюмнар да кирәк. Иске бинада ут чыккач, булган киемнәребез янып көл булган иде. Игелекле авылдашларыбыз Асия Шәйхетдинова, Ринат Сәгыйров, Валерий Турутшин ярдәме белән берничә костюм сатып алдык, алуын. Ләкин бу гына аз, барысына да җитешми. Ә артистларның сәхнәгә матур милли кием киеп чыгасы килә бит. Бигрәк тә башка җирләрдә чыгыш ясарга туры килгәндә. Никадәр матур биесәң дә, җырласаң да, тамашачы киемеңә карап каршы ала бит”.
Менә шулай, бернинди авырлыкларга да карамастан, авылның мәдәният хезмәткәрләре Тәслимә Фәхретдинова һәм Рәшидә Фәйрушина өйләреннән иртән чыгып китәләр дә, кичке якта гына кайтып керәләр. Ә инде сыерлар савылгач, кабат клубка килеп, анда яшьләргә дискотека оештыралар. Кайчакта аларга төн уртасына кадәр Мәдәният йортында булырга туры килә.
Мондый кешеләр белән ничек сокланмыйсың да, ничек горурланмыйсың инде. Шуңа да бүген Яңа Мансур авылы күгендә “йолдызлар” балкып яна.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1104