Казанда балалар өчен беренче тапкыр татар телендә мюзикл куелачак. «Әкият» балалар үзәгендә «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән әсәрнең премьерасы 12 майда узачак.
«Сак-Сок канатларының сере» проектның авторы — Казан консерваториясенең IV курс студенты Гүзәл Абаева, режиссеры — Илгиз Разетдинов.
- Яңа проектта артистлар ролендә дә, тамашачылар булып та балалар үзләре катнаша, – ди проектның оештыручысы Гүзәл Абаева. – Мәдәни чара булудан тыш, бу мюзикл — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли татар традицияләрен саклауга юнәлтелгән чара. Мюзиклның нигезендә «Сак-Сок» бәетеннән тамыр алган сюжет, ә спектакльгә музыканы махсус композитор Ильяс Камал язды. Әсәрдә халык зирәклеге һәм заманча музыка аһәңнәре бергә кушылган.
Мюзиклда катнашканнарның күбесе балалар, алар арасында – М.Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Спектакльнең музыкаль өлешен Илнар Фәйзетдинов җитәкчелегендәге «SFORZANDO» оркестры тәшкил итә. Мондый чаралар яшь буында татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уята, дип саный оештыручылар. Чөнки мюзикл гомумән, музыкаль театр бүгенге көндә иң актуаль юнәлешләрнең берсе. Актерлык, музыка, бию сәнгатьләре «мюзикл» жанрында бик табигый кушыла һәм балаларның иҗади яктан үсүенә булышлык итә.
«Сак-Сок канатларының сере» мюзиклы «Безнең Татарстан» яшьләр форумының финалында катнаша. Куелышның берничә номеры 21-23 апрельдә узачак форумның күргәзмәсендә күрсәтеләчәк.
Просмотров: 1113