В Татарстане составят рейтинг недружественных к татарскому языку госучреждений / “Мин татарча сөйләшәм” концертында антипремияләр тапшырылачак (ВИДЕО)

OAqH0OD7EXkВ рамках ежегодной антипремии «Тяжело с татарским» в Казани составляют рейтинг госучреждений, не использующих второй государственный язык республики в равной степени с русским. Лидеры антирейтинга уже известны: министерство спорта РТ, минлесхоз и МЧС РТ.

Организаторы акции «Мин татарча сөйләшәм!» («Я говорю по-татарски») вчера на пресс-конференции сообщили о создании специализированного сайта, где будет опубликован список министерств и ведомств, использующих татарский язык в равной степени с русским.

По словам общественного деятеля Риммы Бикмухаметовой, в этом году в список вошли только министерства, которых в Татарстане 17 штук. В будущем планируется расширить список остальными государственными учреждениями.

«Рейтинг составляется по нескольким критериям, – пояснила активистка. – Мы проверяли на ошибки написание вывесок на татарском, письменные и телефонные ответы на запросы от граждан, публикацию всех нормативных документов на двух языках и предоставление информации на официальных сайтах и в социальных сетях».

По словам Бикмухаметовой, в рядах лучших госведомств всегда было министерство юстиции РТ. В этом году активистку приятно удивили республиканские министерство финансов и министерство сельского хозяйства. По ее мнению, эти организации полностью выполняют закон о языках.

1461240250_fotospikeraIlʹdusborimmabikmuxametova«Но, к сожалению, есть министерства, которые у нас в аутсайдерах», – заметила Бикмухаметова. Министерство по делам молодежи и спорту РТ все свои документы, программы и планы выдает исключительно на русском. По словам общественного деятеля, даже секретарь этого ведомства не может общаться на татарском. Схожие проблемы выявлены в министерстве лесного хозяйства РТ и в министерстве по чрезвычайным ситуациям.

«Вроде бы кабмин и президент Татарстана все указы и законы выкладывают на двух языках, но некоторые министерства не следуют этому примеру, – возмущается Бикмухаметова. – Если допустить, что использование татарского языка не является первоочередной задачей для МЧС, то что оправдывает такие ведомство, как министерство культуры? Татарская версия сайта до сих пор показывает 2014 год. Большие проблемы есть также у минобраза, минздрава»

Составители рейтинга обещают запустить сайт с рейтингом 25 апреля – накануне вручения антипремии «Тяжело с татарским».

business-gazeta.ru

* * *

Татар яшьләре уздырган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр 26 апрельдә – Габдулла Тукай туган көнендә Казанда ясалачак. Туган тел көне буларак билгеләп үтелә торган бу көндә Бауман урамында зур гала-концерт узачак һәм “Тяжело с татарским” антипремияләре тапшырылачак.

Мәгълүм булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләр форумы тарафыннан быел 11нче тапкыр “Чык урамга!” шигаре астында оештырылган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе берничә чараны үз эченә алды – республика мәктәпләрендә бәйгеләр үткәрелде, яшьләр катнашында 17 апрельдә төрле оешмаларда татар теленең кулланылышын тикшергән “Татар-дозор” квест уены булды, 2016 елның “Тяжело с татарским” антипремиясе лауреатлары билгеләнде. Быел татар җанлы музыкасы концертлары Әлмәт һәм Чаллыда да куелачак: Әлмәтнең Нефтьче мәйданында – 23 апрельдә, Чаллының Энтузиастлар бульварында – 24 апрельдә. Гала-концерт Казан шәһәрендә, гадәттәгечә, Бауман урамы башындагы “Тукай әкиятләре” сәгате янында узачак.

– 26 апрельдә көндезге сәгать 4тә башланачак гала-концертта без “Татар дозор” квест уенында җиңүчеләрне бүләкләячәкбез. Быел анда 34 команда, барлыгы 400гә якын кеше катнашты. Шулай ук бу көнне Бауман урамында беренче тапкыр яшь архитекторларның татар кулъязмасына багышланган урам архитектура формалары күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк, төрле иҗади бәйгеләр үткәреләчәк, бәйрәм кунакларына буклетлар һәм акция логотиплары төшерелгән ябыштыргычлар таратылачак, – дип хәбәр итте Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин журналистларга.

“Мин татарча сөйләшәм–2016” бәйрәменә Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан, Сарытау, Ульяновск, Киров өлкәләреннән яшьләр килер дип көтелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, үзе дә җанлы татар музыкасы концертларында чыгыш ясаячак музыкант Рәдиф Кашапов сөйләгәнчә: “Концертка яңа җырчылар эзләү максатында быел интернет аша бәйге игълан ителде. Анда финалистларны тамашачылар үзләре сайлады. Нәтиҗәдә, Эльнар Байназаров, биш кыздан торган “Асылташ” төркеме һәм “Juna” төркеме – ачыш булды. Алар K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар$C7C5, Зарина Вилданова кебек танылган башкаручылар, үз тамашачысын табарга өлгергән “ALTAN”, “Yellow Side” төркемнәре белән бер сәхнәгә чыгачак. Тамашачылар безнең легендар “Алканат” рок-төркемен һәм Мәскәү шәһәреннән “Шүрәле” татар этно-поп-рок төркемен дә ишетә алачак”.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова быел “Тяжело с татарским” иҗтимагый антипремиясенең рейтингында дәүләт учреждениеләре урын алуын искәртә. Аларның эшчәнлеге дүрт юнәлештә бәяләнгән – элмә такталарында Татарстанның ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрендәге мәгълүматларның хатасыз язылышы, халык мөрәҗәгатьләренә ике телдә җавап бирүе, төрле норматив актларның ике телдә, шул исәптән рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтта да, тәкъдим ителеше.

– Без Татарстандагы 17 министрлыкның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшердек, “җиңүчеләр” җәмәгатьчелеккә 26 апрельдә игълан ителәчәк. Элек Юстиция министрлыгы республиканың дәүләт телләре турындагы законын 100 процентка үтәве белән аерылып тора иде, быел Финанслар министрлыгы да шундый үрнәк күрсәтте. Аларда бөтен норматив актлар да ике телдә китерелә, бу уңайдан, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сайты да ике телдә эшләвен әйтергә кирәк. Кызганычка, татар телендә норматив актларны Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтларында күреп булмый. Югыйсә, бездә Президент Указлары, Министрлар Кабинеты карарлары барысы да ике телдә кабул ителә. Бигрәк тә Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы ике дәүләт телен файдалану буенча алдынгылар рәтендә торырга тиеш иде кебек. Чынлыкта Мәдәният министрлыгы сайтын ачсаң, анда татар телендә мәгълүмат юк диярлек, әйтик, һаман да “2014 ел – Әдәбият елы” дип язылган. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгыныкында да шул ук хәл, – дип сөйли Римма Бикмөхәммәтова.

“Тяжело с татарским” рейтингын төзегәндә министрлыкларның халыктан татар телендә килгән мөрәҗәгатьләргә ничек итеп җавап кайтаруына да игътибар иткәннәр. “Яхшы якка үзгәрешләр бар: кабул итү бүлмәсендәге сәркатипләр татарча унга кадәр санарга өйрәнгән – кирәкле белгечләрнең телефон номерын әйтә беләләр. Татарча сөйләшкәнгә ямьсез итеп җавап биргән сәркатипләр дә юк түгел. Шул ук вакытта Юстиция, Мәгариф һәм фән, Авыл хуҗалы һәм азык-төлек, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыкларындагы сәркатипләр татар телендә Тукайдан ким сөйләшми”, – ди Римма Бикмөхәммәтова.

Татарстанда ике дәүләт телен бертигез файдаланмаган оешмаларга ел саен тапшырылучы антипремиягә элегрәк Казан мэриясе, Универсиада Дирекциясе, “Электрон Хөкүмәт” системасы “лаек булганы” булды. Антипремияне тапшыручылар татар телен яраткан, дәүләт телләре турындагы законны хөрмәт иткән оешмаларга исә рәхмәт хатлары тапшыра. Берничә эре коммерцияле оешма рәхмәт ишетүгә иреште инде. Моннан соң антипремия рейтингын өч ай саен төзергә, муниципаль берәмлекләрдә, ведомстволарда да татар теленең кулланылышын җентекләп өйрәнергә ниятлиләр.     


“Безнең максат кемнедер кимсетү түгел, ә һәр өлкәдә дәүләт телләре турындагы законның үтәлешенә этәргеч бирү, татар теленең кулланылышын арттыру. Безнең Татарстанда татар телендә сөйләшергә, хезмәт күрсәтергә законлы хокукыбыз бар”, – дип ассызыклый Римма Бикмөхәммәтова.

intertat.ru

Просмотров: 1379

Один комментарий

  1. Не сколько русские сколько татары приносят вред всем тяжёлым трудам по сохранению и развитию родного языка и культуры. Сейчас процесс по сохранению родного языка и образования не только практически сошёл на нет, но и всячески ЗАМАЛЧИВАЕТСЯ! И такие вот люди сами являясь татарами всячески поют соловьём -мол. в Татарстане все о кей в области родного языка