Барсын җыйган өй учагы,
Сыендырган, канат җәйгән
Әткәй-әнкәйнең кочагы.
Тулы бәхет, тулы касә
Ташып тора, чайкалмаган,
Бар да өйдә, ерак җирләр
Беркем белән айкалмаган.
Сагынышып очрашулар
Юк, әлегә кагылмаган,
Әле үсеп бала-чага
Яшь канатын кагынмаган…
Тик барыбер сизгер ана
Уянып төн уртасында,
Өмет белән күккә карап
Кабатлый гел догасында:
«Балаларның киләчәге
Бәхет-шатлык белән
тулсын,
Узар юллар, язмышлары
Хәерлесе белән булсын…
Яхшы булсын…
Яхшы булсын…»
Әлфия НУРТДИНОВА, укытучы-ветеран.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1431