Үз-үзеңне алдап яшәмә

artleo.com-10541“Бердәмлек”нең 8 санында (20 февраль, 2016 ел) “Вакыт яраларны төзәтми” дип аталган мәкаләдә Нурия исемле ханым укучыларыбызга бәхетсез мәхәббәте турында язып, йөрәк серен ачкан иде. Аның хатына җаваплар да килә башлады.

Нурия ханымның рөхсәте белән, без аларның икесен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Бәлки башкаларга да гыйбрәт булыр.

Нурия, матурым! Кешегә гомер бер генә мәртәбә бирелә, яшьлек күз ачып йомган арада узып китә ул. Олыгайган көнеңдә ярык тагарак янында тилмереп басып калсаң, чит кеше ире белән бергә булырга өметләнеп, суга салган гомерең бик кызганыч тоелыр.Үкенсәң дә, сызлансаң да, бала табып,чын хатын-кыз бәхетен татып яшисе елларыңны кире кайтарып ала алмассың. Шуны аңларга тырыш: Хәйдәрең сине чынлап яраткан булса, үзеңә алмаш тапмас иде. Ялгышны төзәтүнең төрле юллары бар. Әмма син яратам дип җан аткан ир-егетнең моңа ихтыяр көче җитмәгән, дөресрәге, теләге шуның хәтле генә булгандыр. Ымсындырма син аны, үзеңне кимсеткән, энҗедәй саф күз яшьләреңне түктергән җавапсыз сөю ятьмәсеннән ычкын, үзеңне дә изалама, ирнең гаиләсен дә тынычлыкта калдыр. Дөньяга аек акыл белән карап эш ит. Чөйне чөй белән сугып чыгаралар.Үзеңне тиң күргән, сүздә генә түгел, ә эш-гамәлләре белән чынлап яратуын раслаган бер миһербанлы, уңган, кешелек­ле егеткә язмышыңны ышанып тапшырсаң, оттырмассың.Бер хыянәткә бара алган Хәйдәрең, сиңа өйләнсә дә, читкә йөрүдән туктамас иде. Бәлки синең үзеңнең булачак насыйп ярыңның, туачак балаларыңның бәхетенә күрә, Хәйдәр белән юлларыгыз аерылгандыр. Ходай Тәгалә безгә караганда мең мәртәбә күбрәк күрә, язмышлар без туганчы ук языла, никахлар иң әүвәле күктә укыла. Сиңа бәхетле озын гомер, саф мәхәббәт, үзеңне санлап, яратып, хөрмәтләп яши торган җан ярыңны табып, дус- тату гаиләдә гомер итүеңне телим.

Хәмидә Гарипова,

“Татарстан” журналы редакторы.

Казан шәһәре.

* * *

Исәнме, Нурия! “Бер­дәмлек”тә басылган хатыңны укыгач, җавап язмый булдыра алмадым. Минем дә тормыш юлым сикәлтәле булды. Яшьли яраткан кешемә кияүгә чыксам да, гаилә тормышыбыз озакка сузылмады. Ирем ике бала белән мине ташлап, башка хатынга өйләнде. Бәхетле булгандырмы, белмим, моннан 20 ел элек, каты авырып, бакыйлыкка күчте.

“Үземә — иптәш, балаларыма ата булыр”, — дип икенче тапкыр кияүгә чыктым. Тик дүрт ел газап чиккәч, аракы эчүенә түзә алмыйча, бу иремне үзем куып чыгардым. Ул да, мин дә башка гаиләләр кормадык. Аны да бакыйлыкка күчкән, дип ишеттем. Уртак улыбызга тиздән 26 яшь тула.

Мин авылда бухгалтер, экономист булып эшләдем. Совхоз йорт бүлеп бирде, шунда балаларым белән яшәдек. Әниемә рәхмәт, аларны тәрбияләшергә ярдәм итте.

Балалар үсеп җитеп, шә­һәргә киттеләр. Үзләренең фатирлары юк, тулай торакта яшиләр. Олы улыма 38 яшь. 6 ел элек хатыны пневмония белән авырып, үлеп китте. Улым әле дә кайгысыннан үз хәленә килә алмый, ялгыз яши.

Кызым 19 яшендә яратып йөргән егетеннән авырга калган иде. Кияү булачак кеше: “Өйләнергә җыенмыйм, балаңны төшерт”, — дигән. Мин рөхсәт итмәдем, “Кызыңны үзем тәрбияләшермен”, — дидем. Оныгыма хәзер 16 яшь, нык авырый. Умыртка сөягенә инде өч операция кичерде.

Ә кызым икенче балага авырлы, малай көтә. Туачак сабыеның атасы: “Баланы үз исемемә яздырам”, — дисә дә, язылышырга ашыкмый әлегә.

Кече улым өчен дә йөрәгем әрнегән чаклар күп булды. Биш яшькә кадәр ул сөйләшмәде, “Әпә булыр инде”, — дип курка башлаган идем. Аллаһыга шөкер, теле ачылды, хәзер инде армиядә хезмәт итеп кайтты. Тик бүген шушы таза, сау-сәламәт егет эш табалмый интегә, вакытлы эшләр генә килеп чыга үзенә.

“Нигә зарлана икән?”, — дип аптырама, Нурия сеңелем. Синең тормышыңны үземнеке белән чагыштырыр өчен язам. Әйе, язмыш мине төрлечә сынады. Үземә дә, балаларыма да тормышның төчесенә караганда әчесе, күбрәк тәтеде. Шулай да, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле мин, чөнки Ул миңа ана булу бәхетен насыйп итте, картлык көнемдә ялгыз түгелмен.

Ә син мәхәббәтегезгә хыя­нәт итеп, башка кызга өйләнгән, тулы гаилә белән яшәүче иргә һаман да тугры каласың. Үз-үзеңне алдап яшисең бит син, Нурия! Яшь чагыгызда да чынлап яраттымы икән ул сине? Яратса, башкага карамаган булыр иде, аны бит ул кыз янына берсе дә көчләп илтмәгән.

Хәйдәр берәр кайчан гаи­ләсен ташлап сиңа килсә дә, синең белән озак яшәмәс, кабат хатынына китәчәк. Чөнки бу яшьтә яңа тормыш башлап җи­бәрергә кыен, алар хатыны белән бер-берсенә ияләшкән инде.

Сиңа тормышка чыгып, бала табарга кирәк, сеңелем. Кар­тайган көнеңдә ирең белән бер-береңә терәк булып, ба­лаларыңның, оныкларыңның хөрмәтенә төренеп яшәү үзе бәхет бит ул. Һаман шулай күрше урамга карап яшәсәң, соңыннан үкенергә калмагае.

Лилия Ш.

Сускан авылы,

Ставрополь районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1178

Комментирование запрещено