Татарстан халкы үз киләчәгенә өмет белән карый. Республикада яшәүчеләр арасында Президент Рөстәм Миңнехановны хуплаучылар зур күпчелекне тәшкил итә (82,2 %). Әлеге фикерләр Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм милли-дини мәсьәләләр буенча экспертлар советының чираттагы утырышында яңгырады.
Мәгълүм булганча, Татарстанда моннан берничә ел элек Иҗтимагый-сәяси һәм милли-дини мәсьәләләр буенча экспертлар советы оешкан иде. Әлеге совет эшчәнлегендә мөхтәрәм галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, социологлар һ.б. белгечләр катнаша. Һәр ярты ел саен совет әгъзалары социаль эзләнүләр буенча җәмәгать алдында хисап тота.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов эксперт-галимнәрнең шушы эше белән таныштырып, түбәндәгеләрне җиткерде:
- Экспертлар аерым бер дәвердәге вәзгыятьне өйрәнә, анализлый. Алар бик төгәл механизмнар белән эш итә. Иң беренче чиратта, җәмәгатьчелек фикере, фәнни тикшеренүләрдән алынган, тупланган мәгълүмат аерым технология буенча эшкәртелә, җаваплар табыла. Менә шуннан соң гына теге яки бу ситуациягә бәяләмә бирергә мөмкин. Җәмәгатьчелек фикере – адәм баласының хәзерге вакытта, конкрет вакыйгага карата әйткән сүзе ул. Монда инде бөртекне кибәктән аера белүчеләр эшли, – ди Рамил әфәнде.
Гадәттә, Татарстан экспертлары берничә юнәлештә эш алып бара. Аларның вазифасы – төгәл, аңлаешлы һәм дөрес итеп теге яки бу сорауны әзерләү. Монда һәр кеше үз фикерен аңлы рәвештә җиткерергә тиеш. Нәтиҗәләр белән журналистларны, урында утыручыларны таныштырып кына калмыйлар, киләчәккә үзләренең фаразларын да әйтәләр. Татарстан экспертлары Мәскәү, Петербург һәм чит ил коллегалары белән дә тыгыз элемтәдә. Республика эчендәге вәзгыятькә үз халкы – бер төрле, ә читтәгеләр икенче төрле бәяләмә бирергә дә мөмкин бит. Шуңа күрә дә партнерлар белән очрашу гаять мөһим. Казан, Татарстан экспертлары Мәскәү Петербург белгечләре оешмасына да кертелде. Бу – безнекеләрнең профессиональ эш итүләренә тагын бер дәлил булып тора.
Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм милли-дини мәсьәләләр буенча экспертлар советының чираттагы утырышында, 2015 ел азагында һәм 2016 елның 1 кварталында уздырылган сораштыруларның нәтиҗәләре хакында да бәян ителде. Экспертлар советының җаваплы сәркәтибе, сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков белдергәнчә, сораштыруда 18 яшьтән башлап 1500 респондент катнашкан. “В.Путин эшчәнлеген ничек бәялисез?” — дигән сорауга 87 процент “Уңай” дип җавап биргән. “Эзләнүләребезнең нәтиҗәләрен барлаганда, Татарстан халкының кәефе күтәренке рухта. 70,3% кеше республикабыздагы вәзгыятьтән канәгать”, –диде А.Большаков.
Сораштырулар вакытында кешеләрдән Татарстанның биш проблемасын да күрсәтү сорала. 2016 елда (респондентларның) 53% проценты начар юлларга зарланган, 48 %ы исә торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр артуын күрсәтә. Шулай ук, гомумән бәяләр артудан 43,1% һәм хезмәт хакларының аз булуыннан 34,6% кеше зарлана. Татарстанда эшсезлек проблемасын күрсәтүчеләр 26,4 % тәшкил итә.
Татарстан — күпмилләтле төбәк. Үзара милли мөнәсәбәтләрне яхшы дип санаучылар 77,2 % тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек: халыклар дуслыгы — сәяси һәм социаль тотрыклылык нигезе, дип санаучыларның саны 52 процентка арткан.
Дин һәркемнең үз эше, дип саный сораштыруда катнашкан мөселман һәм христианнарның яртысы. 77,9 процент татарстанлылар дин ягыннан тыныч республикада яшибез, дип белдерә. 88 % мөселман һәм православие дине вәкилләре Татарстанда гомер итүе уңайлы, дигән.
– Экспертлар – кешеләрне тынычландыручылар түгел, – ди Рамил Хәйретдинов. – Саннар күрсәтеп, дәүләт җитәкчеләренә караш мондый яисә тегенди дип кенә калучылар түгел. Экспертлар – күңелсез вакыйгаларны алдан фаразлаучылар. Алар теге яки бу юнәлештә булырга мөмкин үзгәрешләрне кисәтәләр һәм конкрет чаралар кулланыр өчен рецептлар бирәләр. Кайдадыр мәгълүмат чаралары белән эшчәнлекне көчәйтергә, кайдадыр башка юнәлешләрдә эшне көчәйтергә киңәш итәләр һ.б. Социаль, миллли проектларга өстенлек күрсәтүне таләп итәләр. Экспертлар тормышта бер адым алда булырга мөмкин вакыйгаларны күрсәтәләр. Биредә яңгыраган фикерләр, нәтиҗәләр эмоция түгел, статистика! Экспертлар советына тәҗрибәле, мөстәкыйль фикерле белгечләр кертелгән. Шул ук вакытта яшь галимнәр дә бар. Йомгак ясаган вакытта кискен дискуссияләр дә булгалый. Ләкин эш нәтиҗәләрен халыкка чыгарганда, без барыбер уртак фикергә килеп, объектив эш итәбез.
* * *
Результаты социологических исследований огласили на заседании Экспертного совета по общественно-политическим и этноконфессиональным вопросам при КФУ.
Различные опросы проводили в конце 2015-го года и начале 2016-го. Участие в них приняли более полутора тысяч человек от 18 лет. У людей выяснили отношение к политике и состоянию конфессиональных отношений. На вопрос «Как оцениваете деятельность Владимира Путина» 87% ответили — «положительно», 7,6 дали негативную оценку, а почти пяти процентам респондентов это кажется безразличным. Спрашивали и про отношение татарстанцев к президенту Татарстана Рустаму Минниханову. Одобряют работу лидера республики 82% респондентов, отрицательно оценивают почти 11 процентов и 7 процентов людей ничего не знают о его деятельности.
Исследования показывают, что в целом настроение жителей Татарстана остается позитивными. 70,3% человек ответили что «полностью» и «скорее довольны» ситуацией в Татарстане.
- Мы всегда людей просим назвать пять основных проблем республики, список этих проблем гораздо больше. Традиционные пункты это рост коммунальных платежей, высокие цены, низкие зарплаты. В Татарстане люди тоже ставят эти проблемы на первое место. Но то, что мы перенесли исследование март — сказалось. В этот момент сходит снег и дороги в неидеальном состоянии. Мы сразу увидели, что вопрос по плохим дорогам вышел на первое место. Но уверен, что если бы опрос проводили в мае, то получили бы гораздо меньший процента, — говорит ответственный секретарь Экспертного совета, доктор политических наук Андрей Большаков.
Межнациональные отношения больше 77% жителей Татарстана оценивают положительно. И показатели гораздо выше, чем в других регионах. На 4 процента увеличилось число тех, кто считает дружбу народов основой политической и социальной стабильности. Их число достигло почти 52-х процентов.
- «Как относитесь к представителям других национальностей, проживающих в Татарстане?» тоже традиционный вопрос, который задает Фонд «Общественное мнение». 52% татарстанцев имеют позитивные установки в области межнациональных отношений. Еще 42 толерантны к представителям других народов и незначительные три процента агрессивно относятся к представителям других народов, и мы видим, что их количество незначительно снизилось — если в конце 2015 года их было 4,9 процентов, то сейчас — 3,4 процента, — говорит профессор кафедры археологи и этнологии Института международных отношений, истории и востоковедения, доктор исторических наук Татьяна Титова.
Людей спросили и о том, готовы ли они выйти на протесты? Больше 42% респондентов ответили категоричное — нет, еще 27 — «скорее нет», 19 процентов сказали «скорее да», 8 процентов ответили «определенно да» и остальные затруднились ответить.
Просмотров: 1170