Безнең спорт корабыбыз
Борылмый — йөзә алга!
Штурвал тоткан капитаны
Шундый чибәр булганга.
Әйе, япь-яшь кенә булуына карамастан, спорт инструкторы булып эшләүче Гөлчәчәк Шәрәпова безне җитәкләп, яңадан-яңа җиңүләр яулап бара. 2015 елда Денис авылы җыелма командасы Шенталы районы спортакиадасында икенче урын алган иде, ә укучыларыбыз мәктәпләр арасында «Җиңүчеләр» дип танылган иделәр. 2016 елда да уңышларыбыз зур. 7 майда Шенталы районыннан чыккан биш Советлар Союзы геройлары призына уздырылган җиңел атлетика ярышларында өлкәннәр командасы 3нче урын, ә укучылар 2нче урын алдылар.
Денис авылы урта мәктәбе укучылары спортта гына алдынгылар түгел, ә үзешчән сәнгать осталары да әле. Мәскәүгә кадәр барып җитеп, призлы урыннар алып кайттылар алар. Спортның, үзешчән сәнгатьнең укырга ярдәм иткәнен бердәм имтихан нәтиҗәләре дәлилли. Күп фәннәрдән безнең уртача билгеләр (күрсәткечләр) Шенталы районыныкыннан да, Самар өлкәсенекеннән дә югарырак.
Просмотров: 1504
22.05.2016 Денис авылының урта мәктәбе укучылары Идиятуллина Гүзәл, Минхаирова Ландыш, Хабирова Ләйсән стритбол «Лига звёзд» ярышларында Северный округта призлы «Икенче» урынны яуладылар. Шулай безнең КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР укыган мәктәпләренең, туган авылларының данын тагын бер баскычка күтәрделәр.
Спортны яратучы укучыларыма, дөрес тәрбия бирүче аларның әти-әниләренә бик зур рәхмәт.