“Белоснежка” кафесында искитәрлек мәҗлес

1Без Самара шәһәренең Га­гарин урамындагы “Белоснежка” кафесында юбилей мәҗлесебезне үткәрдек. Шундый әйбәт итеп хезмәт күрсәтүләренә әле дә исебез китеп тора. Иркен зал матур бизәлгән, җиһазландырылган. Өстәлләрдә нинди генә хәләл татар ашамлыклары юк иде икән?! Өчпочмаклар, гөбәдия, хәтта авылча кайнаткан шикәр дә кунакларыбызга бик хуш килде.

Без милләттебезнең — татар халкының, шундый уңган аш-су осталары булганга горурланабыз һәм аларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Алга таба да мәҗлесләребезне фәкать шушы кафеда гына үткәрәчәкбез, башкаларны да чакырабыз. Хөрмәтле “Белоснежка” хезмәткәрләре, сезгә уңышлар гына телисебез килә.

Кинель-Черкасста яшәүче ирле-хатынлы Равил һәм Наилә Вилдановлар һәм Самарадагы туганнарыбыз.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1386

Комментирование запрещено