Кичә сыерың бар иде, бүген бозавы кайда? / Село в порядке — страна в достатке

4d1aeb936ff0575a9f6387c78cc1766a_500_0_02016 елның 1 июлендә авыл хуҗалыгы исәбе алу башлана. Әлеге мөһим чара барышында авылда төрле продукция җитештерүчеләрнең, шул исәптән крестьян-фер­мер, шәх­си һәм гаилә фермаларында, бакчаларда күпме яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт һәм башка төрле продуктлар җитештерелүен ачыклыйлар.

Исәп алу эше белән шө­гыльләнүчеләр дистәләгән мең төрле объект, шул исәп­тән җир кишәрлекләре, тер­лек-туар, кош-корт һәм башка төрле мал-мөлкәтнең күп­ме булуын махсус журналга терки. Чараның төп максаты – илнең азык-төлек куркыныч­сызлыгын тәэмин итү дәүләт программасын булдыру.

Куркытмаса да, шикләндерә

Авылда яшәүчеләр мондый исәпкә алуларга элек-электән шикләнеп караган. Ни өчен дигәндә, мондый санаулардан соң гадәттә авыл халкына салым түләү күлә­мен арттырган чаклар да хәтергә уелып калган. Авылларда әле дә төрле сораулар, имеш-мимешләрне ише­тер­гә мөмкин. Дәүләтнең авылда исәп алуы өстәмә салым салуларга нигез булмасмы дигән борчу да сизелә.

Хәер, урыннарда аңлату эшләре алып барыла барылуын. Авыл җыеннарында да бу хакта сүз кузгатыла. Миңа калса, хәзер инде вәзгыять тә, дәүләт җитәкчеләре дә башка. Өстәгеләрне күпме генә сүксәк тә, халык өчен эш­ләнә торган эшләрне күр­мәмешкә салышып булмый. Әйе, проблемалар бар. Ки­чек­мәстән хәл итәсе мәсьә­ләләр дә байтак. Әмма тормыш та бер урында тормый. Дәүләт җитәкчеләре чираттагы исәп алуны да авыл яшәешен уңай якка үзгәртү максатларында дип аңлата­лар икән, моның шулай булуына шикләнергә нигез юк.

Хәтерегездә булса, ун ел элек узган исәп алулар вакытында да төрле сүзләр йөрде. Шөкер, терлегең тиешеннән артык дип, өстәмә салым салулар яки дәүләт тарафыннан башка төрле кырыс чаралар куллану булмады. Ки­ре­сенчә, нәкъ менә 2006 елда уздырылган исәпкә алуга нигезләнеп, Россиядә авыл хуҗалыгы үсешенең яңа программасы кабул ителде. Һәм ул күпмедер дәрәҗәдә авыл хуҗалыгын алга этә­рүдә таяныч булды.

Тик менә авылда да вәз­гыять гел үзгәреп тора. Элек юлсыз, газсыз, башка төр­ле уңайлыклары булмаган авыл­­ларда тормыш гөрләп тор­ган. Хәзер исә авылда яшәү­челәрнең таләпләре шәһәр кешесенекеннән калышмый. Кайчагында артыграк та булгалый. Димәк, авылда яшәсен дисәк, тиешле шартлар да булдырырга кирәк. Моның өчен, билгеле, авыл тормы­шының барлык якларын чагылдыручы яңа дәүләт программасы булдыру зарур.

Әйтергә кирәк, авыл исә­бен алу бу юлы да җиңел бул­мая­чак. Гәрчә, моңа әзер­лек эшләре күптәннән башланса да.

Исәпкә алу эшендә катнашучы төрле оешмалар, шул исәптән Татарстан Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, РФ Дәүләт Ста­тис­тика оешмасының Татарстан идарәсе, башка төрле министрлыклар һәм ведом­стволарның җаваплы хез­мәт­кәрләре эшендә дә әлегә аерым кимчелекләр бар.

Хәлиткеч адым булырмы?

Алда әйтелгәнчә, авыл хуҗалыгы исәбен алу шактый катлаулы да, бик җавап­лы да. Белгечләр әйтүенчә, аның нәтиҗәләре буенча авылга дәүләт ярдәменең күләме дә ачыкланачак. Сер түгел, дәүләт ярдәме ул бүген дә бар. Әмма аның күпмесе турыдан-туры авылга, хуҗалыкларга барып җитә? Нәтиҗәсе нинди? Бу кадәресе һаман да куе томан эчендә.

Әзерлек эшләренә кил­гәндә, республика районнарында, авыл җирлекләрендә исәпкә алучылар барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Инструкторлар һәм исәпкә алучыларны бу эшкә әзерлек кысаларында укулар уза. Исәп алучыларга махсус кием-салым, баш киеме, портфель, планшет, компьютерлар, башка төр җи­һазлар бирелә. Аксубай районы статистика идарәсенең әйдәп баручы белгече Лидия Иванова әйтүенчә, быелгы исәп алу эшендә бары тик заманча технологияләр кулланыла. Эш барышында район авылларындагы 11 хуҗалык, 50 крестьян-фермер, 8700 шәхси хуҗалык, башка төрле оешмаларда күпме продукция җитештерелүе, башка бик күп төрле мәгълүмат алыначак. 23 исәпкә алучы бу эш белән 87 көн дәва­мын­да шөгыльләнәчәк.

Исәпкә алучыларның һәр­кайсына үз участогы бил­геләнә. Бер исәпкә алучыга якынча 460 авыл хуҗалыгы объекты туры килә. Югары Ослан районында авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча җаваплы Зоя Гри­горь­ева әйтүенчә, авыл ху­җалыгы исәбе алуда катнашучы һәр белгеч заманча технологияләрне яхшы белә. Аларның һәркайсына планшетлар бирелә. Алар исә махсус программалар белән тәэмин ителгән. Әзер­лек эш­ләре барышында интерактив өйрәнүләр, гамәли дә­рес­ләр, сорау-җавап­лар­ның электрон базасыннан һәм башка төрле ярдәм чараларыннан файдалану мөм­кинлеге булдырылган.

Кыскасы, авыл хуҗалыгы исәбе алу эшләре рәсми рәвештә 1 июльдән башланып китәргә тиеш булса да, урыннарда әзерлек эшләре күптәннән бара. 15 августка кадәр дәвам итәчәк бу чара авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең ки­ләчәген ачыклау өчен хә­л­иткеч бер адым булыр дигән өмет бар.

“Ватаным Татарстан”  (№ 70, 21.05.2016).

* * *

САМАРСКАЯ ОБЛАСТЬ ГОТОВИТСЯ К ВСЕРОССИЙСКОЙ СЕЛЬСКОХОЗЯЙСТВЕННОЙ ПЕРЕПИСИ

Юбилейная, пятая сельскохозяйственная перепись в истории страны пройдет через 100 лет после самой первой — с 1 июля по 15 августа 2016 года.

Первая Всероссийская сельскохозяйственная перепись была проведена в период 1-й мировой войны — в 1916 году. Необходимость проведения переписи была вызвана экономической ситуацией в стране: нарушением баланса спроса на продовольствие и его предложения, высоким уровнем инфляции, дефицитом продуктов питания.

Перепись 1916 года была организована исполнительной комиссией съездов статистиков и Статистической Комиссией Особого Совещания. Перепись проводилась по одинаковой и обязательной для всех местностей России программе и позволила определить земельный фонд тогда еще Российской Империи. По разным районам России соотношение посевных площадей, занятых продовольственными, кормовыми и техническими культурами, существенно различалось. Наибольший удельный вес посевов продовольственных культур был в Поволжье, в том числе в Самарской губернии. Всего в Самарской губернии в период переписи 1916 года было обследовано 521, 8 тыс. хозяйств.

Крупным статистическим событием стало проведение ВСХП 1920 года. Она проходила в условиях глубокого развала экономики. Тогда в Самарской губернии было обследовано более 446 тыс. хозяйств, 29 коммун, 55 сельхозартелей, 71 совхоз.

В годы ВОВ проводилась работа по определению видов на урожай. Ежегодно проводился учет посевных площадей и перепись скота. В дальнейшем СХП осуществлялись периодически в среднем каждые 10 лет.

В Самарской области в 2005 году населением было произведено 82 % картофеля от общего его производства, 90 % овощей, 93 % плодов и ягод, 56 % скота и птицы, 63 % молока.

Предыдущая Всероссийская сельскохозяйственная перепись была проведена в период с 1 по 25 июля 2006 года. На территории Камышлинского района к проведению ВСХП-2006 на различные сроки было привлечено 38 человек. К сбору информации привлекались представители волостей, пенсионеры, работники библиотеки, работники СДК, работники других организаций. В районе было создано 5 инструкторских участков и 30 переписных.

А.Н. ШАГИЕВА, руководитель отдела сводных статистических работ.

«Камышлинские известия».

Просмотров: 1186

Комментирование запрещено