Исламский мир может быть уверен в том, что в лице России он найдет надежного союзника, готового помочь в решении насущных проблем, говорится в послании президента РФ Владимира Путина участникам заседания группы стратегического видения «Россия — исламский мир», которое проходит в эти дни в Казани.
«Повестка дня вашей встречи затрагивает важные вопросы, многие из которых напрямую связаны с событиями, которые происходят в настоящее время в ряде мусульманских стран и вызывают, без преувеличения, глобальный резонанс», — говорится в послании Путина, зачитанном на пленарной сессии заседания в Казани, сообщает РИА «Новости».
По словам Путина, при участии России был нанесен мощный удар по террористам, тем не менее террористы и их пособники по-прежнему пытаются дестабилизировать ситуацию, всеми силами подорвать международные усилия по мирному урегулированию.
«Хотел бы подтвердить, что в лице России исламский мир всегда найдет надежного союзника, готового оказать содействие в решении насущных проблем. Мы поддерживаем активную позицию мусульманских стран по закреплению в международных отношениях принципов справедливости, верховенства права», — отметил президент.
Он также выразил надежду, что нынешнее заседание группы стратегического видения «РФ — Исламский мир» будет способствовать укреплению доверия и сотрудничества между Россией и мусульманскими странами.
Как ранее сообщалось, представители 30 стран и ведущие российские эксперты обсудят в Казани перспективы сотрудничества России и мусульманских государств. Основные цели формирование у иностранных членов группы объективного мнения о России, ее поликультурном обществе, представление гостям на примере Татарстана накопленного опыта в области развития межконфессиональных и межкультурных отношений. По итогам заседания будет принята резолюция.
Казань принимает заседание группы во второй раз. Первое состоялось в августе 2006 года.
* * *
Бу көннәрдә Казанда “Россия – ислам дөньясы” стратегик Төркеме утырышлары уза. Кичә әлеге чарада катнашучылар Болгар тарихи комплексына эшлекле сәфәр кылды.
Ислам дөньясы илләреннән килгән чит ил делегатларын исә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев озатып йөрде. Утырышта исә Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Константин Шувалов, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россия мөфтие Тәлгать Таҗетдин да катнаштылар.
Минтимер Шәймиев делегатларны Болгар музей-тыюлыгы белән таныштырды, “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркеменең 2006-2009 еллардагы эшчәнлеге турында сөйләде.
Тиздән биредә калкып чыгачак Болгар ислам академиясе исә кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Хәтерләсәгез, аның нигезенә беренче ташны агымдагы елның 21 маенда салдылар.
- Бүгенге көндә Россиядә ислам мәгарифенең бердәм стандарты һаман да булдырылмаган. Бу исә шактый начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: дин вәкилләренең гамәлләрен төрлечә аңлату куркынычы бар. Шуңа күрә без әлеге ислам академиясен төзеп бетергәнче, билгеле бер мәгариф стандарты булдырырга тиеш, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Дәүләт киңәшчесе сүзләренә караганда, бу өлкәдә халыкара тәҗрибәгә таяну кирәк.
- Без сезнең ярдәмгә өметләнәбез. Ислам академияләренең дөньяви тәҗрибәсе белән танышырга, алар белән хезмәттәшлек итәргә без һәрвакыт әзер, – дип кунакларга мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев.
Константин Шувалов исә “Россия - ислам дөньясы” стратегик төркем утырышының Болгарда узуын бик дөрес күренеш дип атады.
- Биредә күргәннәр мине таң калдырды. Чит ил кунаклары әлеге мәдәни мирасны бөтен дөньяга танытуда ярдәм итәр дип ышанам, – дип ассызыклады җитәкче.
Бу минутларда исә Казанда «Россия — ислам дөньясы» стратегик төркеменең пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Билгеле булганча, хәзерге вакытта әлеге төркемне нәкъ менә ул җитәкли.
Моннан тыш чарада Ислам үсеш банкы төркеме президенты доктор Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры, илче, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар.
Утырышны Вениамин Попов ачты. Михаил Богданов исә Россия Президенты Владимир Путин сәламләвен җиткерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
– Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашучыларны чын йөрәктән сәламлим. Көн тәртибендә кайбер мөселман илләрендә бара торган вакыйгалар белән тыгыз бәйле киң яңгыраш алган мәсьәләләр бар. Россия катнашында Сүриядәге террорчылык һәм экстремизмга куәтле басым ясалды. Шулай да бүген террорчылар бар көченнән тотрыклылыкны какшатырга телиләр, алар үз максатларында дини һәм этник төркемнәр арасында сакланып килә торган низагларны файдаланырга омтыла, шулай ук мөселманнарга ят булган үсеш модельләрен көчләп тагарга тырышалар. Россия йөзендә ислам дөньясы һәрвакыт ышанычлы союзник таба алуын әйтәсем килә. Без мөселман дәүләтләренә халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, гаделлек, көч диктатына карата ризасызлык принципларына, икътисади һәм пропаганда басымына юл куймау буенча актив позициясенә зур өметләр баглыйбыз. Сезнең очрашу конструктив рәвештә узар, илләр һәм халыклар арасында үзара хезмәттәшлеккә йогынты ясар дип ышанам, сезгә нәтиҗәле эш телим», – Россия Президентының сәламләвендә.
Просмотров: 1105