Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы ордены белән бүләкләнде / Рустам Минниханов награждён орденом республики Тыва

view_1447587_1610098Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде. Мактаулы бүләк «Һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлгән актив эшчәнлек өчен» бирелде.

Тантана Татарстан Республикасы Президентының Кызыл шәһәренә (Тыва) эш сәфәре кысаларында узды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Шолбан Кара-оол Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

– Безнең төбәкләргә мәдәни һәм туризм багланышларын, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне җитди ныгытырга кирәк булачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлешендә дә зур эш таләп ителә. Татарстан – эре сәнәгать республикасы.  Без нефть химиясе продукциясе, йөк һәм җиңел автомобильләр җитештерәбез. Тываның да үз өстенлекләре бар. Бу – туризм һәм ял итү ягыннан уникаль төбәк, монда минераль-чимал базасы бай. Шул ук вакытта Тыва – ил күләмендә тарихи-мәдәни байлык. Шуңа күрә хезмәттәшлегебезне үстерү өчен кызыклы юнәлешләр күп, без барлык юнәлешләрдә дә эшләячәкбез.

Шолбан Кара-оол билгеләп үткәнчә, Килешүне гамәлгә ашыру планы нигезендә тәгаен проектлар булачак. Алар якын киләчәктә Татарстан коллегалары белән эшләнәчәк. «Мин Рөстәм Нургалиевичка ел азагына кадәр Кызыл шәһәре аэропортындагы очып китү-очып төшү полосасын төзекләндерүне тәмамларга сүз бирдем. Шул рәвешле без Татарстан белән Тыва арасында турыдан-туры һава рейслары формалаштырырга тырышачакбыз, һәм бу безнең бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде Тыва Республикасы башлыгы.

intertat.ru

* * *

Орден республики Тыва вручил сегодня президенту Татарстана Рустаму Минниханову временно исполняющий обязанности главы республики Тыва Шолбан Кара-оол. Почетная награда была присуждена «за активную деятельность, направленную на развитие и углубление всесторонних дружественных, экономических и культурных связей».

Церемония состоялась в рамках рабочего визита президента РТ в город Кызыл (Тува).

Также сегодня Минниханов и Кара-оол подписали соглашение о торгово-экономическом, научно-техническом, социальном и культурном сотрудничестве между Татарстаном и Тывой.

По словам Минниханова, нашим регионам предстоит серьёзно укрепить культурные и туристические связи, взаимодействие в сфере образования. Большая работа, по его словам, требуется в части развития торгово-экономических отношений, сообщает пресс-служба президента РТ.

«Татарстан — крупная промышленная республика. Мы производим много нефтехимической продукции, грузовые и легковые автомобили. У Тувы, в свою очередь, свои преимущества. Это уникальный регион с туристско-рекреационной составляющей, здесь имеется богатая минерально-сырьевая база. При этом Тува представляет собой историко-культурное достояние в масштабах всей страны. Поэтому для развития нашего сотрудничества есть очень много интересных направлений, мы по всем будем работать», — сказал президент РТ.

Шолбан Кара-оол добавил, что в основу плана по реализации соглашения лягут конкретные проекты, которые в ближайшее время будут разработаны с татарстанскими коллегами. «Я дал обещание Рустаму Минниханову, что до конца года будет завершена реконструкция взлетно-посадочной полосы в аэропорту города Кызыл. На этой основе мы постараемся сформировать прямые авиарейсы между Татарстаном и Тувой, что послужит более эффективному решению поставленных нами задач», — подытожил глава Тывы.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1042

Один комментарий

  1. С каждым днём увеличивается число народов признающих татарского народа.