Алда якты юллар көтә!

 Радик Газизов, Руфия Кутляева, Әлфия Шәрифуллина, Регина Газизова һәм Рәшит Саттаров (сулдан уңга).

Радик Газизов, Руфия Кутляева, Әлфия Шәрифуллина, Регина Газизова һәм Рәшит Саттаров (сулдан уңга).

Ниһаять, Бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. 21 июньдә, Самараның “Заря” мәдәният сараенда Совет районының иң яхшы укучыларын һәм аларның остазларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында безгә, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Руфия Кутляевага, Регина Газизовага һәм Әлфия Шәрифуллинага да катнашырга насыйп булды.

Мәдәният сараена чын “йолдызлар” кебек, кызыл келәмнән үттек. “Бердәм Россия” баннеры янында шәһәр Думасы депутаты Вера Попова, Губерна Думасы депутаты Александр Живайкин һәм Россия Герое исеменә лаек булган Игорь Станкевич белән фотога төшү дә истәлекле вакыйга булды.

Тантана башлангач, мөх-тәрәм кунаклар сәхнәгә күтә-релеп, Совет районының иң яхшы укучыларын тәбрикләде-ләр, безне директорыбыз Радик Газизов һәм укытучыбыз Рәшит Саттаров белән бергә сәхнәгә чакырдылар. Вера Попова мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыларга “Шәһәр данын үстерүдә күрсәткән казанышлары өчен» күкрәк билгеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Һәр медальдә укытучы-ларның, балаларга яхшы тәрбия биргән ата-аналарның да зур хезмәте бар. Шуңа алар да бүләккә лаек, — дип депутат аларны да Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ә без, укучылар, якын кешеләрбезгә чиксез рәхмәтебезне алкышлар аша белдердек.

 Радик Газизов, Руфия Кутляева, Әлфия Шәрифуллина, Регина Газизова һәм Рәшит Саттаров (сулдан уңга).

Радик Газизов, Руфия Кутляева, Әлфия Шәрифуллина, Регина Газизова һәм Рәшит Саттаров (сулдан уңга).

Чара бик матур концерт программасы белән тәмамланды. Тиздән безне алтын медальләр белән бүләкләү тантанасы көтә. Аларны өлкә губернаторы Николай Меркушкин үзе тапшырачак. Аннан соң үзебез сайлаган уку йортларына язуларны илтеп тапшырырга да була. Алда безне якты юллар көтә!

Руфия КУТЛЯЕВА,

“Яктылык” мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1405

Комментирование запрещено