Камышлының Жилгородок бистәсендәге мәчеттә — ифтар мәҗлесе

3Рамазан аенда Камышлы авылы гөрләп торды: кичләрен күп гаиләләрдә ифтар мәҗлесләре уздырылды, мәчетләребездә тәравих намазлары укылды.

2 июльдә Камышлы авылының Жилгородок бистәсендәге мәчеттә дә авыз ачу мәҗлесе үтте. Уразалар тотып, тәравих намазларына йөрүчеләр чакырылган вакытка җыелдылар һәм сый-нигъмәтләр белән тулы аш-су өстәлләре тирәли утырыштылар.

Әхтәм хәзрәт Госамов үзе үстергән кыяр-помидорлар, үзбәкчә пешерелгән тәмле пылау алып килгән иде. Хатын-кызлар да буш килмәгәннәр. Кем сөтен, катыгын, җиләк-җимешен китергән. Айдиновлар пекарнясы табынга тәмле пироглар, чүпрә белән күпереп пешкән ипиләр тапшырган.

Иң элек дин кардәшләребез бер-берсе белән сәламләшеп, догалар кылдылар. Тәмле ризыкларны ашагач, хәзрәт Коръән сүрәләре укыды. Шулай ук аның тарафыннан ураза тотуның хикмәте, файдасы, ислам дине кануннары турында мәгънәле вәгазьләр сөйләве дә бик урынлы булды. Табын тирәли җыелганнарга, ифтар мәҗлесен оештыручыларга, аш-суларны әзерләүчеләргә күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Алдагы көннәребезгә исәнлек-саулык, мул уңышлар теләп, дога кылдык.

12 3 412 3Дөньялар тыныч булып, киләсе елларда да шулай мөселман кануннары буенча иман байлыгында булып, уразалар тотып, биш вакыт намазлар укып яшәргә булсын иде.

 Samtatnews.ru порталы өчен Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1305

Комментирование запрещено