Путин отметил достижения российских мусульман / Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

1Президент России Владимир Путин поздравил мусульманскую общину страны с праздником Ураза-байрам (Ид аль-Фитр), отметив ее динамичное развитие и работу на благо общества.

«Сегодня мы являемся свидетелями того, как полнокровно живет мусульманская умма России: возводятся мечети, основана Болгарская исламская академия, создаются университеты и медресе, совершенствуется организация исламского образования и паломничества мусульман к святым местам. Расширяется сотрудничество с муфтиятами стран СНГ и зарубежными единоверцами», — говорится в поздравлении главы государства, которое публикует пресс-служба Кремля.

Президент также отметил весомый вклад, который мусульманская община вносит в развитие межнационального и межрелигиозного диалога, активное взаимодействие с государственными и общественными организациями в делах благотворительности и просвещения.

«Такая плодотворная, многогранная деятельность получает поддержку всего общества, способствует сохранению гражданского мира и согласия в стране», – подчеркнул Владимир Путин.

islamnews.ru

* * *

РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете бәйрәме белән котлады.

«Россия мөселманнары күп гасырлык дини, тарихи, мәдәни традицияләргә таянып, үз җәмгыятьләрендә, туганнары һәм якыннары арасында Ураза гаете бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көннәрдә ураза вакытында алган рухи яңарышка нәтиҗә ясала, ярдәмгә мохтаҗларга игътибар күрсәтелә.

Бүген без Россия мөселманнары өммәтенең ничек яшәүләрен күрәбез: мәчетләр торгызыла, Болгар ислам академиясенә нигез салынган, университетлар һәм мәдрәсәләр ачыла, Ислам дине буенча белем бирүне һәм мөселманнарның хаҗ кылуын оештыру камилләшә. БДБ илләре мөфтиятләре һәм чит илләр дин кардәшләре белән хезмәттәшлек киңәйтелә», — дип билгеләп үтелә РФ лидеры котлавында.

Владимир Путин мөселман җәмгыятенең милләтара һәм динара диалог үсешенә керткән өлешен, хәйриячелек һәм мәгърифәтчелек эшләрендә дәүләт һәм җәмәгатьчелек оешмалары белән актив элемтәсен билгеләп үтте.

«Мондый нәтиҗәле, күпкырлы эшчәнлек барлык җәмгыятьтән хуплау таба, гражданнар татулыгын саклауга этәрә», — дигән РФ Президенты.

«Татар-информ».

Просмотров: 1136

Комментирование запрещено